Әдәбият. 10 нчы сыйныф

ХХ йөз башы татар әдәбиятына кереш. Гасыр үзенчәлекләре. Татар әдәбиятының сикәлтәле юллары. Әдәбият һәм сәнгать үсешен тәэмин иткән алшартлар.
Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.

  Гаяз Исхакый. Беренче әсәрләре.
  Г.Исхакый "Теләнче кыз" романы.
Г.Исхакыйның драма һәм комедияләре.
  Гаяз Исхакый "Зөләйха".
  Гаяз Исхакый "Сөннәтче бабай"

  Фатих Әмирхан
  Фатих Әмирхан "Хәят".

Галимҗан Ибраһимов. "Яшь йөрәкләр".

  Шәриф Камал. "Акчарлаклар" повесте.

ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышлар.

Габдулла Тукай. Тормыш баскычлары.
  Г.Тукай шигырьләрендә мәгърифәт, әдәп һәм әхлак мәсьәләләре.
Тукай шигъриятендә иҗтимагый рух.
  Г.Тукай лирикасы үзенчәлекләре.
Г.Тукай иҗатында фольклор традицияләре.
Тукай һәм музыка.
Г.Тукай - тәнкыйтьче.
Г.Тукай - публицист.
  Г.Тукайның "Милли моңнар" әсәре буенча БРИ тестлары (онлайн тест-сораштыру)
  Без Тукайны беләбезме: 1 нче тест  2 нче тест

Дәрдемәнд.

Сәгыйть Рәмиев.

Мәҗит Гафури.

Нәҗип Думави.
  Нәҗип Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты буенча онлайн викторина

ХХ йөз башы шигърияте.

ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү.

  Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты.

Драматургиягә килгән яшь көчләр.

  Галиәсгар Камал
  Г.Камал "Банкрот".
  Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты буенча онлайн тест
  Г.Камал иҗаты - саннарда (онлайн викторина)

  Гафур Коләхмәтовның тормыш юлы һәм иҗаты
  Гафур Коләхмәтов "Яшь гомер".

  ХХ йөз башы татар әдәбиятыннан йомгаклау тестлары

Совет хакимияте башланганда татар әдәбияты.
20 нче еллар әдәбияты.

Галимҗан Ибраһимов.
  Г.Ибраһимов "Казакъ кызы".

  Һади Такташ. "Мәхәббәт тәүбәсе", "Югалган матурлык", "Киләчәккә хатлар".

Фатих Әмирхан "Шәфигулла агай".

  Кәрим Тинчурин драматургиясе.

Дәрестән тыш укыгыз һәм тәкъдим ителгән биремнәрне үтәгез:

  Гаяз Исхакый "Ул әле өйләнмәгән иде".
  Габдулла Тукай шигырьләре: "Китмибез!", "Даһигә", "Сайфия", "Хөрмәтле Хөсәен ядкяре" һ.б.
Габдулла Тукай мәкаләләре: "Халык әдәбияты", "Тәнкыйть - кирәкле шәйдер".
Сәгыйть Рәмиев. "Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!"
Галиәсгар Камал. "Безнең шәһәрнең серләре".
  Г.Камал "Хафизәләм, иркәм"
  Гафур Коләхмәтов. "Ике фикер" драмасы.
  Гафур Коләхмәтов. "Уалган мол".
Галимҗан Ибраһимов "Тирән тамырлар".
Кәрим Тинчурин. "Сакла, шартламасын!" комедиясе.
  Кәрим Тинчурин "Зәңгәр шәл"
  Кәрим Тинчурин "Сүнгән йолдызлар"

10нчы сыйныф өчен язма эш темалары

1. ХХ йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасы.
2. ХХ йөз башы Яңарыш татар әдәбиятының төп сыйфатлары.
3. М.Гафуриның "Кара йөзләр" повестенда Гали образы.
4. М.Гафуриның "Кара йөзләр" повестенда Закир образы.
5. Дәрдемәнд поэзиясендә туган ил мотивы.
тагын 6. Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре.
7. Дәрдемәнд лирикасында фәлсәфи уйланулар.
8. Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,
Танып була аны кылган эшеннән.(Дәрдемәнд)
9. Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестенда Гариф образы.
10. Ш.Камал иҗатында хезмәт кешеләре темасы.
11. Ш камалның "Акчарлаклар" повестенда эшчеләр образлары.
12. Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестенда лирик чигенешләр.
13. Ш.Камал иҗатында "канатсыз акчарлаклар".
14. К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" пьсасында Кайгы һәм шатлык.
15. Татар театр сәнгатен үстерүдә К.Тинчуринның роле.
16. К.Тинчуринның "Американ" комедиясендә көлке һәм фаҗига.
17. К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" драмасында Мәйсәрә образы.
18. Ф.Әмирхан иҗатында хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең бирелеше.
19. Ф.Әмирханның "Яшьләр" пьесаында күтәрелгән мәсьәләләр.
20. Ф.Әмирханның "Хәят" повестенда табигать һәм Хәят.
21. Ф.Әмирханның "Хәят" повестенда яшь кеше кичерешләренең чагылышы.
22. Ф.Әмирханның "Хәят" повестенда сюжет-композиция үзенчәлекләре.
23. Сатирик повесть буларак Ф.Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт"е.
24. Ф.Әмирханның "Хәят" повестенда пейзаж.
25. Ф.Әмирханның "Шәфигулла агай" хикәясендә идеал һәм чынбарлык.
26. Ф.Әмирхан - татар әдәбиятында хикәя жанрына нигез салучы.
27. Ф.Әмирхан иҗатында шәхес иреге һәм гореф-гадәтләр.
28. Ф.Әмирхан әсәрләрендә тәрбия, әхлак, дин.
29. М.Фәйзинең Галиябануы Ф.Әмирханның Хәятыннан нәрсә белән аерыла.
30. Татар театр сәнгатен үстерүдә М.Фәйзинең роле.
31. Г.Камал - комик ситуацияләр остасы.
32. Г.Камал - тәнкыйди иҗат методының күренекле вәкиле.
33. Г.Камалның "Банкрот" комедиясендә сатирик образлар.
34. Г.Ибраһимов тудырган романтик геройлар.
35. Г.Ибраһимовның "Яшь йөрәкләр" романында романтик шәхесләр язмышы.
36. Г.Ибраһимов хикәяләрендә табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәт.
37. Г.Ибраһимовның "Тирән тамырлар" романында сюжет-композиция үзенчәлекләре.
38. Г.Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр" повестенда табигать күренешләре.
39. Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә сурәтләнгәннәргә минем мөнәсәбәтем.
40. Г.Исхакыйның мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган әсәрләре.
41. Г.Исхакый - татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшүче каһарман.
42. Г.Исхакый әсәрләрендә психологизм.
43. Г.Исхакыйның хатын-кызлар образларын сурәтләүдәге осталыгы.
44. Г.Исхакый әсәрләрендә минем күңелгә хуш килә торган герой.
45. Г.Исхакыйның "Теләнче кыз" романындагы Сәгадәткә ачык хат.
46. Г.Исхакый - драма остасы.
47. Г.Исхакыйның "Зөләйха" трагедиясендә Зөләйха образы.
48. Г.Исхакый әсәрләрендә татар шәкертләре тормышының чагылышы.
49. Г.Исхакый драмаларында милли геройлар.
50. Г.Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләләре.
51. Г.Исхакый әсәрләрендә милләтебезгә нинди куркыныч янавы сурәтләнә? ("Ике йөз елдан соң инкыйраз", "Зөләйха" әсәрләре нигезендә аңлатырга.)
52. Г.Исхакыйның "Теләнче кыз" романында төрле иҗат үзенчәлекләренең чагылышы.
53. Г.Исхакый иҗатында татар халкының гореф-галәтләре, милли йолаларының чагылышы.
54. Г.Исхакый әсәрләрендә шул заман татар дөньясына хас образлар, күренешләр, фикерләр.
55. М.Фәйзинең "Галиябану" драмасында кеше холкының бирелеше.
56. М.Гафуриның "Кара йөзләр" әсәрендә авыл халкы образы.
57. К.Тинчуринның "Американ" комедиясендә студент Искәндәр образына бәяләмә.
58. Ш.Камалның "Матур туганда" романында Фәтхи образы.
59. Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендә Хәмзә бай образы.
60. Г.Ибраһимовның "Карт ялчы" хикәясендә Шаһибәк һәм Сәфәр образлары.
61. Ш.Бабичның "Тын төн" шигырендә лирик герой образы.
62. Ш.Камалның "Акчарлаклар" әсәрендә Шәрәфи карт образы.
63. Г.Тукайның "Исемдә калганнар" әсәрендә игелек темасы.
64. Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасында туган илгә мәхәббәт хисенең бирелеше.
65. С.Рәмиев иҗатында лирик герой образы.
66. Г.Исхакый иҗатында әхлак темасы. ("Кәҗүл читек", "Кияү" хикәяләре буенча)
67. Ш.Камал хикәяләрендә бәхет темасы.
68. Ш.Камалның "Матур туганда" романында Мәдинә образы.
69. Ф.Әмирханның "Нәҗип" хикәясендә Нәҗип кичерешләре.
70. Ф.Әмирханның "Хәят" повестенда геройның эчке конфликты бирелеше.
71. М.Гафуриның "Шагыйрьнең алтын приискасында" әсәрендә бәхет темасы.
72. М.Гафуриның "Кара йөзләр" повестенда Фәхри абзый фаҗигасе.
73. Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә гаделлек темасы.
74. Г.Ибраһимовның "Көтүчеләр" хикәясендә Вахит образы.
75. Г.Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми" повестенда Гөлбану язмышы.
76. Г.Ибраһимовның "Тирән тамырлар" романында метафора.
77. Г.Камал комедияләрендә типик образлар ("Беренче театр", "Бүләк өчен").
78. М.Гафури поэзиясе - "чорның күзе һәм колагы".
79. Татар драматургиясендә Тукай образы. (И.Юзеевның "Очты дөнья читлегеннән", Р.Ишморатның "И мөкатдәс моңлы сазым", Т.Миңнуллинның "Без китәбез, сез каласыз" әсәрләре буенча)
80. "Тукай" романында Г.Тукай образының сурәтләнеше. (Ә.Фәйзи әсәре буенча)
81. Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләрендә әхлак-тәрбия мәсьәләре.
82. Г.Тукай поэзиясендә шагыйрьнең милләткә кагылышлы уй-тойгылары.
83. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасының сәнгатьчә эшләнеше.
84. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасының үзенчәлекле яклары.
85. Г.Тукай әсәрләрендә хатын-кыз образлары.
86. Г.Тукай шигырьләрендә миләт язмышының чагылышы.
87. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Тукай образы.
88. Г.Тукай лирикасында горур шагыйрь образы.
89. Г.Тукайның үз заманындагы сыйнфый каршылыкларны сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгы.
90. Тукай һәм музыка.
91. Ислам һәм Тукай.
92. Сынлы сәнгатьтә Тукай образы.
93. Г.Тукай һәм татар халкының язмышы.
94. Г.Тукай һәм аның каләмдәшләре.
95. Тукай һәм мәхәббәт.
96. Г.Тукай иҗатында фольклор традицияләренең көчәюе.
97. Тукай шигырьләрендә иҗтимагый рухның көчәюе.
98. Тукай лирикасы һәм аның үзенчәлекләре.
99. Г.Тукай - тәнкыйтьче.
100. Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне.
101. Тукай иҗатының башка халыклар әдәбиятларына йогынтысы.
102. "Җандай күрәм мин искеләрнең җырларын". (Тукайның халык авыз иҗаты белән кызыксынуы, аңа мөнәсәбәте, фольклорның иҗатына да үтеп керүе)



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-01-14 16:26:22 альмира: сочинение "матур турында" мэдинэ образы
2012-12-06 20:02:03 алинэ: кыскача материал.
2012-09-03 19:12:21 Рәмзия: Сайтыгыз бик эчтәлекле, бик зур рәхмәт Сезгә.
2012-03-21 13:10:10 Гульфия: Сайтка куйган материалларыгыз файдалану өчен бик яхшы, уңышлар телим сезгә.
2012-01-30 19:18:03 Рәмзия: Сайтыгыз бик эчтэлекле. Мина ошады.
2012-01-10 23:21:18 Алсу: Әйбәт саит)))



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz