Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Г.Коләхмәтов "Ике фикер" (1906)

“Ике фикер” фәлсәфи драмасы татар драматургиясендә образлар системасын төрләндергән, жанр поэтикасын баеткан әсәр булып тора. Үзәккә зыялылар социаль катлавы вәкиленең пролетариатка хезмәткә килү мәсьәләсе куела. Үзәк герой Давытның кеше, аның җирдәге урыны, яшәү мәгънәсе, үзе яши торган җәмгыять, аның хәрәкәте, кешелек тарихындагы уйланулары, эчке көрәше, икеләнү-шөбһәләнүләре Кызы һәм Кара фикер аллегорик образлары аша гәүдәләндерелә.

Пьесада бер-берсеннән яшәү нигезе, рәвеше, мәгънәсе белән аерылган өч тормыш моделе тәкъдим ителә:
1) Ләззәт, рәхәт, матурлык белән тулган мәңгелек җәннәт;
2) Көндәлек яшәеш кысаларыннан ары китмичә, үз тамагыңны кайгыртып, вак мәшәкатьләр белән гомер үткәрү;
3) Шаулы, кайгы-хәсрәтле, бәхеткә, хаквыйкатькә ирешүдә авыр көрәш юлы белән бәйле тормыш.

Давыт Кызыл фикер күрсәткән якты тормышны, актив хәрәкәт, көрәш юлын сайлый. Әсәрдә актив шәхес концепциясе тәкъдим ителә.

Әсәрне мөстәкыйль рәвештә укыгыз, сорауларга җаваплар әзерләгез.

1. Русчадан файдаланып язылган “Уалган мол” нәсере белән “Ике фикер” пьесасы арасында нинди уртаклык таба аласыз?
2. “Ике фикер” пьесасының язылу датасы билгеле түгел. Аны кайбер әдәбиятчылар (Баян Гыйззәт) 1905 нче елгы революциягә кадәр үк язылган булырга тиеш, диләр, икенчеләре (И.Нуруллин) 1905 – 1907 нче елгы инкыйлаб чорында язылган, дигән фикерне алга сөрә. Сез бу бәхәскә ничек карыйсыз һәм кайсы автор белән килешәсез? Шуны истә тотыгыз: идеясе һәм сәнгатьчз эшләнеше ягыннан шактый җитлеккән бу пьесаны тудыру өчен авторның дөньяга карашы урнашкан һәм билгеле бер күләмдә иҗат тәҗрибәсе тупланган булса кирәк.
3. Ни өчен бу әсәр “Ике фикер” дип аталган?
4. Образлар системасын бирүдә Г.Коләхмәтовның әдәбиятка керткән яңалыгы нәрсәдә?
5. Аллегория, символик образ дип без нәрсәгә әйтәбез?
6. Кызыл фикер белән Кара фикер әсәрдә нинди роль уйныйлар?
7. Пьесада катнашучылар исемлегеннән Кызыл фикер белән Кара фикер портретын биргән урыннарны табып, укып күрсәтегез. Аларны шулай капма-каршы сурәттә итеп бирү авторга ни өчен кирәк була?
8. Пьесаның төзелеш үзенчәлеге нидән гыйбарәт?
9. Кызыл фикер белән Кара фикернең сүзләрен аерым-аерым укыгыз һәм аларның Давытка йогынтысы турында фикерләгез. Һәр фикер тәкъдим иткән юлның асылын анализлап карагыз.
10. Давытның төшенә нинди мәгънә салынган?
11. Кызыл фикернең Давытны җиңә бару процессын күзәтегез:
Давыттагы эчке көрәшнең кульминацион ноктасы (“Кая барыйм? Нинди юлга басыйм?”)
Мәсьәләнең чишелеше (“Давыт Кызыл фикер ягына әйләнеп, борылып китә... Арталрыннан бөкрәебрәк, өметсез хәлдә Кара фикер дә китә”.)

Сүзлекчә.
Адәм – кеше
Гавам – халык
Монтазам гаскәр – регуляр армия
Домино – капюшонлы киң плащ

Белемнәрегезне тикшерегез

    Инструкция
  1. “Ике фикер” кайчан иҗат ителә?
    1907
    1908
    1909
    1906

  2. Пьеса тәүге тапкыр кайчан сәхнәләштерелә?
    1906 елның декабре
    1911 елның гыйнвары
    1918 елның декабре
    1917 елның марты

  3. “Ике фикер” драмасының формасы
    тарихи
    фәлсәфи
    публицистик
    фантастик

  4. ”Ике фикер” драмасында автор тарафыннан яшәүнең ничә төрле моделе тәкъдим ителә?
    бер
    ике
    өч
    дүрт

  5. ”Ике фикер” пьесасының темасы.
    зыялылар тормышы
    сыйнфый вакыйгаларны сурәтләү
    Давытның көрәшче буларак өлгерү юлын тасвирлау
    дөрес җавап юк

  6. ”Ике фикер” драмасының төп проблемасын билгеләгез.
    кеше, аның җирдәге урыны, яшәү мәгънәсе
    шәхес иреге
    иҗтимагый гаделсезлек
    милләт язмышы

  7. “Ике фикер”дә вакыйгаларны хәрәкәткә китерүче конфликт?
    эчке каршылык
    сыйнфый каршылык
    иҗтимагый каршылык
    дөрес җавап юк

  8. Кызыл һәм Кара фикерләр нинди образ?
    символик
    аллегорик
    метафора
    дөрес җавап юк

  9. Төп каһарман Давытның социаль чыгышы?
    зыялы
    эшче
    крестьян
    сәүдәгәр

  10. ”Әйе, укыгач, күпне беләсең икән. Ләкин күзем ачылган саен, фикерем киңәйгән саен, шатлык, тынычлыклар урынына башым төрле кайгы, хәсрәтләр белән тула бара. Шул хәсрәтләр, шул кайгы лар белән йөрәгем янган саен, үземнең яшәвемдә бер ләззәт табам, тормышымда бер ямь сизгән кебек булам. Шулай... Җанлы багана булып яшәүгә караганда, кайгы-хәсрәтле ут эчендә яшәү мең өлеш артык! Югыйсә дөньяга тууның мәгънәсе дә булмас иде” өзеге кем сүзләре?
    Вәли
    Давыт
    Гали
    Йосыф

    


Сәхифәдә С.Г.Исмәгыйлева, Т.Ш.Гыйлаҗевларның методик киңәшләре файдаланылды.


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-03-13 18:33:21 Шарифуллин Искәндәр Илдар улы: Олыяз лицее
2013-02-20 08:38:01 Галиева Фәния: Укучыларга сораулар ошады, рәхмәт.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz