Сорауларга җаваплар әзерләп килегез.
1. Әсәрдәге төп персонажларны атагыз.
2. Хәятның портретын укып күрсәтегез. “Кояш алар өстенә ак болытлар арасыннан карап, оялчан гына көлеп тора иде”. Автор бу сүзләр белән ни әйтергә тели?
3. Гыймадовлар гаиләсендәге тәрбия Мясниковлар гаиләсендәге тәрбиядән нәрсәсе белән аерыла?
4. Хәят ни өчен мөселманнардан кача?
5. Михаил турында ниләр беләбез? Ул кайда укый?
6. Михаил Хәятка йөрәген ачкандагы пейзаж күренешен укыгыз? Ул нинди вазифа үти?
7. Хәят почта уены вакытында алган хатларның берсен ертып ташлый. Анда нинди сүзләр язылган була?
8. Ни өчен Михаил белән Хәят арасында чокыр барлыкка килә?
9. Хәят мөселман егетләрен ничек күз алдына китерә?
10. Ни өчен Михаил мөселманлыкка күчә алмый? Ни өчен Хәят христианлыкка чыга алмый?
11. Уйлану белән үткәргән кичтә Хәят нинди нәтиҗә ясый?
12. Рәхимовларның кызлары кем исемле? Аларның белем дәрәҗәләре нинди?
13. Театрга баргач, Хәят бер студентка игътибар итә. Аның портреты?
14. Ни өчен Рәхимә абыстай бу студент белән танышырга рөхсәт бирми?
15. Хәят күңелендә студентның татар икәнлеген белгәч, нинди хис-тойгылар кузгала?
16. Гали кем белән таныша?
17. Театрдан кайтканда Рокыя ни өчен елый?
18. “Эч пошу” бүлегендә нинди табигать күренеше сурәтләнә? Хәятнең күңел дөньясы ничек сурәтләнә?
19. Хәятның батисны бозуы нәрсәгә метафора булып килә?
20. Хәят Салихны ничек күз алдына китерә?
21. Салихка бару-бармау турында кызлар ничек уйлыйлар?
22. Хәят билгеле бер карарга килгәндә нинди пейзаж күренеше сурәтләнә?
23. Әсәрдә Хәятның әйткән иң соңгы сүзләре нинди? Алар нинди мәгънәне аңлаталар?
24. Хәят-Михаил, Хәят-Гали, Хәят-Салих мөнәсәбәтләрендәге каршылык?
25. Авторның хатын-кыз идеалы нинди?
26. Әсәрнең исеме? Мәгънәсе.
27. Әсәрдә романтизм билгеләре.
28. Әсәрдә реализм билгеләре.
29. Авторның психологик анализ остасы булуын исбатлагыз.
30. Шәхес һәм аны әйләндереп алган тирәлек мәсьәләсе “Хәят” повестенда ничек хәл ителә?
Анализлап карыйк
Жанры: романтик повесть.
Тема: татар хатын-кызларының язмышы.
Проблема:
1) хатын-кыз язмышы;
2) рус һәм татар җәмгыятендә татар хатын-кызларының тоткан урыны;
3) сыйнфый каршылык;
4) тәрбиялелек;
5) әхлаклылык;
6) мәрхәмәтлелек.
Конфликт:
1) Хәятның үз эчендә;
2) рус һәм татар халкы карашлары арасында;
3) Хәят белән Евгений;
4) Хәят белән Лиза арасында;
5) ике дин арасында.
Идея: хатын-кыз үз бәхете өчен көрәшергә тиеш.
Сюжет элементлары:
Экспозиция – әсәрнең төрле урыннарында бирелгән.
Төенләнеш – Лизаның Хәятны кунакка алырга килүеннән башлана.
Вакыйгалар үстерелеше – Хәятның дачага килүе һәм Михаилны күрүе. Михаил белән арасын өзәргә уйлавы.
Кулминацион нокта – Хәятка әнисенең Салих портретын күрсәтүе.
Чишелеш – Хәятның Салихка кияүгә барырга карар кылуы.
Әсәрдә төп образ - Хәят
Хәят – 16 яшьлек, озын куе чәчле, зифа буйлы, озын керфекле, кара күзле, алсу-ак йөзле. Хәят - чибәр кыз, әмма бу гади чибәрлек кенә түгел, таңга калдыра торган матурлык. Язучы шул гүзәллекне укучыга җиткерү өчен сурәтләү чараларын куллана: кызның кара күзләре “могҗизалы якутлар”ны хәтерләтә. Алардан ниндидер гаҗәеп нур бөркелә. Шул нур аның бөтен гәүдәсен балкытып тора. Чәче гади чәч кенә түгел, “ефәк көлтәсе”. Ал күлмәген кигәч, ул “ал фәрештә шикелле була”. Хәятның чибәрлеге курчак матурлыгы кебек салкын, тышкы матурлык кына түгел. Кызның эчке матурлыгы тышкы матурлыгына кушыла. Гаят саф ул, искиткеч сизгер, тупаслыкны аз гына да кичерә алмый. Кирәк икән, кыю һәм батыр була. Горурлык та бар аңарда. Хәятка рус егетләре белән аралашу рөхсәт ителә, аны театрга йөрүдән, хәтта декольте күлмәкләр киюдән дә тыймыйлар, ягни ул беркадәр иркенлектә үсә.
- Ә кайдан килгән соң Хәятка мондый иркенлек?
Хәятның атасы Борһан абзый рус сәүдәгәрләре белән эш йөрткәнгә һәм йорты “рус урамында” булганга күрә, Хәят рус балалары белән уйнап үскән.
Лизаның әтисе - хәрби кеше. Борһан абзый исә, сәүдәгәр буларак, армия өчен кайбер әйберләр җитештереп бирә, ике гаилә аралаша башлый.
Хәят 5-6 ай русча укый, ягъни татар кызларының бик күпләренә эләкми торган шартларга куела. Аның бәхет турында хыялы артык зур түгел: әхлаклы, зыялы һәм төскә ярыйсы берәр егетне сөеп, кияүгә чыгу.
Хәят ике төрле яшәү рәвеше эчендә үсә. Әнә шул ике төрле яшәү рәвешенең икесенең дә тәэсирен тоеп үскән ул. Күңеле, йөрәге белән ул беренчесенә тартыла, акылы исә аны икенчесенә бәйләп куйган. Театр, концерт, кичәләр аңа йоклар алдыннан икешәр сәгать төрле догалар укып ятуга комачауламый.
Хәятның күңелендә ике тойгы бәрелешә. Ул рус дөньясы белән үзе арасында упкын ятканын, язмышының мөселман дөньясы белән аерылгысыз икәнен аңлый башлый. Хәзер инде, “кяфер” булганы өчен, Михаилны үзенең йөрәгеннән йолкып атарга мәҗбүр була.
Табигате белән хыялыйрак кеше Хәят йөрәге һәм фикере белән рус тормышын якын итә. Әмма аңа ул тормыш көчләре буенча яшәү тыелган.
Хәятның хыялга бирелүе татар хатын кызларының җәмгыятьтәге хәленә, аларның хокуксызлыгына да бәйләнгән.
Булачак кияве Салихны хыялыннан матур кыяфәтле итеп үткәргәч, Хәят мендәренә каплана да “илаһи, мәхәббәт бир!” дип куя.
Бер генә чара кала: әнә шундый дөньяда, шундый тормышта хыял көче белән генә булса да яшәп карау. Ләкин моңа карап без “Хәят” повестен романтизм кысасына гына кертеп куя алмыйбыз. Чөнки Хәят иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән бәйсез итеп күрсәтелми. Аның караш һәм характеры нәкъ менә үз мохите – феодаль-буржуаз тәртипләр йогынтысында формалашкан. Икенче төрле әйткәндә, реализмның төп таләбе – кешене иҗтимагый тирәлек белән бәйләнештә, шул тирәлек җимеше итеп тасвирлау таләбе әсәрдә тормышка ашырылган. “Хәят” повестендагы реализм җирдән чак кына югары күтәрелгән, ләкин аннан аерылып китмәгән реализм ул.
Пейзаж – кыр, яңа баш күтәреп, очсыз-кырыйсыз чәчәкләргә батып, агып торган Идел елгасы күтәргән саф вә бераз юешрәк һавага бер-берсеннән хушрак йөз төрле ис чыгарып тора иде.
Интерьер – Мясниковлар тора торган дача бик бизәлеп, әллә ничә җиренә вак кына, җыйнак кына балконнар чыгарып, түбәсенең почмагына дүрт кечерәк манара утыртып салынган.
Тел-сурәтләү чаралары
Чагыштыру - гөл чәчәге кебек, кояшта сулган чәчәк шикелле, ак фәрештә шикелле һ.б.
Мәкаль – Ике дус арасына кысылсаң, телеңнең сөякләре сынар.
Әсәрнең әһәмияте
“Хәят” повесте кеше күңелен, кеше психологиясен аңларга өйрәтә, укучыда матурлык, гүзәллек тойгысы тәрбияли.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
2012-11-18 19:21:11 татар егете: Гөлназ апа! Зур рәхмәт сезгә!
2012-10-12 12:14:22 Клара: Гөлназ! Бик зур рәхмәт сезгә! Укучыларым да, үзем дә сайтыгыздагы материаллардан даими файдаланам. Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калам.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |