Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Кәрим Тинчурин "Сүнгән йолдызлар"

Жанры: фаҗигале драма, катлаулы тормышчан вакыйгаларда шәхес һәм җәмгыят, шәхес һәм коллектив һ.б. арасындагы каршылыклар ачыла. Конфликт хәл ителмәслек кискен булмый. Геройлар үлеме төп каршылыкны хәл итүнең бердәнбер чарасы булып тормый. Каршы якларның җитди көрәшенә нигезләнгән драматизм үзәктә тора.

Темасы: кеше бәхете мәсьәләсе.

Проблемалары:
- мәхәббәт хисенең зурлыгы;
- кеше хокукы, аның язмышы;
- кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте;
- яшәү һәм үлем фәлсәфәсе (Надирга бәйле);
- тормыш гаделсезлеге;
- иске гадәт-күренешләрне кире кагу.

Идеясе: матур хыяллар белән яшәүче, бәхеткә тулы хокуклы булган геройларның үлеменә сәбәпче булган сугышка, аны башлаучыларга нәфрәт, ләгънәт һәм тормыш гаделсезлегенә ачыну.

Сюжет-композициясе
Вакыйгалар “мәхәббәт өчпочмагы”на нигезләнеп алып барыла.
Экспозиция – хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә.
Төенләнеш – сугыш башлана.
Хәрәкәт үстерелеше – егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугышка алып китәләр.
Кульминация – Сәрвәр үз куллары белән Исмәгыйльнең колагына “дару”сала. Егет үлә.
Чишелеш – Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне кабере өстендә җан бирә. “Соңгы өмете”, “актык йолдызы” булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.

Төп образлары:
Сәрвәр – әбисе тәрбиясендә үскән кыз, горур табигатьле, ярдәмчел, кешелекле, әдәпле; бәхетле булачагына ышана, моның өчен бөтенесен эшләргә әзер; кыю, ихтыяр көченә ия.
Исмәгыйль – тәрбияле, кешелекле, таза, матур, егет; ятимлектә үскән, кимсенеп яши; үзен Сәрвәргә тиң түгел дип саный, ярата белә; Надирга үч сакламый, ихтыярсыз, юаш; кайвакыт мескен булып күренә; “язмыштан узмыш юк” дип саный һәм бәхете өчен көрәшүдән баш тарта.
Надир – табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле; бик горур, үзен кызганучыларны дошман күрә; башкалар белән тигез буласы килә; Сәрвәрне яратуы яшәү көче бирә, мәхәббәте тормыш мәгънәсенә әйләнә; Исмәгыйльнең хисләрен хөрмәт итә; хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба; үлеме белән мәхәббәтенең зурлыгын раслый.

Сәнгатьчә эшләнеше
- сюжет-композиция төзеклеге;
- образ-характерларның гаять уңышлы эшләнеше;
- вакыйга-күренешләрнең үзара тыгыз бәйләнештә төп идеяне ачуга хезмәт итүе;
- музыкаль жанрда булуы;
- халык иҗатын, тапкыр гыйбарәләрне, мәкаль-әйтемнәрне оста файдалануы;
- лиризм һәм трагизмның үрелеп баруы;
- геройларның рухи дөньясын ачу өчен, психологизм алымнарына мөрәҗәгать итүе.






ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz