Әдәбият. 10 нчs сыйныф

Ш.Камал "Акчарлаклар" повесте

1. Әсәрдәге вакыйгаларны икегә аерып, “Балык тоту тарихы” һәм “Гариф белән Газизәнең мәхәббәт тарихы” дип сөйлә.
2. Төп образлар.
3. Шәрәфи карт образы. Аның характерын ачкан вакыйгалар. Портреты. Аның кешеләргә, Гарифка мөнәсәбәте. Эшчеләрнең аңа мөнәсәбәте.
4. Газизә турында “Кызы чибәр генә” бүлегеннән ниләр беләбез?
5. “Чуар оеклар” бүлегендә Шәрәфи карт гаиләсе турында ниләр язылган?
6. “Йокла, бәбкәм” бүлегеннән Гариф турында, Шәрәфи карт турында ниләр беләбез?
7.”Булыр әле” бүлегендә акчарлаклар турында ниләр язылган?
8. “Егет елый” бүлегендә Гарифның нинди сыйфатлары ачыла? Көймәне, андагы ишкәкчеләрне тасвирлаган урыннарны табып укыгыз. Чагыштыруларны үз сүзегез белән аңлатыгыз.
9. Эшчеләрнең тормыш шартлары турында сөйләгез.
10. Промыселдагы тормышта нинди уңай яклар бар? Ә авырлыклар нидән гыйбарәт?
11. Гариф җитәкләгән артельне коллектив дип атап буламы? Аның нинди уңай һәм кимчелекле яклары бар? Бу артельдә эшче сыйныфка хас булган нинди сыйфат яралгылары күрәсез?
12. “Егет кешене кыюлык бизи” дигән теманы әсәр буенча ач.
13. Сафа образын ачыгыз. Аның кызу канлы булуын исбат итегез.
14. Солдат образы. Аның чын исеме.
15. Акчарлакларга хас нинди сыйфатлар кешеләргә хас? Символ буларак диңгез образы.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-12-07 18:43:49 элина: моның җаваплары бармы?
2012-12-07 17:29:29 айрат: жаваплары кирэк. Җаваплары - сездән. Язып җибәрегез, куярмын.
2012-10-29 19:06:39 искәндәр: сезнеңкая мында сочинениялшр?*****



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz