Талантлы прозаик һәм драматург, әдәби тәнкыйть че һәм ялкынлы публицист, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе.
(1886 – 1926)
Ф.Әмирханның талантлы язучы, бигрәк тә нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист, үткен телле сатирик һәм юмор остасы булып җитешүенә нинди сәбәпләр этәргеч ясаган?
Бу сорауга җавап бирү өчен, Ф.Әмирханның туган елын моңа кадәр өйрәнелгән язучыларның туган еллары белән чагыштырып карагыз.
Игътибар итегез: язучы яшәгән еллар иң талантлы әдәби көчләр тамыр җәйгән чорга туры килә.
Язучының Г.Тукай белән дуслыгы турында материаллар табып турында укыгыз.
5 нче сыйныфта белгәннәрегезгә таянып, Ф.Әмирханның социаль чыгышына һәм моның әдипнең шәхес буларак формалашуында нинди роль уйнавына аңлатма бирегез.
Ф.Әмирхан әдәбият мәйданына 1905 нче елгы инкыйлаб тәэсирендә килә, зур иҗтимагый эшчәнлек алып бара, катлаулы тормыш һәм бормалы иҗади юллар үтә.
Ф.Әмирхан беренче адымнарыннан ук, хәтта мәхәллә мәдрәсәсендә, соңрак Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дини сабак алганда ук, күңел биреп укый. Татар китапларыннан тыш гарәп һәм төрек әдәбиятлары белән таныша. Тора-бара мәдрәсәне тарсынып, анда укыганда ук рус классларына йөри. Самарада русча укый, гимназия программасы буенча фәннәр өйрәнә. Шәкертләр хәрәкетендә актив катнаша, марксистик тәгълимат белән мавыга. Шәкертләр ихтыяҗы белән Петербург һәм Мәскәүгә барып, анда да белем алу хәстәрен күрә: курсларга йөри, тарих һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр тыңлый, үзлегеннән белем алуга гаять күп көч куя. 1907 нче елны Казанга кайткач, бәхетсезлеккә юлыга: язмыш тарафыннан зур сынауга дучар ителеп, ике аягы да хәрәкәтсез кала. 1926 нчы елда Казанда үпкә авыруыннан вафат була.
Ф.Әмирхан – журналист.
Мәскәүдә 1907 нче елда чыккан “Тәрбиятел-әтфаль” балалар журналында сәркәтип, Казанда башта кулъязма рәвешендә, соңыннан рәсми төстә нәшер ителгән “Әлислах” газетасының сәркәтибе булып саналса да, гамәлдә аның фактик җитәкчесе була. “Әлислах” яшәүдән туктагач, Г.Тукай һәм Г.Камал белән берлектә “Ялт-Йолт” дигән сатирик журнал чыгара.
“Аң” әдәби-фәнни журналының дөнья күрүендә дә әдипнең роле зур була.
1912 – 1918 нче елларда “Кояш” газетасында эшли. “Кызыл армия”, “Эш”, “Татарстан хәбәрләре” газеталарына языша.
Татар театр техникумында татар әдәбияты укытучысы, мәгариф комиссариатында лектор булып эшли.
1. Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда психологизм.
2. Ф.Әмирханның “Тигезсезләр” драмасында күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның заманча яңгырашы.
3. Ф.Әмирханның “Бер хәрабәдә” хикәясендә сурәтләү алымнары һәм чаралары.
4. Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” повестенда, “Хәзрәт үгетләргә килде” хикәясендә сатирик рухани тибы.
5. Ф.Әмирханның “Яшьләр” драмасында яшь буын гәүдәләнеше.
6. Ф.Әмирханның “Яшьләр” драмасында милли чынбарлыкны яңарту юллары.
7. Ф.Әмирханның “Сүнгәч” хикәясендә мәхәббәт темасы.
8. Ф.Әмирханның “Халык кызлары” хикәяләр циклында тарихи мотивлар.
9. Ф.Әмирханның “Халык кызлары” хикәяләр циклында Зөһрә образы, аның идея-эстетик йөкләмәсе.
10. Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” повестенда дин, тәрбия, әхлак мәсьәләләре.
11. Хатын-кых образын тудыруда Ф.Әмирхан файдаланган алымнар (психологизм, тирәлек, табигать, портрет һ.б.).
12. Сатирик әсәрләрендә Ф.Әмирхан тарафыннан отышлы файдаланылган алымнар.
13. Яшәү кыйбласын эзләүгә, үткәндә калган мәхәббәткә, яшьлеккә мөнәсәбәттә яшәү – үлем, яшьлек, матурлык, дин кебек мәсьәләләр тирәсендә уйланулар (“Картайдым”, “Сүнгәч”, “Бер хәрабәдә” хикәяләре), әсәрләрдәге алымнар, детальләр төрлелеге.
14. Ф.Әмирхан иҗатында хатын-кыз портреты.
1. Әмирхан Ф.З. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. тит. нәшр., 1984 – 1985.
Т. 1. Хикәяләр (1907 – 1922). – 1984. – 478 б.
Т. 2. Повестьлар, роман һәм драма әсәрләре. – 1985. – 486 б.
2. Әмирхан Ф.З. Әсәрләр / Төз. Д.Ф.Заһидуллина, Т.Ш.Гыйлаҗев, Ә.М.Закирҗанов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 319 б.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |