5 нче сыйныфтан нәрсәләргә өйрәнеп килдек?

- халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен беләбез;
- гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны әсәрдә таныйбыз, бәяли беләбез;
- "уку", "хезмәт" төшенчәләрен үз күнекмәләребез, тәҗрибәбез мисалында аңлата алабыз;
- тезмә һәм чәчмә әсәрләр, пьесаларның язылу рәвешен күреп аера, аңлата беләбез;
- "образ-сурәт" төшенчәсен беләбез; әсәрләрдәге төрле образларны табып аңалата алабыз;
- шигырьне (тезмә сөйләмнең) юллар озынлыгы, рифмалары, ритм (уку тизлегенең) төрлелегенә игътибарлы булып, сәнгатьле интонация белән укый беләбез;
- хикәяләүче образын, "мин" дип сөйләүчене таный, аера беләбез;
- әдәби чаралар - кабатлау, чагыштыру, арттыру-көчәйтүләрне таный, матурлык икәнен аңлата беләбез;
- каршылыкларны ничек җиңәргә кирәклеген әсәрпдә күрсәтеп, үз нәтиҗәләребезне, мөстәкыйль фикерләребезне әйтә беләбез;
- әсәрдә көлке тудыру сәбәпләрен әйтә алабыз, юморны аңлый беләбез;
- әсәрләрдә төп фикернең турыдан-туры әйтелмәвенә, образларга "яшерелгән"легенә игътибар итеп нәтиҗәләр ясый алабыз.


6 нчы сыйныфта ниләр өйрәнәбез?

Җыр турында төшенчә.
Татар халык җырлары: "Гөлҗамал", "Көзге ачы җилләрдә", "Туган ил", "Яшә, республикам!", "Ай былбылым", "Сабан туе", "Шома бас".

  Габдулла Тукай "Милли моңнар" ("Әллүки").
    Габдулла Тукай "Өзелгән өмет" ("Тәфтиләү").

  Г.Камал "Беренче театр" комедиясе

Сәгыйть Рәмиев. "Уку", "Авыл", "Мин" шигырьләре.

Әхмәт Фәйзи - Тукай турында иҗат итүче әдип. "Тукай" романы.
  Сочинение язу: "Кечкенә Апуш ничек зур Тукай булды?"

  Хәсән Туфан шигырьләре: "Гөлләр инде яфрак яралар", "Моабитны күрдем төшемдә", "Иртәләрем-кичләрем", "Каеннар сары иде", "Илдә ниләр бар икән?", "Чәчәкләр китерегез Тукайга", "Кмек казлар", "Кайсыгызның кулы җылы?", "Аралагыз мине", "Алмаз".

Галимҗан Ибраһимов "Кызыл чәчәкләр".

Гариф Гобәй - киңкырлы иҗат кешесе. "Маякчы кызы".

Илдар Юзеев "Бакчачы турында баллада", "Йолдыз кашка турында баллада".

Ибраһим Гази - тирән фикерле язучы. "Кызыл томаннар артында" хикәясе.
И.Гази "Мәүлия нигә көлде?", "Өч Мәхмүт" хикәяләре.

  Чыңгыз Айтматов - дөньякүләм танылган әдип. "Беренче мөгаллим".

Роберт Миңнуллин шигырьләре.

Ләбибә Ихсанова - балалар язучысы. "Наил белән Фаил".

Мөхәммәт Мәһдиев - күренекле татар язучысы. "Без - кырык беренче ел балалары".

Фәнис Яруллин - батыр йөрәкле әдип.
  Фәнис Яруллинның "Ак төнбоек" хикәясе.

Дәрестән тыш укыгыз һәм тәкъдим ителгән биремнәрне үтәгез:

Татар халык җырлары: "Әпипә", "Иске кара урман", "Ашказар", "Азамат", "Сандугач" һ.б.
Габдулла Тукай "Туган авыл" (яттан өйрәнергә).
Нәҗип Думави. "Мәхбүс", "Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне", "Авыл малайларының ягъмур теләве".
Нәкый Исәнбәт. "Туган ил", "Коммуна тимерлегендә", "Уракчы кыз".
  Туфан Миңнуллин "Авыл эте Акбай".
  Фәнис Яруллин "Ак яфрак"

Быел ниләр өйрәндек?

- халык авыз иҗатының җыр жанрын өйрәндек; аларны таный һәм аңлата беләбез; җырларның башкаручы һәм тыңлаучы күңеле, хәле-халәте белән бәйле булуын ачыкладык;
- Тукай һәм аның замандашларының иҗатын өйрәнүне дәвам иттек, алар яшәгән чорны катлаулы кичерешләре белән тулырак күзаллый алабыз;
- әдәбятны, сәнгатьнең бер төре буларак, билгеле бер тәртиптә: төр һәм жанрларына игътибар итеп, конкрет әсәрләр мисалында, үзара чагыштырып өйрәндек;
- яңа язучылар белән таныштык, әсәрләрендә нәрсә турында сүз барганлыгын, нинди мәгънә-фикер күздә тотылганлыгын аңларга, нәтиҗә ясарга өйрәндек;
- әсәр геройларын үзебез белән чагыштырып, үрнәк алырга, ничек яшәү дөрес дип уйланырга күнектек.


Уку елы ахырына без ниләр беләбез?

- халык авыз иҗатының алда үтелгән жанрларын истә тотып, өйрәнгән җырларның үзенчәлекләрен аңлата һәм аларны урынлы куллана беләбез;
- Г.Тукайның замандашларын, аларның әсәрләрен хәтердә тотабыз, шул чорны күзаллыйбыз;
чәчмә һәм шигъри әсәрләрнең үзенчәлекләрен күрсәтә, аңлата беләбез;
- әдәби жанрлардан хикәя, повесть, роман, баллада, поэма жанрларының төп билге-сыйфатларын аңлатып бирә алабыз;
- "лирика", "фаҗига" төшенчәләренең нинди хис-кичерешләр белән бәйле икәнлеген таный беләбез;
- һәр әсәрдә чагылган, тасвирланган хисне һәм төп фикерне (автор ниятен, үз карашыбызны) дәлилләп аңлата алабыз;
- әдәби әсәр героен, аның эш-гамәлләрен, кешеләргә мөнәсәбәтен анализлап нәтиҗә ясый алабыз, үзебездәге сыйфатларны күрә һәм бәяли беләбез.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-03-17 23:54:59 Роза: Бик зур рәхмәт Сезгә.
2013-03-05 19:05:59 алина:): ошады сссуупеееееерррррррррр:
2013-03-02 18:30:01 миля: бик шэп укыдым.
2013-02-09 22:26:50 Әлфия: кирәкле материалларны урнаштырасз. Бик яхшы! Рәхмәт!
2013-01-28 20:48:07 алмаз: бу сайт мина бик ошады.
2012-10-18 20:26:53 Филүзә - Башкортстан: Бик шәп!
2012-03-25 22:01:12 гӨЛКӘЙ: 6 СЫЙНЫФКА ДӘРЕС ПЛАННАРЫ ҖИБӘРЕГЕЗ ӘЛЕ.
2012-03-22 21:13:02 Гөлкәй: Гөлназ Ләбибә,Мөхәммәт,Фәнисләрнең дәресдәрен җибәрегез әле.
Булган яхшырак материалларымның барысы да сайтта.
2011-12-25 03:15:44 Лэйлэ: тулысынча ничек карап була теманы?
Соравыгызны аңлап бетермәдем, Ләйлә.
2011-11-23 20:05:17 рания: бик яхшы
2011-10-25 19:03:01 Алмаз: кыскача характиристика.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz