Әдәбият теориясе

ТЕМА 1) язучы игътибар иткән тормыш күренеше;
2) “әсәр нәрсә турында” дигән сорауга җавап бирүче;
3) тормыш-чынбарлыкның вакыт һәм урын ягыннан төгәлләштерелгән, атап әйтелгән, тасвирлап бирелгән вакыйгаларга, күренешләргә, кеше язмышларына әйләндерелгән рәвеше.
1. Мәңгелек тема
2. Милли тема
3. Тарихи тема
4. Персональ тема
Тема шулай ук:
- актуаль (заманча)
- искерми торган
- киң, тар
- иҗтимагый,
- әһәмиятле,
- ачык, яшерен була ала.
Төрле сюжет сызыкларындагы вакыйга-күренешләр, төрле үзәкләр тирәсенә оешып, берничә теманы берләштерсә, “тематика” термины кулланыла.
КОНФЛИКТ Вакыйга-күренешләр, гомумшн, хәрәкәт нигезенә салынган характерлар һәм хәлләр, карашлар һәм тормыш принципларының бәрелешүе.
Ул:
- кешеләр арасында
- кеше һәм тирәлек арасында
- кеше һәм яшәү рәвеше арасында
- кешенең үз эчендә булырга мөмкин.
1. Локаль конфликт (катнашучыларның эш-гамәлләре ярдәмендә чишелә алырлык)
2. Субстанциаль конфликт (чишелә алмаслык)
ПРОБЛЕМА Әсәр материалында куелган үткен каршылыклар, мәсьәләләр.
Проблематика:
1. Иҗтимагый-сәяси (җәмгыять тормышындагы аерым бер яклар белән бәйле)
2. Мифологик (табигать яки мәдәният белән бәйле мәсьәләләрне фантастик-генетик планда карау)
3. Милли (милли сыйфатлар, яшәү рәвеше, характер үзенчәлекләре белән бәйле)
4. Фәлсәфи (кешелек, фәлсәфә, яшәеш законнары)
5. Кеше (шәхес, андагы үзгәрешләр, шәхси үзенчәлекләргә караган мәсьәләләр)
Әсәрдә күтәрелгән берничә проблема җыелмасы проблематика дип атала.
ИДЕЯ Әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар аша сурәтләнешендә бирелгән төп фикер. Тема куйган мәсьәләнең, сорауның җавабыӘлеге темага мөнәсәбәтле вакыйгалар сайлап, сюжет сөйләп, автор нәрсә әйтергә теләвен белдерә.
1. Раслаучы идея, кире кагучы идея
2. Идея-сорау, идея-җавап, идея-хата
3. Объектив идея, субъектив идея

ПАФОС Әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһәңе.
1. Героик Батырлыкка дан җырлау, кешенең бөеклеген раслау. Аерым кеше яки кешеләр төркеменең үз идеалларын яклап көрәшү тарихы күрсәтелгән әсәрләрдә яңгырый. Геройлар автор идеалы яктылыгында арттырып, хыялыйрак сурәтләнә. Күтәренке тон, бөек омтылышларны җиңдерү теләге ассызыклана.
2. Романтик Бөеккә, чистага, яктыга омтылудан туган күтәренке рух, ләкин шул омтылышның пассивлыгы китереп чыгарган борчылу, сагыш. Идеалга омтылу, ләкин аның чынбарлык белән туры килмәү тарихы яктыртылган әсәрләргә сайлана. Геройлар хыялый, матур, саф булып, сагыш катыш соклану белән бирелә. 3. Фаҗигале Кеше аңында һәм тормышыдабулган каршылыкларның иң югары ноктага җитүе, үлемгә илтүе. Аерым кеше яки кешеләрнең яратканнарын, ирек, бәхет, матурлыкны, гомумкешелек кыйммәтләрен яклап көрәшү мәҗбүрияте тарихы чагылган әсәрләрдә табыла. Геройлар йөрәк кушкан белән бурыч арасыда бәргәләнә, югалту ачысы кичерә, аерым кеше трагедиясе кебек тә аңланыла. Геройлар көчле, ләкин язмыш, югары көч, закон каршында фаҗигагә бара. 4. Драматик Кешенең иҗтимагый һәм шәхси тормышындагы каршылыкларны аңлаудан туган курку, борчылу, сызлану. Тормыш һәм кешеләр каршылыклар эчендә сурәтләнеп, мондый хәл яки хакыйкатьне аңлап, көрәшүгә яки чарасызлыкка китерә. Тормышы куркыныч астына куелган геройлар кызгандыра: борчылу, кайгыру, дулкынлану, киеренкелек хас. 5. Сентименталь Жәлләү, кызгану, аңларга тырышу хисләренең өстенлек алуы. Бу хисләрне геройлардагы матурлык һәм көчсезлек яки тышкы ямьсезлек һәм рухи матурлык, намуслылылк берлеге китереп чыгара. 6. Сатирик Тормышның (шәхси, иҗтимагый) аерым бер якларын тәнкыйтьләп көлү, кире кагу, мыскыл итү. Үзенә тискәре мөнәсәбәт тудырырлык геройлар алына, авторның тискәре көлүеҗитди, уйланып-борчылыпкөлү белән үрелә. 7. Комик Зур булмаган кимчелекләрдән яратып, җылы көлү. Эчке бушлыкны тышкы ялтырау белән каплаучы, шәхси үзенчәлекләре калку күренеп торган, ләкин автор идеалына каршы килүче геройлар үзәккә куела.
СЮЖЕТ Сюжет - вакыйга-хәлләр яки кеше холкы-характерының үсү-үзгәрү тарихы. Ул:
- уйлап табыла;
- тормыштан алына (тарихи яки реаль, я автобиографик нигезле);
- башка чыганактан күчерелә ала.
Сюжетны конфликт хәрәкәткә китерә. Конфликтның барлыкка килүе, үсүе һәм чишелүе сюжетның аерым этапларын, элементларын хасил итә.
Сюжет :
- динамик (үсүче) һәм адинамик (чишелешкә ашыкмый торган)
- тарихи
- концентрик (бер конфликт тирәсенә оешкан)
- хроникаль (хронологик яктан туплана торган вакыйгалар)
Сюжет элементлары: 1. Пролог (әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан бик күпкә элек булган вакыйгаларны ниндидер максат белән әсәр башында сөйләп кую (бик сирәк очрый).
2. Экспозиция (конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр, аның алшартлары белән таныштыру).
3. Төенләнеш (конфликтның башлану ноктасы).
4. Вакыйгалар үстерелеше (конфликтның зураю, тирәнәюе, аны чишәргә омтылышлар).
5. Перипитияләр (геройлар язмышындагы, вакыгалардагы көтелмәгән борылышлар).
6. Кульминация (әсәрдәге вакыйгаларның, көрәшнең иң югары ноктасы).
7. Чишелеш (конфликтка нокта куелу, проблеманың хәл ителүе. Ул я конфликтның юкка чыгуын, я чишелә алмаслыгын күрсәтә).
8. Эпилог (соңгы нәтиҗә, геройларның алдагы язмышларын хәбәр итү яки автор мөнәсәбәтен ачыклау).

Сюжеттан тыш элементлар 1. Хәбәр итүче күренешләр (тышкы дөньяны әдәби сурәтләү).
2. Лирик чигенешләр (авторның лирик, фәлсәфи, автобиографик һ.б. характердагы сүзләре, уйланулары).
3. Читтән кертелгән вакыйгалар (сюжет белән бәйләнмәгән хәлләр турында сөйләү).
4. Каймалап алу (әсәрнең башында һәм ахырында эчке мәгънәгә юл күрсәтү өчен кертелгән бәйләнешле күренешләр).
МОТИВ Әдәбиятта кабатланып торучы сюжет схемасы.
- Мәхәббәткә омтылу
- Мәхәббәт өчпочмагы
- Герой һәм тирәлек аңлашмаучылыгы
- Яхшылык һәм явызлык көрәше
- Бәхетле булырга теләү
- Тормыш мәгънәсен эзләү һ.б.
Шигърияттә ачкыч-сүзләр мотив вазифасын башкара.
КОМПОЗИЦИЯ Әсәр өлешләренең урнашу тәртибе.
Композицион принциплар:
1. Кабатлау (иң әһәмиятле элементларны кабатлау, тормышның яңадан башлангыч ноктасына әйләнеп кайтуы).
2. Көчәйтү (бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйләү, охшаш вакыйгаларны янәшә кую).
3. Каршы кую (контраст образларны сурәтләү, яки тормышны ике якка аерып, төрле бәя бирү).
4. Монтаж (янәшә килүче образлар,элементлар ярдәмендә яңа мәгънә ачу).
Композицион алымнар: 1. Тартмалы композиция (Урта гасыр төрки-татар әдәбиятында очрый торган, я вакыт-урын ягыннан, яки билгеле бер идея (мәсәлән, кешедәге уңай әхлак сыйфатларын раслау, тискәреләрен кире кагу) ярдәмендә чагыштырмача мөстәкыйль сюжет берәмлекләрен (хикәятләрне, кыйссаларны) бер әсәр эченә җыю, бер итү алымы.
2. Көзгеле композиция (әсәр башында сурәтләнгән персонажларның, вакыйгаларның ситуацияләрнең ахырында капма-каршысы булып әйләнеп кайтуы).
3. Каймалы (элмәкле, боҗралы) композиция (әсәрнең башында һәм ахырында бүлеп урнаштырылган вакыйга, күренеш белән каймалап алу.


ӘДӘБИ ОБРАЗ Әдәби образ авторның теге яки бу күренешне иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә хасил була.
Кеше күңелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган кемнеңдер, нәрсәнеңдер тышкы кыяфәте, сыйфаты, рәвеше әдәби образ дип атала.
Образ дигәндә, кеше дә, табигать күренеше яки сүз-сурәт тә күздә тотыла.

КЕШЕ ОБРАЗЛАРЫ - Объектив (сурәтләнгән дөньяда, әдәби әсәр тергезгән тормыш моделендә хәрәкәт итүче, катнашучы)
- Субъектив (шул дөньяны сурәтләүче – хикәяләүче, “мин”, автор образы, лирик геой, лирик “мин”)
Әсәрдә катнашучы образларны персонаж (әсәрдә катнашучы, нейтраль кеше) яки әдәби герой (күмпедер күләмдә үзенчәлекле, “героик” сыйфатларга ия булган) дип атыйлар.
Әсәр тукымасында биләгән урыны, роле ягыннан персонажлар:
1. Төп герой/төп персонаж (әсәрнең сюжет, вакыйгалар катламын үз тирәсенә җыя, автор концепциясен тулы һәм төгәл белдерүгә хезмәт итә)
2. Ярдәмче герой/ярдәмче персонаж (хәл-вакыйгаларда катнашып, төп геройны ачарга ярдәм итә)
3. Эпизодик герой/эпизодик персонаж (аерым бер күренеш яки вакыйгаларда гына күренүче)
4. Аталучы герой/аталучы персонаж (әсәрдә үзләре күренмичә, аталып кына уза торган кеше образы)
Нинди амплуада сурәтләнүенә, характерына һәм тормышта биләгән урынына карап геройлар:
- Заман кешесе
- Кечкенә кеше
- Ятим бала
- Морзалар
- Урталыктагы герой
- Көрәшче герой
- Хыялый герой
- Мәгърифәт һ.б. була ала.
ХАРАКТЕР Шәхси сыйфатлары көчле, истә калырлык булган персонаж.
ТИП Аерым бер төркем кешеләргә хас мәгълүм сыйфатларны үзенә туплаган герой.
ТАБИГАТЬ ҺӘМ ӘЙБЕР ОБРАЗЛАРЫ Табигать һәм әйбер образлары – әсәрдә сурәтләнгән хайваннар, үсемлекләр, кошлар, әйберләр, табигать стихиясе. Әсәрдә кешене алыштырып яки кеше образын тулыландырып киләләр.
ҖЫЕЛМА ОБРАЗ - Халык
- Төркем
- Эшчеләр
- Авыл кешеләре
- Гаилә
- Сыйнфый төркемнәр
- Кунаклар
- Күршеләр һ.б.
ЯСАЛМА ОБРАЗ Ясалма образлар кешегә, тормышка, яшәешкә тирән, гадәттән тыш көчле бәя бирү өчен кирәк.
1. Аллегория (ниндидер гомумиләштерелгән мәгънә аңлатучы конкрет образ. Сынландыруга якын тора. Мәсәлән, төлке – хәйләкәрлене белдерә).
2. Символ (күпсанлы ассоциатив сыйфатларны берләштерүче күпмәгънәле, гомуми образ. Туры мәгънәсеннән тыш, символ ааңа бәйле булмаган күчерелмә мәгънәне дә аңлата. Мәсәлән, ак күгәрчен – тынычлык символы. Башка мәгънәләре – саф мәхәббәт символы, матурлык символы һ.б. Аллегориядән аермасы – мәгънәләре берничә булуда.)
3. Архетип (бик борынгы заманнарда коллектив аңда барлыкка килеп, кешелек хәтерен тәшкил итүче, гомумкешелек күләмендә әһәмиятле универсаль образ (мотив) схемасы:
- Бала архетибы (борынгы кешеләр үз тирәлегендә гомере буе бала булып калган).
- Анимус (хатын-кыз) архетибы (башкаларны үз артыннан ияртерлек, җанында ир-ат башлангычы йөрткән хатын-кыз)
- Карт архетибы (киңәшче-терәк акыл иясе)
ДЕТАЛЬ Әдәби образ тудыруда катнаша торган аеруча әһәмиятле, аерып чыгарылган элементлар, әйбер, сызык, хәрәкәт, төс, күренешләр һ.б.
Нинди вазифа башкаруына карап:
1. Тышкы деталь (портрет, пейзаж, әйбер)
2. Эчке (психологик) деталь (уй-фикер, хис-кичереш) була.
Әсәрдә тоткан урынына карап:
1. Җентекләүче ( мәгълүмат бирүче, санап китүче) деталь
2. Символик (гомуми бәя бирүче) деталь
Әйбер-детальләр:
1. Аксессуар деталь – кешенең җәмгыяви урынын билгеләүче
2. Характерологик деталь – холык-фигыльгә ишарә ясаучы
3. Культурологик деталь – яшәү рәвеше белән бәйле.
Детальләрнең тагын сюжет детальләре, җентекләүче детальләр, композицион детальләр, символик детальләр, динамик яки статик детальләр дигән төрләре дә бар.

ӘДӘБИ АЛЫМНАР
ПОРТРЕТ Әдәби әсәрдә кешнең тышкы кыяфәтен (йөз, тән төзелеше, кием, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләр, фикер-хисләр, сөйләм) тасвирлау.
1. Портрет-сурәтләү – үзе күргәнчә детальләп күрсәтеп бару.
2. Портрет-чагыштыру – башка персонажлар, билгеле кешеләр, җанлы һәм җансыз күренешләр, әйберләр белән чагыштыру.
3. Портрет-тойгы – герой кыяфәте тудырган хис-тойгыны сурәтләү.
4. Психологик портрет – тышкы кыяфәт аркылы эчке халәтне бирү.
ПЕЙЗАЖ Әсәрдә җанлы һәм җансыз табигатьне сурәтләү.
Вазифалары:
- вакыйганын урынын, вакытын билгеләү
- сюжетка катнашу яки аны үзгәртү
- автор фикерен белдерү
ӘЙБЕРЛӘР ДӨНЬЯСЫ 1. Аксессуар – кешенең җәмгыяви урынын, шәхси холык-фигылен билгеләүче
2. Характерологик – кешенең сыйфатларын күрсәтүче
3. Культурологик – яшәү рәвешен күрсәтүче 4. Символик

ПСИХОЛОГИЗМ Кешенең эчке дөньясын ачуга хезмәт итә торган алымнар берлеге; язучының кеше күңеленә үтеп керү, аның халәт-кичерешен сурәтләү осталыгы.
1. Эчке (туры) психологизм (геройның эчке дөньясын турыдан-туры, сүзләре, эчке көрәш, уй-фикер, күзаллау аша сурәтләү).
2. Тышкы (читләтеп сурәтләүче) психологизм (эчке дөньяны тышкы билгеләр ярдәмендә ачу).
3. Ачыклаучы психологизм (аңлатып, хисләрне атап үтү).
Психологизмны тудыручы алымнар:
1. Психологик анализ – өченче заттан кешенең күңел хәрәкәтен җентекле сөйләп-күрсәтеп бару.
2. Үзанализ – беренче, өченче заттан геройның уйланып, үз-үзе белән сөйләшүе.
3. Эчке монолог – геройның авторга үз халәтен сөйләве.
4. Фикер агышы – уйларның тәртипсез урнашуы, саташу, төшләнү.
5. Җан хәрәкәте – бер фикернең үсеп, икенче фикергә әверелүе.
6. Дәшми калу – күңелнең күренер-күренмәс дулкынлануы, аңның тирән катламнары, язучының язучының хисләр стихиясе хәрәкәтләрдә, эмоциональ ишарә белән, әшми калу аша ачыла.
ШАРТЛЫЛЫК Сәнгать әсәре – шартлы күренеш. Шартлылылк ягыннан әсәр ике билгегә карап бәяләнә:
1. Тормыш-чынбарлыкка охшаш
2. Тормыш-чынбарлыктан ераклашкан (фантастик)
Тормыштан ерагаю:
- Теге яки бу күренешне соң чиккә җиткереп зурайтып сурәтләү, аның аерым сыйфатларын калкытып кую өчен;
- Прогноз бирү, киләчәктә актуаль булачак проблемаларга игътибарны юнәлтү өчен;
- Комиклыкка (юмор, сатира, ирония) ирешү өчен;
- Кызыксыну уяту өчен (гадәти булмаган күренеш һәрчак игътибарны җәлеп итә) кирәк.
Тормыштан ерагаюны тәэмин итүче алымнар:
- Табигатьтә булмаган җан ияләре, көчләр уйлап табу;
- Читләтеп әйтү (гипербола, литота, аллегория);
- Бер образда реаль һәм фантастик якны берләштерү;
- Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре бозылу (алогизм).
ӘДӘБИ УРЫН ҺӘМ ВАКЫТ Әдәби урын һәм вакыт сюжетны төгәлләштерә, әсәрнең шартлылылгын тәэмин итә.
Әдәби урын:
- Реаь һәм шартлы
- Кысылган һәм киң
- Чикле һәм чиксез
- Ябык һәм ачык була
Әдәби вакыт:
- Төгәл һәм билгесез
- Хыялый һәм мифологик
- Үткән, бүген һәм киләчәк
Хронотоп – әдәбиятта чагылдырылган бербөтен урын һәм вакыт хакындагы күзаллау, әдәби әсәр дөньясының әһәмиятле параметры.
1. Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның урыны һәм вакыты.
2. Тарихи урын һәм вакыт.
3. Психологик урын һәм вакыт.
Еш кына урын-вакыт бирелеше символик мәгънәгә ия. Мәсәлән, төн – куркыныч, шомлы вакыт; таң – чистарыну вакыты; көн – эш вакыты; кич – ял итү аралыгы, көз – картаю;яз – яңадан туу; кыш – торгынлык; җәй – чәчәк ату вакыты.

СТИЛЬ 1. Әсәр стиле – аерым әсәргә хас булган мәгънә белдерү элементлары бөтенлеге.
2. Шәхси стиль (язучы стиле) – язучы сөйләменә, язу рәвешенә хас үенчәлекләр.
3. Чор стиле – әдәби алымнар системасының билгеле бер мәдәни-тарихи вакытта барлыкка килүче һәм бу заманга хас булган дөньяга мөнәсәбәтнең гомуми принципларныа нигезләнүче инварианты.
4. Милли стиль – әдәби әсәрдәге дөньяга милли караш үзенчәлекләре, дөнья сурәтенбелдерүче гомуми тон, колорит.
ИНТОНАЦИЯ Стиль доминантасы, сөйләмнең аһәңе, тизлеге, яңгырашы.
Ул:
- шартлы
- күтәренке
- сагышлы
- моңлы
- авыр
- кайгылы
- сызланучан (экзистенциаль)
- уйлану (медитатив)
- катгый
- каршылыклы һ.б. була ала.

ТЕЛ-СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
I. Лексик чаралар

СИНОНИМНАР Бер үк әйбер яки күренешне белдереп, аның төрле мәгънә нечкәлекләрен чагылдырып килүче сүзләр. Фразеологик синонимнар эвфемизмнар дип атала.
АНТОНИМНАР Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтә; хисләрнең тормышның катлаулылыгынбелдерә; көчәйтү өчен кулланыла.
ОМОНИМНАР Аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр.
Тулы булмаган омонимнар: омофон, омограф, омоформа.
СҮЗ УЙНАТУ Охшаш сүзләр ярдәмендә яңа мәгънә җиткерү.
АРХАИЗМ Искергән, кулланылыштан төшеп калган гыйбарә, сүз яки грамматик форма. Арзхаизмнарның бер төркеме – билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тормыш белән бәйле, тарихта калган әйберләр, күренешләрне белдерүче сүзләр тарихи сүзләр дип атала.
НЕОЛОГИЗМ Тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр, фразеологик гыйбарәләр, алынмалар.
ГАДИ СӨЙЛӘМ СҮЗЛӘРЕ 1. вульгаризмнар (тупас, ямьсез, кайвакыт ялгыш кулланылган сүзләр)
2. жаргон /арго (гомуми сөйләмнән аерылып торучы, билгеле бер иҗтимагый төркем вәкилләре сөйләшүенә хас булган, ясалма сүзләр белән баетылган сөйләм)
ДИАЛЕКТИЗМНАР Аерым төбәкләрдә генә яши торган, уртак милли телгә үтеп кермәгән сүзләр һәм фразеологизмнар.
ҺӨНӘРЧЕЛЕК СҮЗЛӘРЕ Билгеле бер һөнәр кешеләренә хас сүзләр.
АЛЫНМА СҮЗЛӘР Бер телгә икенче телдән кергән сүзләр.
КАЛЬКА Турыдан-туры башка телдән тәрҗемә итеп алынган яки башка башка телдәге үрнәккә охшатып төзелгән сүзләр, гыйбарәләр.
II. Троплар (ассоциатив сурәтләү чаралары)
ЧАГЫШТЫРУ Нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендәбарлыкка килгән сурәтләү чарасы.
Күрсәткечләре:
- -дай/дәй, -рак/-рәк, -ча/-чә аффикслары
- Кебек, төсле, шикелле бәйлекләре
- - бәйлек ролендә килгән сүзләр
- Рәвешләр
- Бул-, ит- кебек ярдәмче фигыльләр
- Гүя, әйтерсең лә һ.б. теркәгечләр
- Ничек - шулай формасындагы мөнәсәбәтле сүзләр һ.б.
1. Гади чагыштыру - чагыштыру бер сурәтләү объектын ачыклап-сыйфатлап килә; бер җөмлә эчендә берничә булып, төрле сурәтләү объектына карарга яки берсен төрле яклап күрсәтергә дә мөмкин.
2. Киңәйтелгән (җәенке) чагыштыру – чагыштырыла торган күренешләрнең мөстәкыйль образлар аша сыйфатлануына корылган чагыштыру.
3. Кайтма чагыштыру – нигездә, лирик әсәрләрдә генә һәм сирәк очрый, катлаулы сурәт барлыкка китерә (мәсәлән, Зөлфәт шигырендә йолдыздан тамчы булып тамган нурның күз яше булуы, күз яшенең исә нур кебек “януы”).
МЕТАФОРА Күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы.
1. Гади метафора
2. Контекстуаль метафора
3. Мифологик метафора һ.б.
МЕТОНИМИЯ Бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. Метонимия күренешне яки төшенчәне таррак исем: аның вакыт, урын яки материалы белән бәйләнештәге сүзгә алыштырудан гыйбарәт.
СИНЕКДОХА Метонимиянең бер төре, күләм алмашыну ярдәмендә барлыкка килүче сурәтләү чарасы.ул бөтен урынына аның өлешен атау, кисәкне бөтен аша белдерү, берлек сан урынына – күплек һәм киресенчә файдалану төсен ала.
ПЕРИФРАЗ Әбернең, күренешнең исемен яки атамасын алыштырып әйтү. Мәсәлән, йөрәгемне кайнар итте / Сандугачым - / Тома ятимем (Зөлфәт) – исалында сандугач яраткан кешене белдерә.
ЭПИТЕТ Әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыру чарасы. 1. Эпитет-бизәк ачыклаучы сүз әйбер яки күренешнең тотрыклы, төп сыйфатын белдереп килгәндә хасил була. 2. Характерлаучы/индивидуаль эпитет ачыклаучы сүз очраклы, нәкъ менә конкрет сурәт өчен әһәмиятле булган сыйфатны беледереп килгәндә ясала.
ОКСЮМОРОН / ОКСИМОРОН Эпитетларның бер төре, ачыкланучы һәм ачыклагыч сүз-гыйбарәләрнең каршылыклы булуын таләп иткән сурәт. Ул мәгънә ягыннан ерак булган сүз-гыйбарәләрне берләштерә.
ГИПЕРБОЛА Чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы. Ул күренешне, характерны, ситуацияне гадәттән тыш күпертеп, сурәтнең тәэсир көчен арттыра.
ЛИТОТА Әдәби кечерәйтү ярдәмендә ясалган сурәтләү чарасы.
СЫНЛАНДЫРУ / ПРОЗОПОПЕЯ Җансыз предмет, күренешне җанлы иет күрсәтү.
ҖАНЛАНДЫРУ / ПЕРСОНИФИКАЦИЯ Сынландыруның бер төре, бөтенләе белән кешеләштерү. Бу очракта психологик янәшәлеккә якын тора: табигать яки әйбер кешегә хас сыйфатлар төрлелегендә сурәтләнә.
ФРАЗЕОЛОГИЗМ Әдәби текст эчендә фразеологизмнар ассоциатив сурәтләү вазифасын башкара. Бу очракта фразеологиз төшенчәсе халык телендәге мәкаль-әйтемнәрне дә, үткен, образлы гыйбарәләрне дә үз эченә ала.
ЮМОР Җитди нигезле яратып көлү, “көлү битлеге артында хуплау”.
САТИРА Иҗатчының сурәтләү предметына тискәре мөнәсәбәт белдереп көлүе.
ИРОНИЯ Иҗатчының сурәтләү предметын бәяләп көлүе.
САРКАЗМ Сурәтләнә торган күренештән ачы, үткен, үтергеч көлү; ирониянең иң югары дәрәҗәсе. Сарказмда көлү, кире кагу, тәнкыйтьләү нигездә ачыктан-ачык белдерелә. Тыныч тон белән җиткерелүче ирониядән аермалы буларак, биредә канәгатьсезлек, ачулану сизелеп тора.
ИНВЕКТИВА Кискен көлү, гаепләү.
III. Стилистик фигуралар
1. Кабатлауга нигезләнгән фигуралар

КАБАТЛАУ Әдәби әсәрдә сүзләр, гыйбарәләр, җөмләләр, кисәкләрнең нинди дә булса кагыйдәгә нигезләнмичә ирекле кабатлануы. Вазифасы – әсәрнең тәэсирлелеген, андагы мәгънәви һәм хисси кыйммәтне көчәйтү, язучы теләгән урыннарга укучының игътибарын юнәлтү, яңгыраш-аһәң гармониясен тудыру.
РӘДИФ Рифма хасил итүче гыйбарәнең бер сүзе тезмә саен кабатлану.
РЕФРЕН Шигырьнең һәр строфасында яки строфаның билгеле бер урынында кабатланып килүче тезмә.
АМПЛИФИКАЦИЯ / ПЛЕОНАЗМ Мәгънә ягыннан охшаш сүзләр, дәлилләрне, төшенчәләрне күп куллану, күпсүзлелелек. Язучы яки персонаж өчен бик мөһим сүз-гыйбарәләрне аерып кую, характер тудыру, психологизм бирү чарасы.
ТАВТОЛОГИЯ Апмплификациянең бер төре, әдәби әсәр теленә тискәре, тәнкыйди бәя бирү өчен хезмәт итә.
ГРАДАЦИЯ Элеменларны, охшаш, хәтта синоним гыйбарәләрне санап китү. Мәгънәне көчәйтү өчен кулланыла. Халык авыз иҗаты жанрларында стиль тудыру чарасы.
ЯНӘШӘЛЕК Сүзләрне, гыйбарәләрне, элементларны янәшә куеп сурәтләү. Мәсәлән, Каеннар булсаң иде! / Я илем дип, / Я җирем дип / Бер шаулап куйсаң иде (М.Әгъләмов) – бу шигырь каен/кеше янәшәлегенә корылган.
ПАРИСОН / ИЗОКОЛОН Абсолют янәшәлек, бер-берсенә тиңдәш конструкцияләрнең янәшә куелуы.
ХИАЗМ Янәшәлекнең бер ягында сүз тәртибе үзгәрү яки кире тәртиптә кабатлану. Мәсәлән, Ул учаклар әле исәндер бит, / Исәндер бит әле учаклар. (Зөлфәт)
2. Сүзләрнең сөйләмдә гадәти булмаган тәртибеннән хасил булган чаралар.
ИНВЕРСИЯ Сөйләмнең тәртибен үзгәртү ярдәмендә яңа эмоциональ төсмер бирү.
3. Мәгънә каршылыгы барлыкка китерүче стилистик фигуралар.
АНТИТЕЗА Сүзләрнең, образларның, төшенчәләрнең капма-каршы куелуы.
ПАРАДОКС Инкарь итү дәрәҗәсенә җиткән каршы кую.
СОФИЗМ Ялгыш фикер. Ишетелә тәрәзәдән / шомырт чәчәк атканы. (Зөлфәт)
АЛОГИЗМ Тормыш күренешәренең эзлеклелеге югалу төсендәге каршылык. Иртә килеп соңардым. (Зөлфәт)
4. Автор ихтыярын чагылдыручы чаралар.
РИТОРИК СОРАУ, РИТОРИК ЭНДӘШ, РИТОРИК ӨНДӘҮ Лирик геройга яки хикәяләүченең укучыга, әсәрдә сурәтләнгән образга эндәшүе, соравы, өндәве. Риторик өндәү ярдәмендә кисәтү, соклану төсмере тудырыла.
IV. Фонетик чаралар
АҺӘҢЛЕЛЕК / ЭВФОНИЯ Тексттагы сузык һәм тартык авазларның гармонияле чиратлашу ярдәмендә хасил була торган матур яңгыраш.
КАКОФОНИЯ / ХИАТУС Аһәңлелекнең бозылуы. Куркыныч вакыйгалар турында сөйләүгә күчкәндә, сурәтләнгән күренешкә язучының бәясе тискәре булганда,герой хисләренең каршылыклы, бер чиктән икенчесенә ташланучан булуын күрсәтү өчен кулланыла.
АЛЛИТЕРАЦИЯ Шигърияттә, сирәк кенә прозада тартык авазларның кабатлануы, сөйләмне һәм әсәр телен авзлар ягыннан оештыруның бер төре. Сагынгандыр безне сукмаклар... Челтер чишмәләргә эндәш кенә... (Зөлфәт)
АССОНАНС Сузык авазларның кабатлануы ярдәмендә барлыкка килгән сурәтлеллек, аһәңлелекнең бер элементы, сөйләмне һәм әсәр телен авазлар ягыннан оештыруның бер төре.
АНАЛЕПСИС Шигырь юлларында янәшә торучы сүзләрнең охшаш яңгырашы.
АНАФОРА Текст башында бер үк аваз, сүз, сүзтезмәләрнең кабатлануы.
ЯЛГАУ Шигърияттә – тезмәнең, прозада – җөмләнең ахыргы сүзе яки гыйбарәсе алдагысын башлап җибәрү күренеше.
ОХШАТУ Нинди дә булса күренешне авазлар ярдәмендә күз алдына бастыру.

ШИГЫРЬ ТӨЗЕЛЕШЕ
ШИГЫРЬ Тезмә формага салынган, сүзләр, иҗекләр ритм таләбенә ярашлы итеп урнаштырылган әдәби әсәр.
РИТМ Сөйләм беләмлегенең тигез вакыт аралыгында кабатланып, чиратлашып торуы.
ТЕЗМӘ Ритмик нигез яки шигырьнең аерым алынган бер юлы.
СТРОФА Ритм ярдәмендә оешкан тезмәләр бәйләме. Татар шигыре, нигездә, 2, 4, тезмәле строфалардан тора. Сирәк кенә 5, 6, 7, 8 тезмәле строфалар да очрый.
РИФМА Ритмик төзелеше бердәй тезмәләр ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр. Рифма 2, 3, 4, 5 тезмәне бербөтенгә әйләндерә.
Татар сүзләренең нечкә һәм калын әйтелешенә карап, рифма:
- Нечкә әйтелешле, калын әйтелешеле
- Рәдифле
- Катлаулы (вакыт белән – йакут берлән, һәр ягы – тау ягы),
- Гади (тамчысы – илһамчысы, театр – император)
- Төгәл (мәйдан – кайдан, уйнатадыр - уйлатадыр)
- Ябык
- Ачык
- Омонимик
- Төгәл булмаган (әйдәле – файдалы, өермә – килергә)
Рифмалаштыру ысулларына карап:
- Янәшә / парлы рифма (аабб)
- Юларалаш рифма (абав)
- Аралаш рифма (абаб)
- Камаулы-боҗралы (әйләнмә) рифма (абба)
Робагыйларда – ааба, газәл һәм касыйдә жанрларында строфалар аа ба ва рәвешендә рифмалаша.
ЦЕЗУРА / ТУРАК Шигырь юлы озын булганда ясалучы пауза.
ИҖЕК Шигырьнең иң кечкенә берәмлеге. Татар шигырендә еш кына 1нче , 3нче тезмәләрдәге иҗекләр саны 2нче, 4нче тезмәләрдәге иҗекләр саныннан бергә артыграк яки кимрәк. Милли шигърияттә төп үлчәмнәр: 7 – 8, 8 – 7, 8 – 9, 9 – 8, 9 – 10, 10 – 9.
I. МЕТРИК ШИГЫРЬ СИСТЕМАСЫ
МЕТРИК ШИГЫРЬ ТӨЗЕЛЕШЕ Латин һәм гарәп телләрендә кыска (кыска әйтелешле “U“) һәм озын (сузып әйтелешле “-“) иҗекләр кулланыла.
Озын һәм кыска иҗекләр чиратлашып, ритм тудыра торган борынгы латин, юнан (грек) шигырь төзелеше метрик шигырь төзелеше дип атала.
ГАРУЗ Гаруз - гарәп метрик шигыре.
ТАБАН / СТОПА Антик шигырьнең төп ритмик элементы, озын һәм кыска иҗекләрнең тезелүеннән барлыккак килгән һәм, тәртипле кабатланып, тезмшнең эчке ритмын нигезләгән берәмлек.
Метрик шигырь системасында табан өлгеләре:
- Хорей ( - U )
- Ямб (U - )
- Дактиль ( - U U)
- Амфибрахий (U – U)
- Анапест (U U - )
- Бакхий (U - - )
- Амфимакр ( - U - )
- Антибакхий (- - U)
- Ионик восходящий (U U - - )
- Ионик нисходящий ( - - U U)
- Пеон беренче ( - U U U)
- Пеон икенче (U - U U U)
- Пеон өченче (U U – U)
- Пеон дүртенче (U U U - )
- Эпитрий беренче / һәзаҗ (U - - - )
- Эпитрий икенче / рәмәл ( - U - - )
- Эпитрий өченче / рәҗәз ( - - U - )
- Эпитрий дүртенче ( - - - U) һ.б.

II. СЫЙФАТЫЙ (КВАЛИТАТИВ) ШИГЫРЬ СИСТЕМАСЫ
1. СИЛЛАБИК (ИҖЕКЛЕ) ШИГЫРЬ Татар шигыре силлабик (иҗекле) шигырь буларак билгеле.
Силлабик шигырьдә ритм тезмәдә иҗек санының тигез булуыннан барлыкка килә, рифма иҗек саны ягыннан тигез тезмәләрне ялгый, тезмәнең күләме, иҗекләр саны шигырьнең темпын билгели.
Татар шигъриятендә 3-4, 4-5, 5-5, 6-6, 7-7, 8-8, 9-9, 10-10, 11-11, 11-12, 12-11, 12-12, 14-14, 14-15, 15-15, 16-16, 16-17 иҗекле шигырь язу киң таралган булган. Хәзер 10-9 һәм 8-7 иҗекле шигырьләр күбрәк очрый.
2. СИЛЛАБО-ТОНИК (ИҖЕКЛЕ-БАСЫМЛЫ) ШИГЫРЬ Силлабо-тоник система басымсыз белән басымлы иҗекләрнең тәртипле чиратлашуына корыла, ягъни үлчәм өлгесе басымлы иҗекләрнең саны һәм көче белән билгеләнә. Тезмәләрдә иҗекләр билгеле бер күләмдә кабатлана, басымнар тигез санда була, бу басымнар билгеле бер урында киләләр.
Үлчәмнәре:
- Хорей
- Ямб
- Дактиль
- Амфибрахий
- Анапест
- Пиррихий (U U)
- Спондей ( - - )
Биредә “ – “ – басымлы иҗек, “U” – басымсыз иҗек.
3. ТОНИК (БАСЫМГА НИГЕЗЛӘНГӘН) ШИГЫРЬ Ритмны оештыручы төп чара – тезмәдә басымнарның тигез санда кабатлануы. Тезмәнең үлчәме басымлы сузыклар саны белән билгеләнә.
АК ШИГЫРЬ Силлабик һәм силлабо-тоник шигырь системасында кулланылучы төрле үлчәмдәге рифмасыз тезмәләрдән төзелгән шигырь формасы.
ИРЕКЛЕ ШИГЫРЬ (ВЕРЛИБР) Шигырь юлларында буыннар аны төрлечә, басымлы яки басымсыз иҗекләре ирекле санда булган, иҗекне арттыруга яки кыскартуга нигезләнгән шигырь формасы.
ИНТОНАЦИОН ШИГЫРЬ Буыннар төшеп калу яки өстәлү сәбәпле, төрле ритмик үлчәмдә язылган шигырь формасы. Күрсәткечләре: күп нокталар, кабатлаулар, өндәүләр.
АКРОШИГЫРЬ Һәр шигырь юлының беренче хәрефләре өстән аска укылганда нинди дә булса сүз, еш кына кеше исеме яки фамилиясе аталырлык итеп язылган шигырь формасы. Акрошигырьнең агач кебек, хайван кыяфәтендә, түгәрәк, кошка охшаган, кырыйлап эшләнгән буйлы һ.б. бик күп төрләре билгеле.
СОНЕТ Ундүрт шигъри юлдан торган катлаулы строфаларның бер төре, шигъри форма.
ГАЗӘЛ Көнчыгыш әдәбиятында киң таралган киң таралган лирик жанр, гыйшык-мәхәббәт шигырьләре, сөйгән кешегә багышланган мәдхия.
КАСЫЙДӘ Күренекле тарихи затларның эш-гамәлләрен яки нинди дә булса тантаналы вакыйга-күренешләрне чиктән тыш күпертеп мактап, олылап язган шигырь, поэма.
КЫЙТГА Шәрык поэзиясендә фәлсәфи, дидактик фикер белән сугарылган, кыскалыкны (кимендә ике юл), фикер тыгызлыгын таләп итүче кыска лирик шигырь.
МӘДХИЯ Мактауга корылган лирик жанр, танылган шәхесләрнең, күпчелек очракта хакимият вәкилләренең – патша, хөкемдарларның шәхесен, эш-гамәлләрен, яшәешен мактый яисә нинди дә булса тантаналы, шатлыклы бәйрәмнәр уңае белән иҗат ителә.
МӘРСИЯ Шәрык һәм татар әдәбиятында вафат булганткешеләрне, кагыйдә буларак, танылган шәхесләрне мактау, аның күркәм сыйфатларын бәян итү шигыре.
МӨГАММӘ Шәрык әдәбиятларында укучы белән уен коручы, табышмак характерындагы шигырь формасы.
МӨЛӘММӘГЪ Шәрый шигъри атамасы, ике яки берничә тел катнашында язылган шигырь.
МӨНАЗӘРӘ Бәхәс рәвешендә язылган шигырь формасы.
МӨНӘҖӘТ Шәрык әдәбиятында һәм халык авыз иҗатындагы лирик жанр. Эчтәлеген Аллага мөрәҗәгать аша гөнаһлардан арынуга омтылу, “үз-үзең белән сөйләшү”, моң-зарларны сөйләү тәшкил итә.
МӨРӘББӘГЪ Дүртьюллык строфалары аааб, вввб, гггб рәвешендә рифмалашучы, төрле темаларга язылган лирик шигырь формасы. Гадәттә, һәр строфаның соңгы тезмәсе бөтен әсәр өчен дә уртак.
МӨСӘДДӘС Шәрык әдәбиятында алтыюллык строфалардан төзелгән лирик шигырь формасы. Аааааа, ббббба, вввввва рәвешендә рифмалаша.
РОБАГЫЙ Урта гасыр Шәрык поэзиясендә киң таралган, фәлсәфи, әхлакый, гыйшкый, иҗтимагый эчтәлектәге дүртьюллыктан торучы лирик жанр.
ФӘХРИЯ Шагыйрьнең үз талантын мактап язган шигыре.

ӘДӘБИ ТӨР
I. ЛИРИКА Әдәбиятның тормышны теге яки бу ситация-хәлләр тудырган аерым бер халәт, уй, фикер, хис, кичерешләр аша лирик “мин” исеменнән сурәтләүче төре.
Лирика жанрлары
1. ПЕЙЗАЖ ЛИРИКАСЫ Табигать сурәте тудырылган шигырь.
2. ГРАЖДАНЛЫК ЛИРИКАСЫ Ниндидер тарихи вакыйга, хәл, җәмгыятьтәге тәртип-мөнәсәбәтләр, хаксызлыкларга кагылышлы туган хис-кичереш сурәтләнә.
3. СӘЯСИ ЛИРИКА Сәяси факт, билгеле вакыйга-хәлгә нигезләнеп язылган шигырь.
4. КҮҢЕЛ ЛИРИКАСЫ Лирик геройның шәхси тормышы-язмышы белән бәйле хис-кичерешләре сурәтләнгән шигырь.
5. ФӘЛСӘФИ ЛИРИКА Тормыш-яшәеш кануннарына мөнәсәбәтле уйланулар, тормыш кануннарын күрсәтү-бәяләү үзәккә куелган шигырь.
ЛИРИК ГЕРОЙ Лирикада автор образын, автор аңын белдерүче ысулларның берсе; әсәрдә уй-хисләре,эчке халәте чагылыш тапкан, шагыйрьнең хисләреннән тыш, күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне гәүдәләндерүче, бәян итүче образ.
II. ЭПОС Әдәбиятның тормышны җентекләп, төрле яклап күрсәтүче, еш кына кеше, аның язмышы, ул катнашкан, шаһите булган вакыйгалар хакында детальләп хикәяләүче төре. Эпик әсәрдә мәгънә, автор әйтергә теләгән сүз, күтәргән мәсьәлә вакыйгада ачыла.
Эпик жанрлар
ХИКӘЯ Бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, аның үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр.
ОЧЕРК Әхлакый төстәге, документальлеккә нигезләнгән, геройның бер сыйфатын аерып күрсәтергә хезмәт итә торган жанр. Жанр төрләре:
- Очерк-портрет
- Очерк-сәяхәтнамә
- Очерк-хатирә
- Проблемалы очерк
ХИКӘЯТ Халык авыз иҗатының аерым мотивларын иҗади үзләштереп язылган романтик, фәлсәфи әсәр. Мәзәкләрне хәтерләтә, күренешләр метафора, аллегория ярдәмендә бирелә, көтелмәгән финалга ия.
НОВЕЛЛА Гадәти булмаган ситуациягә корылган, көтелмәгәнчә тәмамланучы, чишелеш вакытында геройның яңа якларын ачып тетрәнүгә тәэсир итүче жанр.
ӘКИЯТ Язма әдәбиятка фольклордан күчеп, әхлакый типиклаштыру сыйфаты калку күренеп торган әсәр.
ПОВЕСТЬ Төп герой тормышындагы берничә охшаш яки каршылыклы хәл, вакыйгалар тезмәсе сурәтләнгән әсәр. Берничә сюжет сызыгы бер үзәк тирәсенә берләшә. Герой яки геройлар язмышы бер катлам кешеләр тормышына хас закончалыкларны күрсәтә.
РОМАН Аерым кешеләрнең шәхси теләк-омтылышлары, язмышы һәм тирәлек белән бәрелеше сурәтләнгән, шулар ашакеше һәм җәмгыятькә бәя бирелә, холык-фигыль ачыла торган зур күләмле әсәр. Тормыш-яшәешнең бер аралыгы, чорына хас кануннарны билгели.
Повесть һәм романның жанр төрләре - Тарихи
- Психологик
- Авантюр
- Сатирик
- Публицистик
- Биографик
- Автобиографик
- Иҗтимагый-көнкүреш
- Маҗаралы һ.б.
Лиро-эпик жанрлар Үзенә эпик һәм лирик әсәр сыйфатларын туплаган әсәрләр.
СЮЖЕТЛЫ ШИГЫРЬ Ниндидер вакыйгаларга мөнәсәбәтле туган хис-кичерешләрне дә, әлеге вакыйгаларның сюжет булып оешуын да күрсәтә алган кечкенә хыялый-фантастик яки юмористик-сатирик әсәр.
1. Публицистик
2. Сатирик

БАЛЛАДА Геройларны уңай-тискәрегә бүлеп, кискен каршылыкта сурәтләгән, романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр.
МӘСӘЛ Тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күренешләрне, капма-каршы холык сыйфатларын аллегорик образларбәрелешендә күрсәтүче, әхлакый гомумиләштерү белән тәмамлана торган әсәр.
ПОЭМА Сюжет сызыклары лирик чигенешләр, хис-кичереш һәм мөнәсәбәт белдерү белән үрелеп баручы, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр күтәрә торган жанр.
НӘСЕР Эмоциональлеге, ритмик төзелеше ягыннан шигъри сөйләмгә якын, хис-кичереш эволюциясен күрсәтә торган чәчмә әсәр.
III. ДРАМА Матур әдәбиятның бер төре, бердәм хәрәкәт тәшкил иткән вакыйга-күренешләр тормышчан конфликт аша диалог һәм монологларда ачыла торган сәхнә әсәре.
Драма жанрлары
ТРАГЕДИЯ Үзәгендә үзеннән олырак көчләр белән (табигать стихиясе, җәмгыятьтәге кануннар, власть) көрәшкә чыккан шәхес конфликты ята торган жанр. Бу конфликт фаҗига, чишелә алмаслык каршылык булып, геройның һәлакәте белән тәмамлана. Ләкин бу җиңелү соклану, горурлану хисләре уята.
КОМЕДИЯ Көлке ситуциягә корылган, нигезендә көлке конфликт ята торган жанр. Кеше, җәмгыять тормышындагы кимчелекләрдән көлеп, комедия шуны бетерергә омтыла. Аңа әхлакый проблемаларга мөрәҗәгать итү хас. Кимчелекне кире кагу белән тәмамлана.
ДРАМА Җитди конфликтка корылган жанр. Бер төркем, катлаувәкилләре булган кешеләр арасында чыккан конфликт үткен проблемалар куярга, тамашачыны уйландырырга ярдәм итә. Чишелеш бер төркемгә – тамашачының гаепләвен, бер төркемгә – соклану уята, яки каршылык җиңеп чыга.
Жанр төрләре Драма жанрлары үзара керешеп, жанр төрләре хасил итә
- Трагикомедия
- Мистерия
- Фарс
- Водевиль
- Мелодрама
- Моралите һ.б.

ӘДӘБИ БАРЫШ Әдәбиятның билгеле бер юнәлештә үсә, әдәби закончалыкларның бер әсәрдән икенчесенә, бер иҗаттан икенче иҗатка, бер чордан икенче чорга күчеп, аны баета һәм үзгәртә баруы.
ТРАДИЦИЯ Әдәбиятта әсәргә хас сыйфатлар, яклар, үзенчәлекләрнең сакланып калуы, даими кабатланып торуы, чордан-чорга күчеп яшәве.
ЯҢАЧАЛЫК Әдәбиятта яңа кануннар һәм кагыйдәләр булдыру, ачышлар ясау.
ДӘВАМЧАНЛЫК Гадидән – катлаулыга, камилләшүгә, түбәннән югарырак дәрәҗәгә китерә торган үсеш-үзгәреш барышында традицияләр белән яңачалык арасындагы зарури бәйләнеш.
ИҖАТ МЕТОДЫ Чынбарлыкны иҗади үзләштерү принциплары берлеге.
ИҖАТ ТИБЫ / ИҖАТ ЮНӘЛЕШЕ/ ИҖАТ ЫСУЛЫ Үзенчәлекле идея-эстетик принципларга таянып тормышны рухи-гамәли танып-белү, аңлату һәм сурәтләү.
ИҖАТ АГЫМЫ Билгеле бер тарихи чорда яшәгән бертөркем язучылар иҗатындагы фәлсәфи фикер яки иҗтимагый позиция, әдәби-эстетик караш һәм стиль охшашлыгыннанитуган берәмлек.
I. РЕАЛИСТИК ИҖАТ ТИБЫ / РЕАЛИЗМ ЮНӘЛЕШЕ Агымнары:
1. Мәгърифәтчелек реализмы
2. Тәнкыйди реализм
3. Социалистик реализм
4. Авыл (крестьян) реализмы
5. Магик реализм
6. Милли реализм
7. Психологик реализм
8. Интеллектуаль реализм
9. Натурализм
10. Сентименталь реализм һ.б.
II. РОМАНТИК ИҖАТ ТИБЫ / РОМАНТИЗМ ЮНӘЛЕШЕ Агымнары:
1. Идеяләр романтизмы
2. Оптимистик романтизм
3. Пессимистик романтизм
4. Пассив романтизм
5. Классик романтизм
6. Көнчыгыш романтизмы
7. Гысъянчылык һ.б.
III. МОДЕРНИСТИК ИҖАТ ТИБЫ / МОДЕРНИЗМ ЮНӘЛЕШЕ Агымнары:
1. Символизм
2. Импрессионизм
3. Экспрессионизм
4. Экзистенциализм фәлсәфәсе
5. Акмеизм
6. Футуризм
7. Примитивизм
8. Абстракционизм
9. Сюрреализм
10. Имажинизм
11. Конструктивизм һ.б.

Сәхифәне әзерләү өчен, Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов, Н.М.Йосыпова, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Г.Р.Гайнуллина, Т.Н.Галиуллин, Н.М.Вәлиев хезмәтләреннән өземтәләр, дәреслек материаллары файдаланылды.

Тулырак мәгълүматларны түбәндәге чыганаклардан таба аласыз:
1. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. татар әдәбияты. - Казан: РИЦ "Школа", 2008.
2. Заһидуллина Д.Ф., Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. - Казан: "Мәгариф", 2004.
3. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан: "Мәгариф", 2007.




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz