Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Г.Исхакый "Сөннәтче бабай" (1911)

Жанры: хикәя.

Тема:
1. Татар халкының гореф-гадәтләре
2. Әхлак тәрбиясе
3. Сөннәтче бабайның тормышы

Идея: Татар халкының яшәү рәвешен күрсәтү, гореф-гадәтләрен өйрәнү, аларга карата хөрмәт уяту, чисталыкка, пөхтәлеккә өндәү.

Проблема:
1) гореф-гадәт мәсьәләсе
2) чисталык, пөхтәлек
3) хезмәт
4) мәхәббәт
5) һөнәрчелек

Конфликт: Сөннәтче бабай белән икенче тормыш иптәше арасында.

Сюжет – композициясе
Экспозиция: Сөннәтче бабайның Гөлйөзем әби белән тыныч яшәве.
Төенләнеш: Гөлйөзем әбинең үлеме.
Вакыйгалар үстерелеше: Бабайның икенче хатынга өйләнгәнгә кадәрле тормышы, икенче тапкыр өйләнүе.
Кульминацион нокта: Икенче хатынның сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчүе.
Чишелеш: Хатынына “талак” дип кычкыруы һәм үлеме.

Сөннәтче бабайның исеме – Корбанколый. Аны алдан казып куйган каберенә бөтен халык күмә. Кабер өстенә каен утырталар. Ике кабер өстендә ике каен үсә. Бу парлар икенче тормыш белән яши башлыйлар.



"Сөннәтче бабай" әсәре буенча БРИ тестлары

Тестта В1-В7 сораулары бирелә. Җавапларны язганда, татарча юл хәрефләре генә куллануыгызны сорыйбыз.

         Ул, шул сүзне әйткәндә өенә төртеп күрсәтте:
         - Шул пәке берлән, хәзрәти Сәлман Фарси пәкесе берлән бәрәңге арчый!.. - диде дә тагы егъларга тотынды.
         Халык бабайны төрлечә бастырырга теләсә дә, бабай һаман кызганнан-кызды. Ул бөтенләй тилергән кеби булды. Ул, өенә таба барып, йорттагы карчыгыны күреп:
         - Кит, шайтан!... Гөнаһ шомлыгы, Иблис сидеге, пәри ташландыгы, күземә күренмә!.. Талак син, талак син!.. дип кычкырды... Карчык урамга чыгып качты. Бабай аның артыннан ястыгыны, сандыгыны, комганыны, туп уйнаган малай кеби, берсе артыннан берсене ыргыта башлады. Ул тагы егьлады, тагы:
         - Сәлман Фарси, шәфәгать кыл! Карчыгым бәддогасы, карчыгым бәддогасы!.. - дип, халыкка кайгысыны аңлатырга тотынды.
         Ләкин теге карчык тагы йортка керергә өлгерә алмады, ул тагы сикереп торып казыкны күтәрде. Бу юлы сугарга да өлгерде, ләкин карчык качып өлгерде. Ул тагы кызды, тагы кычкыра башлады. Кулындагы пәкесене кысып, тагы әллә ниләр сөйләргә тотынды. Картлар аны бастырыр өчен төрле сүзләр сөйләргә тотындылар. Ул берсене дә ишетмәде.          Менә бердән аның кып-кызыл бите агарды. Ул калтырана башлады. Ап-ак булып авызыннан күбеге агып, һушсыз булып егылды. Хәзрәт килеп Коръән укыганнан соң аның һушы килсә дә, теле ачылмады. Пәкене никадәр алырга теләсәләр дә, кулыннан ычкындырмады. Хәзрәт килгәч, ул күзе берлән әллә нәрсә эзләнә башлады, кунакларга әллә нәрсә әйтергә теләде, ләкин әйтә алмады.
         Өченче көнне хәзрәт, Коръән укып бетереп, янында утырып торганда: «Әти, кунаклар килде!» дип, әтисене чакырып мәхдүм килеп керде. Бабайның күзләре нурланды; ул көлгән кеби булды; әллә нәрсә әйтергә теләгәне беленде, күзе берлән мәхдүмне чакырган кеби булды. Мәхдүм акыртын гына әтисе янына килде. Бабай тагы, күзене әллә нинди мәгънәләр чыгарып, кулыны селкетә башлады. Мең бәла берлән кулыны күтәреп, мәхдүмгә таба төртте. Һәммә кешегә мәхдүмгә пәкесене, үзенчә, иң кыйммәтле мирасыннан - Сәлман Фарси пәкесене бирергә тсләвене аңлатты. Мәхдүм аптырап калды. Хәзрәт алырга кушты. Алды. Бабайның йөзенә көләчлек чыкты. Ул әллә нигә шатланган кеби булды. Тагы бик авыраеп: «Алла...» - диде дә үлде.
         Үзе казыган кабергә иртәгесен бөтен авыл җыелып күмде. Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты. Ике каен бер-берсе берлән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар.
         Көзге ягъмурлы җилдә өйнең сылаганы изрәп, ул да җимерелде. Усал сыерлар, канауны җимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чыкты. Кызыл миләшләрне җыяр өчен бөтен урам малайлары миләшнең ботакларыны сындырып бетергәнгә, ул да икенче елны яфрак ярмады. Корыды.
         Бер ике-өч елдан Сөннәтче бабайның йорты урынында тормыш галәмәтеннән бернәрсә дә калмады. Ләкин зияраттагы ике картайган, черегән, беткән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы яшь ике каен үсте. Алар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде; тавышлы-тынлы, кешеләр аңламый торган тормыш берлән яши башладылар.
         Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды...

         Г.Исхакый «Сөннәтче бабай»




С1-С2 биремнәрен үтәгәндә, 5-10 җөмлә күләмендә эзлекле җавап язуыгыз сорала.

C1 "Сөннәтче бабай" повестенда автор позициясен ачыклагыз. Ул ниди образ-детальләр аша җиткерелә? Мисаллар ярдәмендә җавабыгызны дәлилләгез.

С2 "Сөннәтче бабабй" әсәрендә автор куйган проблемаларны ачыклагыз, алар кайсы авторларның нинди әсәрләре белән аваздаш? Җавабыгызны мисаллар белән дәлилләп языгыз.

БРИ өчен шпаргалка

онытканны искә төшерергә
Кеше образлары
1. төп
2. ярдәмче
3. эпизодик
4. аталучы

Сюжет элементлары
1. пролог
2. экспозиция
3. төенләнеш
4. вакыйгаларүстерелеше
5. перипетияләр
6. кульминация
7. чишелеш
8. эпилог

Иҗат юнәлешләре
1. реализм
2. романтизм
3. модеhнизм

Әдәби алымнар
1. портрет
2. пейзаж
3. әйберләрдөньясы
4. психологизм
5. шартлылык
6. хронотоп

Лексик чаралар
1. синоним
2. антоним
3. омоним
4. сүзуйнату
5. архаизм
6. неологизм
7. гадисөйләмсүзләре
8. жаргон
9. диалектизм
10. һөнәрчелексүзе
11. алынмасүз
12. калька

Стилистик фигуралар
1. рәдиф
2. рефрен
3. амплификация
4. градация
5. янәшәлек
6. инверсия
7. антитеза
8. парадокс
9. риториксорау
10. риторикөндәү
11. риторикэндәш


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz