Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Г.Коләхмәтов "Яшь гомер"

    Инструкция
  1. ”Яшь гомер” драмасында сюжет сызыгы санын билгеләгез.
    ике
    бер
    өч
    дөрес җавап юк

  2. Гали образын тудыруда автор нинди алымга өстенлек биргән?
    тышкы кыяфәт
    психологик анализ
    табигатьне тасвирлау
    әдәби стиль

  3. Зөләйханың әтисе нинди образ төренә керә?
    ярдәмче
    аталучы
    төп
    эпизодик

  4. Йосыф образын тудыруда автор файдаланмаган алым.
    персонаж характеры
    Табигатьне тасвирлау
    табигатьне тасвирлау
    герой яшәгән иҗтимагый тирәлек, җәмгыятькә бәя бирү

  5. Кайраучы, пыялачы образларының төрен билгеләгез.
    төп
    ярдәмче
    эпизодик
    аталучы

  6. Г.Исхакый һәм Г.Камал рецензияләрендә кайсы каһарманга үтә тискәре мөнәсәбәт белдерелә?
    Гали
    Вәли
    Йосыф
    Зөләйха

  7. “Яшь гомер” драмасының тарихи (календарь) вакытын (хронотип) билгеләгез.
    унынчы еллар
    беренче рус инкыйлабы вакыйгалары һәм реакция еллары
    XIX гасырның соңгы унъеллыгы
    дөрес җавап юк

  8. . Г.Коләхмәтовның әдәби тәнкыйть тарафыннан хупланып каршы алынган әсәре.
    “Уалган мол”
    “Ике фикер”
    “Яшь гомер”
    “Ник уйгандым?”

    


Интерактив тест өчен Т.Ш.Гыйлаҗев әзерләгән материаллар файдаланылды.


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz