Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Г.Исхакый "Зөләйха"



Әсәрнең үзенчәлекләре:

- XX гасыр башы милли драматургиясендә сирәк очрый торган фаҗига жанрында язылган;
- XIX гасыр урталарындагы татарларны көчләп чукындыру вакыйгаларын, рус дәүләтенең милли-колониаль изү сәясәтен тасвирлый;
- әсәрнең нигезендә татар халкының яшәеше, язмышы белән бәйле зур иҗтимагый-милли мәгънәгә ия булган, чишелә алмаслык трагик конфликт ята. Үз халкына, ислам диненә җаны-тәне белән бирелгән Зөләйха берүзе патша хакимиятенә, аның чиновникларына, жандармериясенә, христианнарга һәм башка "өстен көчләргә" каршы көрәшкә күтәрелә;
- үзәк герой - көчле, нык ихтыярлы, энергияле, сабыр, үз идеалына соңгы сулышына кадәр тугрылыклы;
- әсәр Зөләйханың үлеме белән тәмамлана, әмма хакыйкать һәм дөреслек өчен корбан булганга, геройның үлеме үкенечле түгел, киресенчә, соклану хисе уята, милли азатлык өчен көрәшкә өнди;
- трагедия татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тасвирлый;
- стиле ислам дине мифологиясенә, фәлсәфәсенә, пәгамбәрләр тарихына, христиан дине атрибутларына мөрәҗәгать итү кебек романтик алымнарга бай.


“Зөләйха” трагедиясенең язылу тарихы

Әсәр 1907 нче елда Чистай төрмәсендә, икенче мәртәбә 1911 нче елда Истамбулда Кандиледә языла. 1912 нче елның гыйнвар башында Петербургта язылып бетә. Беренче мәртәбә Казанда 1917 нче елның 17 нче мартында сәхнәгә куела. 1918 нче елда Мәскәүдә Г.Исхакый аны үз нәширлегендә бастырып чыгара. Димәк, язылып беткәннән соң биш ел үткәч кенә сәхнәгә куела, басылуга алты елдан соң гына ирешә. Мондый тоткарлыкка цензура сәбәпче була. Петербургта татарча яхшы белүче Смирнов дигән карагруһчы цензор татар әдәби әсәрләре басылуына, драма әсәрләренең сәхнәгә куелуына бөтен мөмкинлекләр белән кртәләр куя. “Русларны начар күрсәтә, хөкүмәткә каршы котырта”, - дип бәяли ул. Октябрь инкыйлабыннан соң да “Зөләйха” безнең сәхнәдә озак яшәми. Русларга каршы юнәлдерелгән, ислам динен пропагандалаган әсәр дип, репертуардан төшерелә. “Зөләйха”га “реакцион әсәр” дигән тамга сугыла.


“Зөләйха” трагедиясенең сәхнә тарихы

1917, 17 март – Казанда “Сәйяр” труппасы тарафыннан Г.Кариев режиссёрлыгында Зур драма театры сәхнәдә куела. Зөләйха ролен зур осталык белән Гөлсем Болгарская башкара.
1917, 27 март – спектакль кабатлана. Г.Исхакый үзе дә чакырылып, әсәр тулысы белән куела.
1917, 4 май – “Сәйәр” труппасы “Зөләйха”ны Мәскәүгә алып бара һәм Корш театры сәхнәсендә куя.
1917, ноябрь – бераз үзгәртелеп, Казанда куела.
1918, җәй – “Зөләйха” га композитор Солтан Габәши махсус музыка да язып, “Сәйяр” труппасы спектакльне Идел буе, Кавказ, Төркестан төбәкләренә гастрольләргә алып чыгарга планлаштыра, әмма ният гамәлгә ашмый кала.
1919, июль – Зәйни Солтанов режиссёрлыгында Әстерхан театрында куела. Зөләйха ролен С.Байкина чын мәгънәсендә аңлап башкара.
Чит илләрдә:
1921 – Харбинда
1937 – Токиода
1937 – Темпереда (Финляндия)
Соңгы вакытта “Зөләйха” трагедиясен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәгә куйды. Зөләйха ролен Рузилә Мотыйгуллина башкарды.



Әсәрнең тулы вариантын укыгыз

1 нче пәрдәдә катнашалар:
Зөләйха – Гыймади карт һәм Мәхбүбә карчыкның кызы
Сәлимҗан – Зөләйханың ире, карт белән карчыкның кияве
Кыз балалар – Зөләйха белән Сәлимҗанның балалары
Карчык – Мәхбүбә карчык
Хәзрәт – мулла
2 нче пәрдәдә катнашалар:
Әхмәди, Габдери, Мәрфуга, Зәйнәп, кодача, яшүсмер, бал өләшүче, егет, беренче егет, икенче егет, бер егет, җырчы егет, биюче егет, икенче биюче, өй хуҗасы, яшь килен, кеше, теге кеше, становой, доносчы Әхмәт.
3 нче пәрдә:
Пётр, Габдулла, Әхмздулла, карт урыс, яшь урыс, руслар, марҗа, марҗалар.
4 нче пәрдә:
Кыз – Маруся, Захар (Зөләйханың углы, соңыннан Әхмәт исеме белән катнаша), Рәхмәт фәрештәсе, фәрештәләр, Микаил, Зөләйханың үскән кызлары Фәхриҗамал, Гайниҗамал.
5 нче пәрдә:
Өченче егет, бер яңа кеше, картрак кеше.



Уйланып, фикер туплап килү өчен кайбер мәсьәләләр

1. Г.Исхакый иҗат иткән “Зөләйха” әсәренең жанры. Автор язганча, аны драма дип билгеләү әсәрнең жанр үзенчәлегенә туры киләме?
2. “Зөләйха” әсәрендә гәүдәләнгән чор. Г.Исхакый персонажлар исемлегеннән соң “Вакыйга алтмышынчы елларда” дип язып куя. Кайсы гасырның алтмышынчы еллар икән?
3. Әсшрнең темасы. Теманың әсәр сюжетында чагылу үзенчәлеге.
4. Зөләйха образының идея-эстетик йөкләмәсе. Шундый катлаулы, авыр фаҗигаләрне автор хатын-кыз образына, аның Зөләйха исемлесенә йөкләвенә нинди аңлатмалар биреп булыр иде.
5. Әсәрдә автор образы. Г.Исхакый үз омтылыш, фикер-кисәтүләрен бигрәк тә кайсы образ һәм күренешләрдә чагылдыра?
6. Образлар системасы. Әсәрдә, беренче карашка, кеше образлары ике дошман лагерьга бүленеп бирелгән кебек: русларга, татарларга. Моннан нинди нәтиҗәләр, шул исәптән ялгыш нәтиҗәләр дә ясарга була? Безнең нәтиҗәгә әсәрдән нинди дәлилләр табып булыр иде?

Д.Заһидуллина буенча.


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-09-24 12:10:52 Клара: Гөлназ! Бик зур рәхмәт сезгә! Укучыларым да, үзем дә сайтыгыздагы материаллардан даими файдаланам. Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калам.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz