Мирхәйдәр Фәйзи – табигать гүзәллеге, саф хисләр һәм олы мәхәббәт җырчысы, хыялга бай күңелле булып, күбрәк рухи тормыш белән яшәгән, халык арасында гаять зур культура-агарту эшләре алып барган, кеше бәхетенә дошман булган җәгыять тәртипләренә сәнгатьчә осталык белән үз хөкемен чыгарган, татар әдәбиятында музыкаль драма жанрына нигез салучыларның берсе, “Галиябану” әсәренең авторы.
Әдәбиятка килү юлының башка татар язучылары үткән юлга охшаш яклары:
- абыстайдан сабак ала;
- шәһәр мәдрәсәсендә укый;
- мәдрәсәдәге укыту сыйфаты һәм андагы тәртипләр белән килешми;
- әдәбият белән кызыксына;
- рус әдәбиятын өйрәнә;
- шигырьдән башлап, төрле жанрда иҗат итеп карый;
- туган як табигате һәм туган халкына мәхәббәт;
- искиткеч эшчәнлек һ.б.
Тормыш юлы һәм иҗатында башка язучылар үткән юлдан аерып торган яклары:
- физик тормыштан бигрәк, рухи тормыш белән яши;
- тумыштан сизгер йөрәкле, нечкә табигатьле, нечкә зәвыклы, “хыялый” күңелле кеше;
- киң дөньядан шактый аерылган хәлдә, чагыштырмача бай һәм тату гаиләдә табигать кочагында үсә һәм дөньяны матур итеп күрергә тели, аннан матурлык һәм гармония эзли;
- уңай геройларны артык идеаллаштырып бирә;
- пьесаларында романтизм һәм сентиментализм өстенлек итә;
- еллар үтеп, тәҗрибәсе арта барган саен, тормышта булган фаҗигаләрнең социаль сәбәпләрен эзләргә тырыша.
1. М.Фәйзи – публицист: 1907 елда мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйтьләп язган мәкалә. “Аның белән мин” дигән публицистик очерк.
2. М.Фәйзи – романтик шагыйрь: аерым басылган шигырьләре, “Яшь күңел” (1913), “Минем шигырьләрем” (1912) исемле шигырь җыентыклары. Лирик герое нечкә күңелле, моңлы, маурлыкка гашыйк. Авыл табигатенә, кешеләрнең физик ныклыгына, рухи сафлыгына, табигыйлегенә, хезмәт романтикасына дан җырлаган шигырьләре: “Хәйран булам” (1912), “Чәчәк җыры” (1912), “Табигать манзарасы” (1912), “Җәйге төн” (1915), “Гыйшык” (1912), “Егетләр” (1912), “Чын дуст” (1912), “Дустым өчен (Фәлән)” (1912), “Печән чапканда” (1915) һ.б. “Габдулла әфәнде Тукаев намына” әсәрендә шигъри остазы Тукайның романтик образын иҗат итә, аны халыкка, милләткә хезмәт итүнең идеалы буларак гәүдәләндерә. Экзистенциаль мотивлар - “Соңгы теләк”, “Бәхет” (1912), “Зарлану”, “Бәхет кайда?” (1912), “Үз иркемә куй” (1912) кебек шигырьләрдә.
3. М.Фәйзи – фольклорчы: халык җырларын теоретик яктан өйрәнүгә омтылыш ясый, тематик яктан төркемләп, “Халык җырлары” (1915) исемле җыентык бастырып чыгара.
4. М.Фәйзи – прозаик: “Табигать серләре”, “Бергәләшеп”, “Еламыйм”, “Сәрвиназ” һ.б. хикәяләр.
5. М.Фәйзи – драма остасы: “Татар туе” (1905), “Ике Хәсән” (1909), “Чәчәкләр арасында”, “Бизәнү”, “Яшьләр алдатмыйлар” (1911), “Кызганыч” (1913), “Тәкъдирнең шаяруы” (1913), “Авыл бәйрәме” (1915), “Галиябану” (1916), “Асылъяр”, “Ак калфак”, “Урал суы буенда”, “Кызыл йолдыз” һ.б.
1. М.Фәйзи яшьлеккә, табигвтькә, тормышка, туган илгә гашыйк.
2. Иҗатында төп лейтмотив – мәхәббәт.
3. Халык поэзиясен иҗади файдалануда Тукай традициясен дәвам иттергән М.Фәйзи үзенең шагыйрьлек һәм драматурглык талантының аерылгысыз булуы белән татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып тора.
4. Барлык драмалары да диярлек халык поэзиясе рухындагы җырлар белән сугарылган.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |