Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Галиәсгар Камал
(1879 - 1933)

Биографиясе
Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты

Г.Камалның эшчәнлеге татар театрын тудыру һәм аның репертуарын булдыру белән тыгыз бәйләнгән.
Г.Камал кечкенәдән үк курчак театрына, циркка йөрергә бик яраткан. Үсә төшкәч, Казандагы рус театрына йөргән. Татар һәм рус телендә язылган пьесаларны күп укыган һәм аның үзендә дә иҗат итү теләге уянган.
19 яшендә Г.Камал (1898 нче елда) беренче әсәрләрен – “Бәхетсез егет” һәм “Өч бәдбәхет” драмаларын яза.
1905 нче елгы инкыйлаб Г.Камалның культура эшчәнлеге һәм иҗаты киңәүгә зур этәргеч була. Революция татарфыннан яулап алынган сүз, матбугат ирегеннән файдаланып, алдынгы яшьләр татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертәләр: татарча газета-журналлар чыга башлый, татар театры оештырыла. 1906 нчы елда Казанда беренче мәртәбә спектакль куела. Г.Камалның төрекчәдән тәрҗемә иткән “Кызганыч бала” исемле пьесасы уйнала.
Г.Камал бу спектакльне хәзерләүдә актив катнаша: үз кулы белән афишалар яза, “Мәгариф” китапханәсе аркылы билетлар сата.
Халык өчен спектакльләр куела башлау Г.Камалда пьесалар язу дәрте уята. 1907 нче елда ул “Бәхетсез егет”нең яңа редакциясен эшли, 1908 нче елны “Беренче театр”ны, 1909 нчы елда “Бүләк өчен” комедияләрен бастыра.
Г.Камал драматург кына булып калмады, театрны оештыручыларның да берсе иде. Габдулла Кариев төзегән “Сәйяр” труппасына спектакльләр кую өчен рөхсәт алу, акча табу, режиссёрлык итү, декорацияләр ясау – барысы да аның өстенә төшә. “Татар театрын нигезләүдә, әсәрем белән генә түгел, киемнәрем, уеннарым белән дә күп ярдәм иткән идем”, - диюендә автор бик хаклы.
1910 нчы елда “Шәрык” клубы ачыла. Г.Камал, Г.Коләхметов (клубның старшиналары) инициативасы белән артистларга айлык хезмәт хакы билгеләнә.
1910 нчы елда Г.Камал “Уйнаш” пьесасын язып тәмамлый һәм үз режиссёрлыгында сәхнәгә куя. 1912 нче елда “Банкрот”, “Дәҗҗал”, 1913 нче елда “Кайниш”, “Безнең шәһәрнең серләре” комедияләрен иҗат итә.


Тормыш юлы-иҗатының тарихи-әдәби вакыйгалар белән тәңгәллек таблицасы

Дата

Тарихи һәм әдәби вакыйгалар

Тормыш юлы һәм иҗаты фактлары

1878

 

Г.Камал туа.

1900

 

“Бәхетсез егет” басылып чыга, мәдрәсәне тәмамлый.

1901 – 1905

 

“Мәгариф китапханәсе” исемле китап бастыру һәм тарату ширкәтендә эшли.

1905

Манифест игълан ителә, татарча газета-журналлар басыла башлый.

“Казан мөхбире” газетасында эшли, “Азат” газетасы ача, “Азат халык” исемле газетада эшли.

1905 – 1906

Инкыйлаби күтәрелеш еллар. Казанда татарча театр уйнала.

Шигырьләр яза, “Беренче театр” комедиясен иҗат итә, “Бәхетсез егет” драмасын яңадан эшли.

1907 – 1909

Реакция еллары, “Яшен” журналы нәшер ителә.

“Яшен” журналында эшли, “Бүләк өчен”, “Беренче театр” комедияләрен бастырып чыгара.

1910

“Ялт-йолт” журналы, “Шәрык” клубы ачыла.

“Ялт-йолт” журналында эшли, “Уйнаш” әсәрен язып бетерә.

1911

Реакция еллары тәмамлана.

“Безнең шәһәрнең серләре” комедиясен яза, “Банкрот” әсәре басылып чыга.

1912

 

“Дәҗҗал” әсәре басылып чыга.

1917

Октябрь инкыйлабы була.

“Кызыл байрак”, “Эшче” кебек газеталарда эшли.

1919

 

Труппада артист.

1921

 

“Хафизәләм, иркәм”, “Өч тормыш”, “Күзсез мастерлар”, “Ахырзаман” әсәрләрен яза.

1933

 

Г.Камал вафат була.

1939

Татар дәүләт академия театрына аның исеме бирелә.

 

Сез беләсезме?

Г.Камал Н.В.Гогольнең “Ревизор”, А.Н.Островскийның “Гроза”, А.М.Горькийның “На дне” Мольерның “Скупой” исемле пьесаларын татар теленә тәрҗемә иткән.
Г.Камал комедияләрендәге типик образларга мисал итеп, “Беренче театр”дан – Хәмзә байны, “Бүләк өчен”нән - Хәмидәне, “Банкрот”тан - Сираҗетдинны, “Безнең шәһәрнең серләре”ннән шкафчы Әхмәтҗанны алырга мөмкин.

Сюжет, тема, образлар охшашлыгы турында.
А.Н.Островский һәм Г.Камал иҗаты купецлар темасы белән охшаш. Г.Камалның “Банкрот” һәм А.Н.Островскийның “Свои люди – сочтемся” дигән комедияләре сюжеты һәм төзелеше белән бер-берсенә охшаган, әмма монда кабатлау юк, охшашлык кына бар. Мәсәлән, Большов белән Туктагаев арасында охшашлык зур, ләкин Сираҗетдин Большовның күләгәсе түгел, ул промышленность чоры купецы һәм Большовтан хәйләкәррәк. “Бүләк өчен”дәге Мәхүпҗамал Н.В.Гогольнең “Женитьба”сындагы Фекланы, А.Н.Островскийның “Свои люди – сочтёмся”дагы Устинья Наумованы хәтерләтә. Г.Камал “Бәхетсез егет”нең икенче вариантын эшләгәндә, М.Горькийның “Тормыш төбендә” әсәрендәге образларны хәтерләткән персонажларны тудыра.Мәсәлән, Камали образына драматург М.Горький пьесаларыннан җырлар да ала.

Фәнни-тикшеренү эшләре өчен темалар

1. Г.Камал һәм Г.Тукай.
2. Г.Камал иҗатында татар-төрек әдәби багланышлары мәсьәләсе (“Бәхетсез егет”, “Кызганыч бала”, “Күгәргән алтыннар” һ.б.).
3. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясендәхатын-кыз типлары.
4. Г.Камал комедияләрендә конфликт үзенчәлеге (”Беренче театр”, ”Банкрот”).
5. “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясенең сюжеты, композициясе, аның чагылдыру объекты.
6. Г.Камалның “Банкрот” пьесасында көлү объект һәм алымнары.
7. Г.Камалның “Уйнаш” драмасында Сәрбиҗамал фаҗигасе.
8. Г.Камалның “Бәхетсез егет” драмасында иҗат принциплары һәм алымнары.
9. Г.Камалның “Бүләк өчен” комедиясендә Габдуллаҗан һәм Әхмәтҗан образлары.
10. Г.Камал комедияләрендә көлке тудырган чаралар.

Г.Камал иҗатын өйрәнү өчен өстәмә әдәбият

Әдәби текстлар

1. Камал Г. Г. Әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.
Т.1. Пьесалар. – 1978. – 405 б.
Т.2. Пьесалар. Эстрада әсәрләре. Шигырьләр. – 1979. – 542 б.
Т.3. Хикәяләр, мәкаләләр, рецензияләр, истәлекләр (1900 – 1933). – 1981. – 414 б.
2. Камал Г. Г. Сайланма әсәрләр. - Казан: Татар. кит. нәшр.,2004. – 302 б.
3. Г. Камал "Бәдәвам", "Башмак көе"
4. Г. Камал "Безнең шәһәрнең серләре"
5. Г. Камал "Беренче театр"
6. Г. Камал "Кайниш"

Тормыш юлы һәм иҗаты турына

1. Әхмәдуллин А.Г. Татар драматургиясенең атасы // Дөреслеккә ирешү юлында: Мәкаләләр җыентыгы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 178. – 184 б.
2. Гайнуллин М.Х. Галиәсгар Камал (1879 – 1933). - Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 40 б.
3. Гыйлаҗев Т.Ш. Галиәсгар Камалның башлангыч чор драматургиясе: традицияләр һәм бәйләнешләр (Әдипнең тууына 125 ел тулу уңае белән) // Әдәби мирас: тарих һәм заман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 154 – 161 б.
4. Нуруллин И.З. ХХ йөз башы . - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 383 – 401 б.
5. Мәһдиев М.С. Г.Камал – журналист // Әдәбият һәм чынбарлык . - Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 68 – 80 б.
6. Мәхмүтов Һ.К., Илялова И.И., Гыйззәт Б.Н. Октябрьгә кадәрге татар театры. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 399 б.
7. Халит Г.М. Башбаштаклык һәм томаналык көлкесе (Галиәсгар Камал комедияләрендә характерлар) // Кешегә һәм чынбарлыкка мәхәббәт белән. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 30 – 50 б.
8. Хамматов Ш. Ихлас хезмәте бар // Әйдә, халыкка хезмәткә. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 117 – 131 б.
9. Г. Камал иҗаты һәм татар драматургиясе үсешенең кайбер үзенчәлекләре (Т. Миңнуллин)
10. Г. Камал һәм ХХ йөз башы татар матбугаты (Р. Әмирхан)
11. Татар әдәбияты тарихында Г. Камалның урыны (А. Әхмәдуллин)
12. Халык драматургы (М.Г. Арсланов)
13. Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты
14. Милләтне кайгыртып



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz