Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Без Тукайны беләбезме? - 2

Сәхифә өчен Зөфәр Рәмиев төзегән тестлар файдаланылды.     Инструкция

  1. Тукайны татар шагыйрьләре арасында өченче урынга гына куйган кеше?
    Риза Фәхретдинов
    Закир Рәмиев
    Сәгыйть Рәмиев
    Галимҗан Ибраһимов

  2. Тукайны беренче мәртәбә халык шагыйре дип атаган әдип?
    Җамал Вәлиди
    Гали Рәхим
    Фатих Әмирхан
    Галиәсгар Камал

  3. Кем Тукай турында поэма язмаган?
    Сибгат Хәким
    Муса Җәлил
    Мөдәррис Әгъләмов
    Илдар Юзеев

  4. Бөтенесе дә Тукай чоры прозаикларымы?
    Фатих Әмирхан
    Шәриф Камал
    Заһир Бигиев
    Галимҗан Ибраһимов

  5. Тукайның кемгә язган хатлары күбрәк сакланган?
    Сәгыйть Рәмиев
    Мәҗит Гафури
    Фатих Әмирхан
    Сәгыйть Сүнчәләй

  6. Тукайны "татар галәменең иң оста юмористы диясем килә". Бу кем сүзләре?
    Галиәсгар Камал
    Җамал Вәлиди
    Фатих Әмирхан
    Гафур Коләхметов

  7. Кайсы шигъри җыентык Тукайныкы түгел?
    "Җуаныч"
    "Милли шигырьләр"
    "Энҗе бөртекләре"
    "Яшен ташлары"

  8. "Тукай маршы"н кем иҗат иткән?
    Солтан Габәши
    Заһидулла Яруллин
    Фәттах Латыйпов
    Газиз Әлмөхәммәтов

  9. 1914 елда чыккан "Габдулла Тукаев мәҗмугаи асәре"нә кереш мәкалә язган тәнкыйтьче кем?
    Гали Рәхим
    Фатих Әмирхан
    Җамал Вәлиди
    Фатих Сәйфи-Казанлы

  10. Тукай әсәрләренең өчтомлыгын кем төзеп чыгарган?
    Фәтхи Бурнаш
    Фатих Сәйфи-Казанлы
    Хәй Хисмәтуллин
    Гомәр Гали

  11. "Тукай" романының авторы?
    Кави Нәҗми
    Әхмәт Фәйзи
    Габдрахман Әпсәләмов
    Әмирхан Еники

  12. "Шүрәле" балетының авторы кем?
    Заһит Хәбибуллин
    Фәрит Яруллин
    Нәҗип Җиһанов
    Әнвәр Бакиров

  13. Тукай турында роман яки повесть язмаган әдип
    Рөстәм Вәлиев
    Әхмәт Фәйзи
    Ибраһим Нуруллин
    Габдрахман Әпсәләмов

  14. Тукай турында пьеса язмаган драматург
    Риза Ишморат
    Туфан Миңнуллин
    Әхмәт Фәйзи
    Кәрим Тинчурин

  15. Тукай исемендәге премия кайчан булдырылды?
    1960 елда
    1958 елда
    1966 елда
    1986 елда

  16. Тукай районы Татарстан Республикасының кайсы тарафында?
    Казан артында
    Тау ягында
    Чулман аръягында
    Әлмәт төбәгендә

    


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz