Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Г.Коләхмәтов "Уалган мол"

Әсәрнең эчтәлеге белән мөстәкыйль танышыгыз һәм сорауларга җаваплар әзерләгез.

1. Әсәрнең кыскача эчтәлеген нинди эзлеклелектә биреп булыр иде? (Сюжет планын төзегез)
2. Образлар бирелешендә нинди кызыклы үзенчәлеккә игътибар иттегез? Анда нинди символик образлар катнаша?
3. Символик диңгез (яшь дулкыннар, карт дулкыннар, ташлар, таш койма – мол, кара төн, усал кеше) образына нинди мәгънә салынган? Алар нәрсәне белдерәләр?
4. Диңгезгә ташланган ташларның дулкыннар тарафыннан шатланып, ә давыл һәм өермә тарафыннан кайгырып каршы алынуы нәрсәне аңлата?
5. Дулкыннанрның куркынычны аңлап алып, куркуга калганнарын күрсәткән юлларны сайлап укыгыз. Сез бу юлларга нинди аңлатмалар бирер идегез?
6. Яшь дулкыннанрның үсү, ныгу этапларын әсәрдән билгеләп үтегез. Бу нинди чынбарлыкка туры килә?
7. Әсәрдә күп урыннын психологик кичерешләр ала, шуларны табыгыз, аеруча характерлы сүзләрне кычкырып укыгыз (җырлау, көйләү, көлү, кайгыру, назалану, уйлау, шатлану, чырай сыту, авыру улавы, ыңгырашу, җан ачуы, улау, елау, уйлану, үч алу гайрәте һ.б.). Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше турында бу алым ни сөйли?
8. Әсәрдә фигыльләрнең кулланылуына игътибар итегез. Вакыйгаларның кискенләшә баруын күрсәтүдә, әсрнең идея эчтәлеген ачуда аларның әһәмияте нәрсәдә?
9. Молны төзетүче кешегә, җимерелгән молга карата автор кулланган эпитетларны табыгыз һәм образларны ачуда аларның ролен билгеләгез.
10. “Колагыма ерактагы давылнынң тавышы ишетелгән кеби була” фразасының идея йөкләмәсен ачыклагыз.
11. “Уалган мол” әсәренең төп идеясе нидән гыйбарәт?

Сәхифәдә С.Г.Исмәгыйлеваның методик киңәшләре файдаланылды.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz