ГАЛИҖӘНАП КИТАП!
2012 нче елда - Лейпцигта дөнья күргән татарча беренче басма китапка 400 ел (1612)

Китап ничек барлыкка килгән?

Борынгы заманнардан, язма һәм басма китаплар булганчы ук инде, кешеләр әдәби әсәрләр белән таныш булганнар. Әле укый да, яза да белмәгәндә, кешеләр үз белемнәрен хәтерләрендә саклаганнар. Халык тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр телдән-телгә күчеп сөйләнгән, шул рәвешчә, кешедән-кешегә, буыннан-буынга күчә килгән. Хикәятләр, риваятьләр, легенда, миф, дастан, бәетләрне яттан сөйләүче аерым кешеләр дә булган. Аларны бездә “хикәятче”, “чичән” (“чәчән”), “бәетче”, кайбер халыкларда “аяклы китап” (“человек-книга”), ә борынгы грекларда “аэд” дип йөрткәннәр. Димәк, беренче китап ролен кеше үзе башкарган. Россиядә былиналар (үткәнне сөйләү), әкиятләр жанры шулай телдән сөйләнгән. Ә бездә, татарларда, бәетләр, дастаннар, мөнәҗәтләр, әкиятләр, телдән-телгә сөйләнеп, безнең көннәргә язма хәлендә килеп җиткәннәр.
Язу барлыкка килгәнче, кешеләр истә тотуның һәм хәбәрләшүнең төрле юлларын кулланганнар. Шуларның берсе “төенле хат” булган. Ул “кипу” дип аталган. Юан бауга төрле төстәге, төрле озынлыктагы җепләр бәйләнә, шул җепләргә төеннәр төйниләр дә бауга бәйлиләр. Җептә никадәр төен булса, шулкадәр хәбәр бар дигән сүз. Кара төен – үлем, ак төен – тынычлык, яшел төен икмәкне аңлата. Буялмаган төен санны аңлата: гади төен – унлыкны, ике төен – йөзлекне һ.б.
Төенле язуны соңрак рәсемле язу алмаштыра. Аны уку бик катлаулы була. Рәсемнәрне хәтта кеше тәненә дә ясый торган булалар. Татуировкалар шуннан калган да инде. Бизәкләр җиңү, походлар санын, көчен һ.б. ны аңлаткан. Соңрак язу барлыкка килгәндә дә әле язарга кәгазь булмый.
Бездә каен тузына тимер яки өчлы сөяк белән яза башлыйлар. Көпшә сыман итеп төрелгән беренче китаплар шулай барлыкка килә. Соңрак, аны эшкәртергә өйрәнеп, китаплар ясыйлар.
Ә менә Борынгы Римда, берничә юка тактаны шомартып, уртасына балавыз агызып, шул каткан балавызга корыч таяк белән язганнар. Такталарга ике почмактан тишек ясап, шнур белән теркәп куйганнар.
Борынгы Ассириядә “китап-плиткалар” уйлап табыла. Алар йомшак кызыл балчыктан ясала. Билгеләр ясалганнан соң, чүлмәкче аны мичтә киптерә. Шулай итеп, плитәдән ясалган китаплардан зур китапханәләр барлыкка килә.
Борынгы Мисырда кешеләр “китап-тасма”лардан файдаланганнар. Алар папирус дигән үсемлектән эшләнгән. Папирусны бөгәргә ярамый, ул тиз сынучан, шуңа күрә китапларны төргәк формасында саклаганнар.
Соңрак, кәҗә, сарык, бозау тиресеннән ясалган китаплар барлыкка килә. Бу тире “пергамент” дип атала. Безнең эрага кадәр үк Кече Азиядә язу өчен тирене Пергам шәһәрендә эшкәртә башлыйлар. Тирене хлорлы известь белән агарталар, кысага тарттыралар, як-якларын тигезләп кисәләр. Аңа кош каурые белән язалар. Андый китапларның тышлыгын тактадан ясыйлар, ул тире тарттырып тышлана. Кыйммәтле металл һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бу китаплар бик авыр булалар һәм бик кыйммәт торалар. Кешеләр урламасын өчен, аларны тимер чылбырлар белән баганаларга беркетеп куйганнар.
Кәгазь яңа эраның 105 нче елында Кытайда Цай Лунь исемле кеше тарафыннан уйлап табыла.
Дөньядагы беренче басма китап XI йөздә Кытайда басылып чыга, 1445 нче елдан башлап, бөтен Европага тарала. Россиядә беренче басма китап 1564 нче елда Иван Федоров типографиясендә басыла. Ул “Апостол” була.

Татар басма китабы

Татар телендә басылган беренче китап гарәп хәрефләре белән 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә чыга. Басма дүрт өлештән торып, беренче бүлеге татар телендә кулланыла торган гарәп язуын аңлатуга багышланган. Икенче бүлек – грамматика, өченчесе – синтаксиска багышлана, дүртенче бүлек татарча-латинча сүзлектән тора. Икенче бер кызыклы китап 1618 нче елда Львов шәһәрендә әрмән хәрефләре белән басылган. Әмма аны әле татар китабы дип танымыйлар.
Россиядә басылып чыккан беренче татар китабы – Петр I “Манифест”ы. Мәгълүм булганча, 1722 нче елда Петр I Иранга яу белән чыга. Аның гаскәрендә татарлар бик күп була. Патша “Манифест”ын тәрҗемә итү һәм бастыру эше чыгышы белән Кырым татары булган Дмитрий Кантимерга тапшырыла. Бу китап 1722 нче елның 15 июлендә Әстерханда каекка урнаштырылган поход типографиясендә басыла.

Татар кулъязма китабы

Россиядә татар кулъязмаларын махсус туплау һәм өйрәнү эше 18 гасырның беренче чирегендә үк башлана. Бу эштә татар зыялылары һәм мәгърифәтчеләре белән беррәттән башка милләт миссионерлары һәм галимнәре актив катнашкан. Татар кулъязмаларын туплау һәм өйрәнү эшенә Габдрәхим Утыз Имәни (1754-1834), Ибраһим Хәлфин (1778-1829), Хөсәен Әмирханов (1816-1893), Шиһабетдин Мәрҗәни (1818-1889), Хөсәен Фәезханов (1828-1866), Галимҗан Баруди (1857-1921), Ризаэтдин Фәхретдинов, Нигъмәтулла Кармашев һәм башка язучылар, галимнәр, дин эшлеклеләре керешәләр. Шулай ук И.Н. Березин, А.Казембек, В.Вельяминов-Зернов, Н.Ильминский һ.б галимнәр бу эштә күп хезмәт куялар. Әлеге галимнәр, кулъязма китапларны эзләп, табып, туплап, еш кына борынгы язма истәлекләрне текстологик яктан тикшереп, эшкәртеп, чордашларына аңлаешлы телдә бастырып та чыгарганнар. Татар кулъязма китабы хәзинәләре төрле географик киңлекләрдә урнашкан: Казан, Петербург, Мәскәү, Ташкент, Алма-Ата, Уфа, Баку, Истанбул, Париж, Берлин кебек шәһәрләрнең фәнни китапханәләрендә сакланалар.

Язу карасы

Борынгы кулъязма китапларны күчереп, саклап тоткан әби-бабаларыбыз язу карасын чәй карасыннан, корымнан, имән каерысыннан, суган кабыгыннан, зирек агачы кабыгыннан һ.б. органик әйберләрдән ясалган дип сөйлиләр. Шулай ук Кытайдан китерелгән кытай тушеның да яхшы сыйфатлы булуы билгеле. Караны нәрсәдән эшләнгән булуына карап, аның составы һәм төсе үзгәргән. Мәсәлән, суган кабыгыннан кайнатып ясалган кара - кызгылт көрән төстә, шомырттан кайнатылганы - миләүшә төсендә, яшь тал кабыгыннан ясалганы яшькелт төстә булган. Гомумән, төрле агач каерылары һәм үсемлекләрдән кайнатып ясалган каралар киң таралган була. Россиядә, 19 нчы гасырга кергәч, химик ысул белән, кислота кушып ясалган каралар тарала башлый. Ләкин аларның сыйфатлары начар була һәм андый кара белән язылган текст та начар саклана, чөнки кислота кәгазьне акрынлап яндыра бара һәм хәрефләр урынында тишекләр барлыкка килә. Органик каралар белән язылган текстлар исә тишелми һәм яхшы шартларда якынча 800-900 еллап сакланырга мөмкин. Шулай ук киновар исемле кызыл төстәге терекөмештән ясалган каралар профессиональ китап күчерүчеләр тарафыннан еш кулланылган. Кулъязма китапларда киновар белән бүлек исемнәрен, аерым сүзләрне, бит саннарын язганнар. Сирәк кенә булса да, кулъязма битләрендә кара ясау рецептлары очрый. Мәсәлән, 1813 нче елда Казан артындагы Кавал авылы мәдрәсәсендә күчерелгән кулъязманың беренче битендә «Кара ясамак бәяны» бирелгән: «биш мыскал самих, ике мыскал ярым мази, бер мыскал кяүкфариз, кырык биш мыскал су». Бу рецептта искә алынган самих – кара ясау өчен кулланыла торган агач яфракларын, каерыларын, мази – майны, күкфариз бакыр купоросны аңлата. Хаттатлар караны балчыктан яндырып эшләнгән махсус кечкенә савытка салып саклаганнар. Савытның авызы тар булып, кара түгелүдән саклаган. Каләм күркә, каз, аккош каурыйларыннан, камыш сабакларыннан ясалган. 18 нче гасыр ахырыннан татарлар арасында корыч каләмнәр тарала башлый. Аларны куллану тагын да нечкә сызыклар язырга мөмкинлек биргән.

Кулъязма битләрен хәзерләү

Күчерелергә тиешле әсәр хаттат (күчереп язучы) каршында ләүхә дип аталган җиһаз өстенә куелган. Хаттат, китапның күләмен чамалап, үзенә кирәк кадәрле кәгазь хәзерләгән. Кулъязма китапка тотылган кәгазь күләме табак дигән берәмлекләр белән үлчәнгән. Хаттат иң элек битләр зурлыгында кәгазьләр хәзерләгән һәм шул ук зурлыкта трафарет эшләгән. Әлеге трафаретка китап битләренең кырлары киңлеге, бер биттәге юллар саны, юллар арысындагы интервалның киңлеге турында исәпләүләр ясалгач, трафарет битенә булачак язу юллары санынча, тиешле киңлектә юллар калдырып, җепләр тарттырып куелган.Ул җепләр дүрт яктан да кысага алынган. Шул трафаретны языласы кәгазьнең астына тәңгәл китереп куеп, кәгазь өстеннән кул белән басып ышкыгач, кәгазь битендә юллар рәвешендә җеп эзләре калган. Күчерелгән битләрнең өске якларына уртадан яки уң һәм сул почмакларыннан гарәп саннары белән тәртип номерлары сугылган. Бит саннары сугылмаганда, биттәге соңгы юл астына төшеп, алдагы битнең беренче юлындагы беренче сүз язып куелган. Әлеге төшереп язылган сүзләр – кустодлар дип атала. Кулъязма китапларның кырлары киң итеп калдырылган. Аларда күчергән вакытта төшеп калган юллар, сүзләр, төрле хаталар күрсәтелгән. Фәнни-фәлсәфи әсәрләр булганда төрле кешеләрнең текстка карата фикерләре язылган. Шулай ук буш урыннарга китап иясе өчен мөһим булган көнкүреш хәлләре, аласы һәм бирәсе бурычлары, аерым вакыйгаларга бәйле даталар һ.б. хәбәрләр теркәлгән. Оста каллиграфлар күчергән кулъязма битләрендә текст алтынланган кысалар эченә урнаштырылган. Андый кысаларның тышкы як-якларына алтын йөгертелгән декоратив бизәк үрнәкләре төшерелгән, сирәк кенә чәчәк сурәтләре ясалган. Китапның ахырында автор яки күчерүченең исемнәре, китап күчерелгән торак урыны, мәдрәсәнең, укыткан остазның исемнәре, китапны язып яки күчереп төгәлләнү вакыты күрсәтелгән.

Кулъязма китапны төпләү

Әсәр язылып беткәч, кәгазьләрне бер-берсенә беркетү эшенә керешкәннәр. Кәгазьләрне башта эрерәк көлтәләр тәшкил иткән брошюраларга теккәннәр, брошюралар берничә булса, аларны бер төпкә чүпрәк ярдәмендә беркеткәннәр. Китаплар бик калын булса, аларның төбенә китап калынлыгы озынлыгында, 6-7 мм юанлыгында киселгән таякчыклар куеп, брошюраларны шул таякчыкларга нык тамбур җепләр ярдәмендә бәйләп беркеткәннәр. Андый таякчыклар китапның зурлыгына карап 4-5 кә кадәр куелган. Шулай итеп ныгыткач, аларга тышлыкны беркетү өчен чүпрәкләр тегелгән. Китап төпләү эшен шәһәрләрдә аерым профессиональ осталар башкарган. Мәсәлән, атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз китапларын үзе төпләгән. Китап төпләү эшен аерым хәлфәләр, шәкертләр дә башкарган. 1800 нче елдан татар типографиясе эшли башлагач, китап төпләү эше махсус кешеләр тарафыннан башкарылган.

Татар кулъязма китабының тышлыклары

Татар кулъязма китабының тышлыклары күп төрле була:
1) Традицион, борынгыдан килгән стандарт рәвештә, күннән эшләнгән тышлыклар. Күнгә стандарт орнамент эшләнгән. Күннең өслеге гадәттә сыек яшел, коңгырт төсләргә буялган. Тышлыкка басма ысул белән бизәкләр төшерелгән. Орнаментның түгәрәкләренә китап төпләүченең исеме язылган. Китап төпләүчеләр затлы тышлы китапларга, укылмаган чакта ачылып тормасын дип, җиздән, көмештән эшләнгән каптырмалар да куйганнар.
2) Берничә кат кәгазьне ябыштырып, картоннан эшләнгән тышлыклар. Андый тышлыкларны өстәмә рәвештә матур тукыма сүрү эченә тыгып, тегеп куйганнар. Мондый китаплар пөхтә хәлдә озаграк сакланган. Китап тышлыгы өчен ак киндер, чәчәкле ситцылар да файдаланылган.
3) Тышлык өчен 4-5 мм калынлыгында нараттан, чыршыдан, каеннан эшләнгән, китап форматында киселгән такталар файдаланылган. Такталар төпкә күн яки киндер чүпрәк кисәкләре ярдәмендә беркетелгән. Әгәр такта тышлык ярылса, анда тишекләр тишеп җепләр белән берничә урыннан ныгытып, бәйләп куйганнар.
4) Ярлырак кешеләр иске кулъязма яки кирәкмәгән кәгазь кисәкләрен бодай камыры белән бер-берсенә ябыштырып катыргы ясаганнар да катыргыдан тышлык ясап куйганнар. Тышлык катыргысында борынгы әдәби ядкарьләренең сәхифәләрен дә очратырга була. Мәсәлән, «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 18 нче йөздә күчерелгән берничә бите катыргы тышлык эченнән табылган. Катыргы тышлыклар өстенә дә еш кына тукыма сүрүләр кидерелгән. Борынгы татар мәдәнияте чәчәк аткан дәверләрдә китапларның тышлыклары кыйммәтле металлардан эшләнгән, орнамент төшерелеп, матур таш кисәкләре белән бизәлгән. Миниатюр «Коръән» китапларын йөртер өчен бизәкләп алтын-көмешләрдән эшләнгән тартмачыклар да ясалган. Татар кулъязма китаплары буыннан буынга, әнисеннән кызына илдән илгә мирас булып, бүләк, мал рәвешендә күчеп йөргәннәр. Әлеге фактларны кулъязмалар кырыйларында сакланган кыска язмалар раслап тора. Алар гарәп графикасында иске татар әдәби телендә, төрле кешеләр тарафыннан язылган. Татарның иске кулъязма китапларны, ихтыяҗ булганда, шәкертләр, хәлфәләр, имамнардан сатып алырга мөмкин булган. Вакыт үтү белән, кулъязма китаплар мәдрәсә яки мәчет чормаларына куелган. 19 нчы гасыр ахырында татар типографияләренең күпләп эшли башлавы басма китапның таралуына китерә, кулдан китап күчереп язу очраклары нык кими, ләкин бөтенләй югалмый.

Китап барлыкка килсен өчен никадәр хезмәт куелганын әлеге видеоязмалардан карап белерсез







Без китап яратабыз!

М.Әхмәтҗанов "Әнием канатлары"


Презентация авторы: Мөслим урта мәктәбенең 4нче Б сыйныфы укучысы Җәлилова Зөлфия Ринат кызы. 2011 ел.



Сез беләсезме?

1. Дөньядагы иң зур китап – Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш "битләре”нең киңлеге 40 метр.
2. Кәгазьгә басылган иң калын китап – 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана.
3. Ә иң бәләкәй китап – Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы – 1,4мм, ул 20 биттән тора.
4. Лондон шәһәренең "Фойлз” китап кибете басма продукциясенең күплеге белән дан тота. Китап киштәләренең озынлыгы – 48 км, кибетнең мәйданы – 7044 м².

5. Иң авыр тарихи китапларның берсе – әрмән телендә. "Муша монастыре вәгазьләре" кулъязмасы. Ул башта бер пот авырлыгында булган. 1204 елда китапны басмачылар урлап киткән. Аны кире кайтару максатыннан бөтен әрмән авыллары көмеш акча җыйган. Кулъязма Муша (Көнбатыш Әрмәнстан) шәһәрендә 7 гасырдан артык вакыт сакланган. 1915 елда төрекләр һөҗүменнән качучы әрмәннәр халыкның бу рухи хәзинәсен үзләре белән алганнар. Урау – урау юллар үтеп, кулъязма ахыр чиктә Әрмәнстанның төп китап саклау үзәгенә – Матедаранга килеп эләгә.
6. 1832 елда Лондонда "Инглиз геройлары җыелмасы”дигән китап 100 данәдә басыла. Аның озынлыгы - 7 метрдан артык, ә киңлеге 4 метрга якын була. Хәрефләрнең зурлыгы 15 см.дан артык. Ул дөньядагы иң авыр басма исәпләнә.
7. 1899 елда Варшавада, А.С.Пушкинның тууына 100 ел тулуга багышлап, күләме 28 гә 18 мм тәшкил иткән "Евгений Онегин” поэмасы басыла. Аның һәр битенә 30 юл сыйдырылган китапчыкны медальонга урнаштырырга була. Медальон капкачының уртасына, китапчыкны укыр өчен, линза беркетелгән.
8. 1455 елда Гутенберг тарафыннан басылган Библия – дөньяда иң кыйммәтле китап булып санала. 1926 елда аның бер данәсе 350 мең долларга сатыла.

9. 1633 елда Лондонда басылып чыккан китапка иң – иң озын исем бирелгән. Ул 45 юлдан тора.
XVII гасырда Англия табиблары үзләренең пациентларына, дарудан тыш, көнгә ике-өч бит китап укырга тәкъдим итә торган булганнар. Дингә ышанган кешеләр, дини китаплар укып, җаннарына, күңелләренә тынычлык алган. Ул “библиотерапия” дип атала. Мисыр фараоны Рәмзис II китапханәсен “Җан өчен даруханә” (“Аптека для души”), Ассирий патшасы Ашшурбанипала китапханәсен “Вәгазь һәм киңәш йорты” (“Дом наставлений и советов”) дип атаган.




ФИКЕР АЛЫШУ

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-10-22 19:55:21 Зөбәрҗәт: "Татар китабына сәяхәт" исемле әдәби кичә үткәргәндә сезнең сайттагы материалларны кулландым. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек телим Сезгә.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz