Татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе, күренекле язучы-драматург, публицист һәм революционер Гафур Коләхметов (Габделгафур Юныс улы Коләхметов) 1881 елның 22 апрелендә (яңа стиль белән 5 майда) Пенза шәһәрендә сабын-шәм заводы хуҗасы гаиләсендә туа. Гафурга җиде яшь чагында Юныс Коләхметовның завод эшләре бөтенләй таркала, һәм ул, гаиләсе белән Саратов губернасына күченеп, 1897 елга кадәр алпавыт утарларында управляющий, бакчачы булып тора, соңыннан, Казанга килеп, Үтәмишевләрнең сабын заводына баш мастер булып урнаша.
Гафур башта Пенза губернасының Түбән Ломов өязе Ятмис авылында мәдрәсә белеме ала, аннары Казан шәһәрендәге У чительская школада (Укытучылар мәктәбендә) укый. Мәктәптә укыган елларында (1898—1902) марксистик яшерен түгәрәккә йөреп, революцион әдәбият белән таныша, беренче татар большевигы X. Ямашев, социал-демократ Г. Сәйфетдинов кебек революционерлар белән якыннан аралаша.
Мәкаләнең тулы вариатнты белән jazucilar.narod.ru сайтында таныша аласыз.
Коләхмәтов Габделгафур Юныс улының псевдонимы “Татарин театраль” булган.
Г.Коләхмәтовның гомуми тарих буенча тикшеренү буларак та, дәреслек-кулланма буларак та кулланылган хезмәте “Тарих сәхифәләре” дип атала. Ул өч кисәктән тора: “Тарихтан әүвәл адәм балалары” (1908), “Әүвәлге мәмләкәтләрнең урыннары һәм халык” (1909), “Мисыр” (1909).
1904 – 1905 нче елларда драматург “”Һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсә исендә тотарга тиешле” исемле шактый зур күләмле әсәрне русчадан татарчага тәрҗемә итә.
Г.Коләхмәтов портретын иҗат иткән рәссамнар: Х.Якупов, Юлия Бейер, Н.Мифтахов (бронза).
Г.Коләхмәтов бюстын Ю.П.Бейер эшләгән.
Гайшә Шәрипова “Гафурлар гаиләсе” исемле роман иҗат иткән.
Г.Коләхмәтовның әдәби образын Кави Нәҗминең “Язгы җилләр” романында таба аласыз.
1. Драматургның “ике фикер” драмасында тәкъдим ителгән тормыш модельләре.
2. Әдип иҗатында пролетариат әдәбиятның билгеләре, сыйфатлары.
3. Г.Коләхмәтовның “Ник уйгандым?”, “Уалган мол” әсәрләрендә автор мөрәҗәгать иткән сурәт-образлар, детальләр.
4. “Яшь гомер” драмасында сюжет сызыклары, аларда конфликт бирелеше.
5. Драматург иҗатында шәхеснең революциягә мөнәсәбәте мәсьәләсе (Вәли, Гали, Давыт).
6. Г.Коләхмәтов иҗатында файдаланылган аллегорик образлар (“Ике фикер”, Уалган мол”, “Яшь гомер” һ.б.)
Коләхмәтов Г.Ю. Яшь гомер: Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 383 .
1. Әмирхан Ф.З. Яшь гомер // Әсәрләр: 4 томда. Т. 4. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981.
2. Әхмәдуллин А.Г. Баррикадаларда сугышкан әдип // Яшь гомер. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 5 – 20 б.
3. Вәлиев Д. Ашкыну // Казан утлары. – 1981. - №5. – 144 – 147 б.
4. Гафур Коләхмәтов Революционер-язучының 100 еллыгына багышланган мәкаләләр җыентыгы. - Татар. кит. нәшр., 1983. – 201 б.
5. Гыйззәт Б.Н. Гафур Коләхмәтов // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т. 3 / ХХ гасыр башы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 402 – 420 б.
6. Камал Г.Г. “Яшь гомер” // Әсәрләр: 3 томда. Т. 3. Татар. кит. нәшр., 1981. – 167 – 169 б.
7. Кашапова Г.Х. Г.Коләхмәтов драмаларында шәхес проблемасы // Фәнни язмалар. – 2001. – Казан: КДУ нәшрияты. 2002. – 235 – 238 б.
8. Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татарәдәбияты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 44 – 48 б.
Сәхифәне әзерләү өчен Т.Ш.Гыйлаҗев, Ф.Ф.Исламов хезмәтләре дә файдаланылды.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |