5 нче сыйныфка нәрсәләр өйрәнеп килдек?

- укылган текстның эчтәлеген аңлыйбыз һәм аның темасын билгели беләбез;
- әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклый, төп фикерне билгели алабыз һәм аны үз сүзләребез белән әйтә беләбез;
- укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзибез;
- укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алабыз; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдаланабыз, цитаталар китерәбез;
- хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгарабыз;
- текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтәбез;
- мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәме белән әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика-бәяләмә бирә беләбез;
- укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерәбез;
- һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяли алабыз;
- яттан кимендә 15 шигырь беләбез;
- 2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын һәм сюжетларын беләбез; 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир беләбез, аларның мәгънәләрен белеп һәм урынлы кулланабыз;
- бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли алабыз.

Быел ниләр өйрәнәбез?

  "Таңбатыр" әкияте
  "Үги кыз" әкияте
  Хайваннар турында әкиятләр
  Көнкүреш әкиятләре

  Мәзәкләр

  Абдулла Алиш
  А.Алиш "Сертотмас үрдәк"
  А.Алиш "Нечкәбил"
  А.Алиш "Койрыклар"

  Г.Тукайның "Исемдә калганнар" автобиографик повесте
  Х-М.И.Казаковның "Үксез бала" ("Бәләкәй Тукай") картинасы
  Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасы
  Г.Тукайның "Пар ат" шигыре

  Ф.Әмирханның "Нәҗип" хикәсе

  Галимҗан Ибраһимов "Алмачуар"

  Л.Фәттаховның "Сабантуй" картинасы

  I яртыеллык өчен тестлар

  Һади Такташның “Ак чәчәкләр”, “Урман” шигырьләре.
  Һади Такташ "Караборынның дусты"

  Дүрт аяклы дусларыбыз

  Әмирхан Еники "Курай" хикәясе
  Әмирхан Еникинең "Бала" хикәясе
  Әмирхан Еникинең "Бала" хикәясе буенча онлайн тест

  Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсере
  Гадел Кутуй "Рөстәм маҗаралары"

  Муса Җәлил
  М.Җәлил "Җырларым"
  М.Җәлил "Ана бәйрәме", "Кызыл ромашка"

  Фатих Кәрим "Үлем уены"
  Ф.Кәрим шигырьләре

  Мостай Кәрим "Озын-озак балачак"

  Ш.Галиев шигырьләре

  Габделхәй Сабитов "Ярсулы яз"

  Нәкый Исәнбәт
  Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" комедиясе

  Атиллла Расих "Хәвефле сынау"

  II яртыеллык өчен тестлар
  5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау өчен сораулар һәм биремнәр

Дәрестән тыш укыйбыз һәм үзлектән өйрәнәбез

  Татар халык әкиятләре: "Чакматаш", "Гөлчәчәк" һ.б.
  Дөнья халыклары әкиятләре.
  Каюм Насыйри. Хикәяләр ("Иске мәдрәсәдә", "Патша белән карт", "Аңгыралык бәласе" һ.б.).
  Габдулла Тукай "Ак бабай", "Таз", "Сабыйга" һ.б.
  Һади Такташ шигырьләре: "Картайдым шул", "Пи-би-би-бип".
  Сибгат Хәким. "Колын".
  Нур Баян. "Сандугачка".
  Нәби Дәүли. "Язмышка юл".

Йомгак ясыйк: быел ниләр өйрәндек?

- халык авыз иҗаты жанрларыннан әкиятләр һәм мәзәкләр өйрәндек, аларның төп билге-сыйфатларын билгеләдек; һәркайсында геройның кем, нәрсә булуына карамастан, аның кешелек сыйфатлары, мөнәсәбәтләре турында булуын ачыкладык; халыкның гаделлек, дөреслек, мәрхәмәтлелелк җиңәчәк дигән өмете чагылуына игътибар иттек. Иҗат - хыял ярдәмендә, чынбарлык белән бәйләп, нәрсәнедер (вакыйга, хәлләр, образлар) уйлап табу һәм шуның мисалында яшәргә өйрәтү дигән нәтиҗә ясадык;
- Г.Тукай иҗатын, аның янәшәсендә иҗат иткән язучыларны, әсәрләрендәге образларны танып истә калдырдык;
- балалар әдәбиятының үрнәкләре белән таныштык;
- образ, аның төрлелеген, җитди фикер белдерә алуын, шаян, кызыклы булу үзенчәлекләрен өйрәндек;
- әдәби әсәр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләп, хикәяләп, тасвирлап бирүен (чәчмә әсәр),һәм тигез юлларда, охшаш яңгырашлы сүзләрдә, чагыштырып, кабатлап нәрсәнедер белдерүен (тезмә әсәрдә) күрдек, әдәбиятның үзенчәлекләре белән таныша башладык.


Уку елы ахырына без ниләр беләбез?

- халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен беләбез;
- гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны әсәрдә таныйбыз, бәяли беләбез;
- "уку", "хезмәт" төшенчәләрен үз күнекмәләребез, тәҗрибәбез мисалында аңлата алабыз;
- тезмә һәм чәчмә әсәрләр, пьесаларның язылу рәвешен күреп аера, аңлата беләбез;
- "образ-сурәт" төшенчәсен беләбез; әсәрләрдәге төрле образларны табып аңалата алабыз;
- шигырьне (тезмә сөйләмнең) юллар озынлыгы, рифмалары, ритм (уку тизлегенең) төрлелегенә игътибарлы булып, сәнгатьле интонация белән укый беләбез;
- хикәяләүче образын, "мин" дип сөйләүчене таный, аера беләбез;
- әдәби чаралар - кабатлау, чагыштыру, арттыру-көчәйтүләрне таный, матурлык икәнен аңлата беләбез;
- каршылыкларны ничек җиңәргә кирәклеген әсәрпдә күрсәтеп, үз нәтиҗәләребезне, мөстәкыйль фикерләребезне әйтә беләбез;
- әсәрдә көлке тудыру сәбәпләрен әйтә алабыз, юморны аңлый беләбез;
- әсәрләрдә төп фикернең турыдан-туры әйтелмәвенә, образларга "яшерелгән"легенә игътибар итеп нәтиҗәләр ясый алабыз.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-03-03 14:33:56 Шаймарданова Бәһия Нурулла кызы: сезнең сайтыгыздагы материаллар белән кулланам бик эчтәлекле рәхмәт.миңа М.Җәлил Җырларым буенча ярдәм итегез әле дәрес эшкәртмәсе белән.
Ашыктырмасагыз, ярдәм итәргә тырышырмын.
2012-09-12 21:47:10 Рәсимә: Сайтыгызда бирелгән материаллар өчен рәхмәт. Уңышлар теләп калам.
2012-04-06 21:00:47 Ильяс: привет
2012-03-30 15:33:18 миша: ярсулы яз
2012-03-06 20:49:41 Алсу: мин
2012-01-21 19:20:31 Маргарита: Исәнмесез! Сайтыгыз өчен һәм бирелгән материал өчен зур рәхмәт әйтәсем килә! Күптән хыялланган дәресләр үткәрү өчен өстәмә мәгълүмат та бар. Ходай язса, үз эшемдә кулланырмын дип, уйлыйм. Дәрестән тыш уку дәресләренә дә ярдәмлек итеп, материал язсагыз иде.
Өлгергән, булдыра алган кадәрлесенә тырышам инде, Маргарита. Хезмәтемә биргән бәягез өчен рәхмәт. Сайтымның даими кулланучысы булырсыз дип ышанып калам.
2012-01-13 17:28:37 линур: дурт аяклы дустын турында сочинение.
Әзер сочинениегә өметләнмәгез, әмма укучыларымның презентация рәвешендәге проект эшләрен куярга тырышырмын.
2012-01-09 20:31:23 Рушания: Сезгә зур рәхмәт.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz