Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Галимҗан Ибраһимов
"Казакъ кызы"

Жанры
Роман, эпик төргә карый; кешеләр язмышы хикәяләп бирелә; характерлар формалашу процессы эзлекле күзәтелә; берничә сюжет сызыгы бар; чагыштырмача зур күләмле әсәр.


Сюжет - композициясе


Сюжет сызыклары:
- Карлыгач һәм Арысланбай мәхәббәте
- Ыруглар арасындагы көрәш
Сюжет элементлары
Экспозициясе
- Карлыгачны Калтай исемле егеткә ярәшү.
- Үзләрен Чыңгыз нәселеннән дип санаган найманнарның озак еллар буе башка ыруглардан өстен булуы.
Төенләнеше
Карлыгачның ярәшкән егетеннән баш тартуы.
Халыкта найманнардан ризасызлык арту. Байтүрәнең үлеме.Бу вакыйгадан соң көрәш кискен көчәеп китә.
Хәрәкәт үстерелеше
- Яшьләр тормышына бәйле даланы, яшәү рәвешен, төрле гореф-гадәтләрне, шәхси кичерешләрне сурәтләү.
- Ыруглар арасында яшертен, кайвакыт ачык төс алган тартышуның арта баруы.
Кульминациясе
Арысланбай Карлыгачны урлап кайткач, Биремҗан аксакалның Кара айгыр ыруына баруы һәм килешә төзелү.
Сарсымбай яклылырның сайлауда җиңеп чыгуы. Әмма Калтайның ялган шикаяте һәм рус түрәләре яклаган найманнарның тырышлыгы белән сайлау нәтиҗәләре юкка чыгарылу.
Чишелеше
- Сарсымбай калымны кайтарып бирә.Яшьләр туй үткәрә.
- Сарсымбай, Арысланбай һәм тагын ике кеше сөргенгә җибәрелә.Калтайның гәүдәсен күлдән табалар. Үтерүдә гаепләнүче Җолкынбай кача.


Темасы
Мәхәббәт, тигезлек, бердәмлек.


Проблемалары
- хатын-кыз язмышы,аның шәхси иреккә, бәхеткә хокукы;
- ыруглар арасындагы көрәш, аның сәбәпләре, нәтиҗәләре;
- социаль һәм сыйнфый тигезсезлек;
- Ак патшаның колонизаторлык сәясәте, аның асылы;
- милли азатлык көрәше, азатлык, берләшү идеясе.


Идеясе
Милли азатлыкка шәхес иреген, кешенең бәхеткә хокукын аңлау, үзара тату, дус, килешенеп яшәү һәм көрәш аша гына ирешеп була.


Төп образлары
- Карлыгач-Сылу – Сарсымбай кызы, мул, ирке тормышта яши, гаҗәеп чибәр, ярәшелгән егетне кабул итми, күңеле Арысланбайга төшә.Горур табигатьле, хөр күңелле кыз дала гадәтләренә каршы чыга, шәхес иреге өчен көрәшә, ахырда ире артыннан сөргенгә китә.
- Арысланбай – кыю, батыр, туры сүзле, горур егет.Ак патшага каршы сөйләгәне өчен берничә ел сөргендә булган, ихтыяр көченә ия, максатчан, авырлыклар, каршылыклар алдында туктап калмый. Бу сыйфатлары мәхәббәте өчен көрәшкәндә дә чагыла.
- Биремҗан аксакал – ил карты, кайчандыр иркен гомер иткән, хәзер бөлгән. Халыкны яклаучы, аны милли азатлык көрәшенә өндәүче; туры сүзле, горур табигатьле, шәхес иреген югары куючы.


Сәнгатьчә эшләнеше
- Стиль үзенчәлеге: эпик киңлек; “тукталышлы хикәяләү”; зур булмаган вакыйгаларда тулы бер халыкның язмышын бирүе.
- Алымнар: лирик чигенешләр, эчке монологлар, табигать күренешләре, символик образлар, кабатлаулар һ.б.


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz