Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Гаяз Исхакый "Ул әле өйләнмәгән иде" (1916)

Әсәр ХХ йөз башы татар тормышында очрый торган күренеш - ике милләт вәкиле корган гаилә тормышын сурәтли. Повесть 1916 нчы елда языла, 1918 нче елда басылып чыга. Бу чорда патша хөкүмәтенең руслаштыру сәясәте әле үз көчендә була. Автор татар халкының киләчәге турында уйлана, руслаштыру сәясәте нәтиҗәсендә милләткә юкка чыгу куркыныч янаганын ассызыклый.

Жанры - повесть
Темасы - катнаш никах
Идеясе: милләт язмышы өчен борчылу.
Төп образлар:
- Шәмси
- Анна
Анна - хатын-кызларга хас бөтен сыйфатларны туплаган ханым, рус милләтеннән. Тырыш, пөхтә, эшкә булган.
Шәмси - кайчандыр мулла булырга әзерләнгән татар егете. Каршылыкларны җиңеп чыгу өчен, көч эзли һәм үзен хыял белән баета. Ак яулык бәйләгән мөселман кызына өйләнергә тели.
Әсәрнең әһәмияте:
Г.Исхакый бу әсәрдә катнаш никах нәтиҗәсендә туган каршылыклы мәсьәләрне күтәрә, милләтнең бетүен шуларда күрә.


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-01-17 18:59:53 алия: Г.Исхакый элеге повесть аркылы нинди фикер эйтергэ телэгэн икэн шуны белэсем килэ)?



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz