Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты буенча онлайн тест

    Инструкция
  1. Г.Камалның яшәгән еллары.
    1859 – 1934
    1878 – 1940
    1879 – 1933
    1878 – 1954

  2. Г.Камалның туган төбәге.
    Казан шәһәре
    Казан артындагы Түбән Масра авылы
    Чистай өязе Яуширмә авылы
    Эстәрлетамак өязе Җиргән авылы

  3. Г.Камал белем алмаган мәдрәсә.
    Күл буе мәдрәсәсе
    “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
    “Халидия” мәдрәсәсе
    “Госмания” мәдрәсәсе

  4. Г.Камалның иҗади һәм шәхси якын дусты.
    Ш.Мөхәммәдьяров
    Ш.Бабич
    М.Гафури
    Г.Тукай

  5. Г.Камал эшләгән сатирик журнал.
    “Карчыга”
    “Ялт-йолт”
    “Туп”
    “Әлгасрелҗәдит”

  6. Г.Камалның тәнкыйди язмаларына киң урын биргән матбугат органы.
    “Казан мөхбире”
    “Таң йолдызы”
    “Йолдыз”
    “Кояш”

  7. Г.Камал мирасында әдипнең талантын тулы ачкан жанр.
    драма
    комедия
    шигырь
    трагикомедия

  8. Г.Камалның иҗат юнәлеше.
    реализм
    сентиментализм
    романтизм
    акмеизм

  9. Г.Камалның Казанда беренче тапкыр рәсми төстә уйналган пьесасы.
    “Бәхетсез егет”
    “Беренче театр”
    “Банкрот”
    “Уйнаш”

  10. “Бәхетсез егет” драмасында күтәрелгән мәсьәлә.
    хатын-кыз азатлыгы
    милләт язмышы
    тәрбия, әхлак
    сыйнфый көрәш

  11. “Беренче театр” комедиясенең төп конфликтын билгеләгез.
    Вәли – Гафифә
    Факиһә – Хәбибрахман
    Хәмзә бай белән балалары һәм якыннары арасындагы каршылык
    Хәмзә бай – Биби

  12. “Беренче театр” комедиясендә каршылык төре.
    трагик
    драматик
    комик
    комедиядә каршылык юк

  13. “Беренче театр” комедиясендәге төп геройның социаль хәле.
    сәүдәгәр
    рухани
    зыялы
    шәкерт

  14. Сүз уйнату алымы киң кулланылган әсәр.
    “Бәхетсез егет”
    “Беренче театр”
    “Безнең шәһәрнең серләре”
    “Уйнаш”

  15. “Банкрот” комедиясендә күтәрелгән төп мәсьәлә.
    сәүдә буржуазиясенең рухи банкротлыгы
    искелекнең милләт тәрәккыятен тоткарлавы
    милли чынбарлыкта хатын-кызларның урыны
    мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту системасын үзгәртү

  16. Сираҗетдин Туктагаевның хәйлә юлы белән табыш алу максаты.
    байлык арттырып,үз хәлен ныгыту
    үз даирәсендә беренче булу
    сәүдә эшене киңәйтү
    мәгънәсез, буш яшәү рәвешен дәвам итү

  17. “Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам, әфтамабил алам” дигән сүзләр кайсы каһарманныкы?
    Кәрим бай
    Хәмзә бай
    Сираҗетдин Туктагаев
    Хәбибрахман

  18. “Читкә әйтелгән реплика” алымына корылган әсәр.
    “Беренче театр”
    “Банкрот”
    “Уйнаш”
    \"Бәхетсез егет\"

  19. Әлеге өзек кайсы әсәрдән алынган: “Менә монда бер бичарасы, юлга китәргә акчам юк” дип, ярдәм сорый. Гаризасы язылганга нәкъ бер ай да ун көн булган. Әгәр бүген дә җыелмасалар, ул бичарага тагын ун көн көтәргә кирәк була. Әгәр дә ул кеше җәмгыятьнең ярдәменә ышанып ятса, язган булса, яз көне, шаять, китәр” ?
    “Өйләнәм!.. Ник өйләндем?”
    “Банкрот”
    “Уйнаш”
    “Безнең шәһәрнең серләре”

  20. Г.Камалны “татар Островские” дип зурлаган әдип.
    Ф.Әмирхан
    Г.Тукай
    Г.Ибраһимов
    С.Рәмиев

    

Интерактив тест өчен Т.Ш.Гыйлаҗев әзерләгән материаллар файдаланылды.




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz