Әдәбият. 10 нчы сыйныф

Гаяз Исхакый "Теләнче кыз"

“Теләнче кызы” романы тәнкыйди реализм рухында татар тормышының иң катлаулы мизгелләрен, җәмгыятьнең байларга һәм ярлыларга бүленүе аркасында килеп чыккан драматик, фаҗигале күренешләрне масштаблы, тетрәндергеч итеп тасвирлавы белән әдәбиятыбызга яңа адым, зур казаныш булып килеп керде. (Һ.Мәхмүтов, Л.Гайнанова)

“Теләнче кызы” романы өч кисәктән тора. Беренчесе – 1907, икенчесе – 1909, өченчесе 1914 нче елда Казанда басылып чыга. Бу әсәре белән Г.Исхакый үзен мәшһүр язучы, олы талант иясе итеп таныта. Роман көчле психологик алымнар, кискен контрастлар кулланып язылган Галимнәр фикеренчә, үзенең колачы, масштабы, кеше күңеленең иҗ тирән җирләренә үтеп керүе, тормышны аяусыз тасвирлавы белән Л.Толстойның “Яңадан туу” (“Воскресение”) романын хәтерләтә.

Әсәрнең тулы вариантын укыгыз.

Уйланып, фикер туплап килү өчен кайбер мәсьәләләр.

1. Сәгадәт образына бәяләмә бирегез. Аның язмышы авыр булачагын автор ничек кисәтә? Сәгадәтнең язмышы сездә нинди тәэсир калдырды? “Кәләпүшче кыз”дагы Камәр белән Сәгадәтне чагыштырыгыз.
2. Шәрип бабай образының уңай һәм тискәре якларын ачыклагыз. Аның шулай каршылыклы булуының сәбәпләре турында уйланыгыз. Аның язмышы үрнәгендә без шул чор татар крестьяннарының тормышын күз алдына китерә алабызмы?
3. Габдулла Бикметов алган тәрбия аны нинди шәхес итеп формалаштыра? Аңа мөнәсәбәтегез нинди?
4. Мансур Аллаяров образында автор шул чорның нинди идеяләрен чагылдыра? Ул сезгә ошадымы? Ни өчен? (Игътибар итегез: әдәбиятчылар Мансурның прототибы Г.Исхакый үзе, диләр.)
5. Сәгадәт үзенең аянычлы тормышының иң авыр минутларында мәрхәмәтле кешеләрнең шәфкатен, ярдәмен тоя, шуның белән аз булса да юанып яши. Кемнәр алар мәрхәмәтле җаннар? Алар сезнең күңелегездә нинди хисләр уятты?
6. Сәгадәтнең, Мансурның, Габдулланың киләчәк тормышын әсәрдә сурәтләгән вакыйгалардан соң ничек итеп күз алдына китерәсез яки нинди булуын теләр идегез?
7. Г.Исхакый – кеше күңеленең иң тирән төпкелләренә үтеп кергән оста психолог. Әсәрдән мисаллар белән дәлилләгез.

Әсәрнең кыскача сюжеты

Романда урта хәлле крестьян гаиләсендә туып үскән Сәгадәтнең башыннан үткәннәр сурәтләнә. Ул ачлык елны әти-әнисе белән шәһәргә күчеп килә. Фәкырьлекнең соңгы чигенә җитеп, ачлыктан шешенеп үлгән әти-әнисен җирләгәннән соң ятимә булып калган Сәгадәт теләнче кызга әйләнә. Шулай теләнеп йөргән көннәрнең берсендә Габдулла бай кулына эләгә һәм үзенең сәгадәтлегеннән мәхрүм кала. Ачтан үлем янаганда, Сәгадәт фәхешханәгә барып эләгә. Мәгърифәтче Мансур йогынтысында Габдулла вөҗдан газабы кичерә һәм фәхеәханәдән Сәгадәтне хатынлыкка ала. Кечкенә чагында төпле тәрбия күрмәгән Габдулла Сәгадәткә өйләнгәч тә, элекке гадәтен куып, типтерүен дәвам иттерә. Бу вакытта инде Сәгадәт Казандагы кызлар гимназиясен тәмамлау турында шәһадәтнамә алган һәм революцион түгәрәкләрдә йөреп күзе ачылган, фикере уяна башлаган була. Ул кешелек намусын мәсхәрә итә торган мондый хәлдән котылу чарасын таба: бай хатыны булудан баш тартып, халыкка хезмәт итү юлына баса (Петербургка югары курсларга укырга китә).

“Милләтнең рухын саклаучы хатын-кыз”ны яман юлга этәргән иҗтимагый-сәяси институтларны һәм шундый хәлгә түзеп торган җәмәгатьчелек фикерен, иҗтимагый әхлакны тәнкыйтьләп, әдип татар тормышына мондый социальавыруларның үтеп керү сәбәпләре хакында да уйлана. Милләтнең иманын һәм йөзен сакларга тиешле дин белән гореф-гадәтләрнең мондый хәтәр социаль авыруларга каршы тора алмавының иң җитди сәбәбе, әдип уенча, татарның мул тормышта яшәүче кайбер өстен катлау вәкилләренең милли әхлак һәм иман дигән изге төшенчәләргә төкереп каравында.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz