Сәнгать дөньясына сәяхәт

ЛОТФУЛЛА ФӘТТАХОВ
(1918 - 1984)


      Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов Горький өлкәсенең Сергач районы Анда авылында 1918 елда туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, “Яшь ленинчы” газетасына шигырьләр яза, яшьли үк рәсем ясарга хирыс була. 16 яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыганнан соң, 1934 елда Казанга килә, һәм дусты, булачак рәссам Харис Якуповларда торып, сәнгать училищесына керү өчен әзерләнә башлый. 1935-1939 елларда әнә шул училищеда укый . Табигатьне генә түгел, кешеләр тормышының төрле якларын күзәтергә ярата, аеруча балаларның наян шуклыгын үзенең рәсемнәренә сюжет итеп ала, аларның бик җанлы самими образларын иҗат итә. Укуын тәмамлагач, Совет Армиясенә алына. Шунда хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Каты сугышларның берсендә, контузия алып, әсирлеккә эләгә. Аңа, үлем лагереннан качып, үзебезнең якка чыгу насыйп була. Шуннан соң ул, сугыш беткәнче, кулыннан коралын төшерми. 1946 елда гына, демобилизацияләнеп, Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши, Татарстан сәнгать фондында эшли. “Туган ил турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Әни күрмәгәндә”, “Яңа бура”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. картиналарын иҗат итә. Харис Якупов белән иҗат иткән “В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя” дигән картина өчен СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. "Татар халык әкиятләре" китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
      Лотфулла Фәттахов – туган халкын, аның тормышын колачлы, масштаблы итеп сурәтләүгә һәвәс рәссам. “Сабантуй” – шундый киң полотнолы әсәр. Ул халкыбызның гадәт-йолаларын, мул тормышын, милли бәйрәмен бик реалистик күрсәтә.
      Рәсамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе меңләгән күңелләрне яктылык белән сугара, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра.
Л.Фәттахов 1960 – 1978 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе вазифасын башкара. 1984 елда вафат була.
      Аның исеме белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урам аталган.

      Рәссамның моңа кадәр билгеле булмаган картинасы турындагы язма

Лотфулла Фәттахов   Лотфулла Фәттахов


“Сабантуй” картинасы

Лотфулла Фәттахов. Сабантуй.

Сезнең һәрберегезнең Сабан туен күргәнегез бар. Хәзер әнә шунда була торган күренешләрне искә төшерик.
1. Сабан туе кайчан үткәрелә?
2. Мондый бәйрәм кайсы халыкларда була?
3. Сабан туе алдыннан нинди эшләр башкарыла?
4. Анда нинди уеннар уздырыла?
5. Бүгенге тема өйрәнелгән әсәрләрдән кайсылары белән бәйләнешле?
6. Без милли бәйрәмебез Сабантуйның сәнгатьнең төрле төрләрендәге чагылышы белән танышып үттек. Алар арасында нинди уртаклык һәм аерма бар?


Сүзлекчә:
Полотно – зур вакыйга сурәтләнгән картина.

Бирем. Картинада сурәтләнгән күренешләрне дәфтәрдә хикәяләп килегез.

      Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр:
      Татар халкы, милли бәйрәм, сабан эшләре, язгы эшләр, шатланып, куанып, күңел ачу, бәйрәм итү, хезмәт бәйрәме.
      Күзгә ташланган нәрсә, кайнап торган халык, йөз-кыяфәт, портрет, бәйрәмчә киенү, сабантуй көрәше, сурәтләп бирү, эзлекле.
      Алгы план, игътибарны җәлеп итү, көрәшнең үзәге, кызып-кызып көрәшүчеләр, җан-фәрманга, иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай, хөкемдар, бирелеп күзәтү, хәрәмләшү, хәрәкәтне күздән ычкындырмау, өстәл янында, җиңенә кызыл тасма бәйләгән бабай, кордаш, булышу, сынап карау, мәйдандагы башка кешеләр, һәркем, киеренкелек, кем кемне җиңәр, көч һәм дәрт биреп тору.
      Авыл халкының тормышын белү, гадәтләрне калку итеп тасвирлау, чиккән (чүпләмле) сөлгеләр, җилфердәү, тальян гармун, чуар кием, миллилек, элеккеге кием, өлкән буын кешеләре, күлмәк, камзул, түбәтәй, үзенчәлекле сыйфатлар, күз карашлары, ал, кызыл, ак, яшел төсләр, кызыл башлы чиккән сөлге, суккан кызыл ашъяулыклар, нечкә зәвык, иҗат таланты, көчле искән җил, кабарынкы болытлар, агач ботаклары, табигатьтәге хәрәкәт, җанлы тасвирлап бирү, халыкның дулкынлануы, мәйдан ыгы-зыгысы.
      Хезмәт шатлыгы, мул тормышның куанычы, матур гадәтләр.



“Игеннәр өлгерде” картинасы

Лотфулла Фәттахов. Игеннәр өлгерде.

      1 нче вариант. Картинадагы күренешләргә, андагы кеше образларының тышкы кыяфәтенә, үз-үзләрен тотышына я кичерешләренә карата сыйфатлау һәм бәяләү элементлары өстәп языгыз. Картинаны караудан алган тәэсирләрегезне уртаклашып, караш һәм фикерләрегезне белдерегез.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.
      Җәйнең кызу чагы җиткән: офыкта күксел рәшә уйный. ____________________________________ (Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?)
      Бер читтән икенчесе күренми торган ________ (нинди?) арыш басуы алтын сары төскә кергән. ________________ (Игеннәр нинди? Тиздән уракка төшәрләр кебек, ни өчен?)
      Тук башаклары түбән иелгән арышлар ___________ (нинди?) кояш нурлары астында тын калганнар. Алар _________ (нәрсәне?) сабырсызланып көтәләр төсле.
      Әнә бер төркем _________ (нинди кешеләр?) игеннәрнең өлгерүен тикшерә. Аларның берсе __________ (нинди кыяфәттә?) нидер сөйли. ________________ (аны кемгә охшатасыз, кем дип уйлыйсыз?) Ягымлы йөзе елмаеп торган ____________ (нинди?) карт та, беләгенә кыр сумкасы элгән мөлаем йөзле бригадир кыз да, ______________ (тагын кем?) җитәкчеләре сөйләгәнне тыңлыйлар.
      Бу образлар картинада шулкадәр табигый итеп бирелгән ки, аларны каршыңда басып торган тере кешеләр кебек хис итәсең. ______________ (сез мондый кешеләр белән горурланасызмы? Алар турында ниләр әйтә аласыз?)



      2 нче вариант. Картинага нигезләнеп, текстны тулыландырыгыз.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның бу әсәре 1952 нче елда иҗат ителә. Л.Фәттахов туган ил байлыгын, гади кешенең хезмәт шатлыгын, кеше тудырган матурлыкны чынбарлыктагыча сурәтли.
      Июль ае. Җәйге аяз кояшлы көн. Күктә кояш балкый. Ерак-еракларга җәелгән киң басу әйтерсең офыкка барып тоташа. Арышлар мул булып өлгергән. Тук башаклар салынып торалар. Каерылып үскән арышлар әкрен генә, диңгез дулкыннарыдай салмак кына чайкалалар.
      Арышлар карарга килгән игенчеләр юл буендарак туктаганнар. Алар, башакларны уып, арышның өлгерүен тикшерәләр. Игеннәр чыннан да өлгергәндер, чөнки саргылт-җиз төскә кергәннәр...



      3 нче вариант. Сорауларны игътибар белән укыгыз һәм картинага нигезләнеп җаваплар языгыз.

1. Картинада сезнең игътибарны нәрсә җәлеп итә?
2. Рәссам елның кайсы вакытын сурәтли?
3. Картинада кемнәрне күрәсез? Иген басуына кемнәр килгән?
4. Алар нәрсә тикшерәләр?
5. Бу кешеләрнең йөзләре нинди? Ни өчен бу кешеләргә сокланып карыйсыз?
6. Рәссам картинаны ясаганда нинди төсләр кулланган?
7. Картина нинди хисләр уята?

Түбәндәге терәк сүзләрне файдана аласыз.
Иң матур чак, күксел рәшә, зәңгәрсу урман, яссы таулар, алтын-сары төс, аяз күк, җәйге челлә, басу киңлеге, ягымлы йөз, мөлаем йөзле, хезмәт дәрте, зур уңышлар, икмәк байлыгы – ил байлыгы, хезмәт шатлыгы, кеше тудырган муллык, байлык, матурлык, каерылып уңган арыш, тәҗрибәле аксакал, агроном, бригадирлар һ.б.



“Татар халкының бөек шагыйре” картинасы буенча сочинение язу өчен план

1. Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
2. Елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
3. Шагыйрь яшь балага нәрсә турында сөйли?
4. Авыл табигате ничек тасвирланган? (мәчет манарасы иманга чакыра, авыл төзек, матур, чисталык, яшеллек, елга буена урнашкан һ.б.)
5. Рәссам нәрсә әйтергә тели?
6. Шагыйрь киләчәккә нинди өметләр белән карый?



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-03-21 20:02:07 лол: Бик зур Рэхмэт)
2013-03-18 19:35:02 Айсылу: Бик зур рэхмэт сезгэ!
2013-03-15 21:43:14 Ландыш: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-03-10 18:50:54 Әминә: Бик зур рәхмәт!
2013-03-01 16:45:11 Регина: Бик зур рэхмэт!
2013-02-05 15:06:16 Рушан: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-01-21 17:30:34 Сабитов: Бик зур рәхмәт!!!
2012-11-25 17:08:17 Миләүшә: Сайтыгыз бик шәп булган !!
2012-05-10 19:40:24 Әльфия: Джазакумуллаху хайран барчагызга. Бик тә файда китерде сайтыгыз.
2012-04-16 15:55:13 Алия: бик зур рэхмэт!
2012-04-15 17:06:44 Алмаз: рэхмэт яусын сезгэ, булыштыгыз:)
2012-04-07 14:11:37 Булат: Рэхмэт сезгэ бик зур!)
2012-03-22 21:28:33 Ильназ: рэхмэт сина лэйсэн
2012-03-16 22:22:16 Рашель Мунирова: Очень полезный сайт! спасибо большое!
2012-03-13 11:37:11 Алия: Рэхмэт бик зур!
2012-03-12 15:50:28 Лия: Я в шоке, что бы я делала без вас, СПАСИБО ОГРОМНОЕ.
2012-01-26 22:58:14 Гөлнар: Сайтыгыз минем өчен бик файдалы. Бик зур рәхмәт Сезгә. Уңышлар телим!
2012-01-26 21:10:04 Ландыш: Бик зур рәхмәт!
2012-01-20 10:39:32 Роза: Бик зур рәхмәт Сезгә!
2012-01-19 09:32:02 Нәсимә: Рәхмәт, Гөлназ! Бик шәп булды әле бу!
2012-01-15 21:27:56 Ләйсән: Гөлназ ханым! Мин Сезнең материалларыгызны бик рәхәтләнеп файдаланам. Бик зур рәхмәт Сезгә. Иҗади уңышлар телим.
Рәхмәт, Ләйсән. Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын!
2011-12-18 19:32:10 Лилия Мөнир кызы: Рәхмәт Гөлназ. Дәресемә кирәкле материал алдым.
2011-11-27 16:31:05 ильфар: бик яхшы.
2011-11-11 18:32:06 руфиева: бик кирәкле әйбер бу.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz