Сәнгать дөньясына сәяхәт

Х-М.И.Казаков
"Бәләкәй Тукай" ("Үксез бала") картинасы

Х.Казаков Бәләкәй Тукай

“Бәләкәй Тукай” картинасында Габдулла Кырлайда Сәгъди абзый йортында сурәтләнгән. Чиста, матур өй эче. Тәрәзә төбендә яран гөле үсеп утыра. Тәрәзәдән сирпелеп кергән кояш нуры, әйтерсең лә, назга сусаган ятим баланың башыннан сыйпый. Сәкедә бәләкәй Апуш ашап утыра. Аның алдында әле яңа гына пешеп чыккан, парлары чыгып торган бәрәңге һәм тирән савытка салынган катык. Бу минутта Габдулланы алырга килгән Сәгъди абзыйның аңа: “Менә хәзер... алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың,” – дигән сүзләре искә төшә дә йәрәккә рәхәт булып китә. Чөнки нәни Апуш бу өйдә, ниһаять, күптән онытылган гаилә җылысын татый. Әмма Габдулланың моңсу, сагышлы күзләре үзәкне өзә. Бу рәсемне карагач, күңелдә кызгану хисе белән бергә, аның шушы кыска вакытка булса да рәхәт көннәре өчен куаныч хисләре туа.



Бәләкәй Тукай. Казаков Х.И.

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр:
Алгы план, нәни Габдулла, игътибарны үзенә тарту, рәссам, сурәтләү осталыгы, моңсу, сагышлы караш, уйчан, борчулы йөзе, алда булачак хәвеф, авыр кичерешләр, алдына куелган бәрәңге, ярты телем ипи, катык, бердәнбер уенчык, кәҗә бәтие, җиһаз, чәчәк атып утырган гөл, сәке, пөхтә итеп ястык өстенә кабартып куелган мендәрләр, катык савыты һәм аның янындагы кашык, сәкенең икенче кырыендагы чынаяклар, чәйнек белән сөт савыты, чиста итеп җыештырылган өй, гадәти крестьян тормышы, шагыйрь тормышы, тәүге адым, тормышының бер эпизоды, төгәл чагылдыру, табигый.



"Кечкенә Апуш" рәсеме
ИЛДУС ДИНДАРОВ

Гади генә илаһи бер мизгел:
Авыл өе... Тәрәз... Яран гөл...
Киң сәкедә Апуш, кашык тоткан;
Коштабакта катык, бәрәңге.
Мөлдерәмә кара күзләр нигә
Бәгырьләрне өзә бу хәтле?!
Мәктәпләрдә элек укыттылар:
"Ятим... мескен... Ә сез – бәхетле".
Өйрәттеләр тагы: ул нарасый
Фәкыйрьлектән мәэюс*** карый, дип;
(...Ул карашның асыл мәгънәсен,
Еллар үткәч, күпләр аңлый бит).
Без "бәхетле" – Тукай варислары –
Өс-баш бөтен хәзер, тамак тук.
"Бөек"ләрне күккә чөергәндә,
Туган телгә генә кадер юк.
Нәни Апуш әйтә төсле бүген,
Жәлләп, әрнеп безне күзли дә:
"Ана теленнән дә аерсалар,
Чын ятимлек шушы, үзе лә!"

ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-11-18 21:46:02 Филүзә: Зур рәхмәт, бик теләп кулланачакмын. Дәреслектә төссез бу картина.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz