Әдәбият. 5 нче сыйныф

Фатих Кәримнең "Үлем уены" поэмасы

Әсәрне игътибар белән укып чыгыгыз, өлешләргә бүлегез, һәр өлешкә исем бирегез.

1. “Батыр үлеме”.
Сөләйман образы ничек бирелгән? Аның сыйфатларына игътибар итегез. Автор аның хакында: “Үлсә дә үлде, торды сүзендә. Торды сүзендә, ул сынатмады”, - дип яза. Әлеге “сүз”нең мәгънәсен билгеләгез.
Өзектән авторның үлем хакындагы фикер-сүзләрен табып укыгыз. Әлеге юлларда үлем ничек сурәтләнә? Үлемне сыйфатлау өчен, автор нинди алым куллана? Бу юллар әсәр тукымасына ни өчен кертелде икән?
Сөләйман үлемен дуслары ничек кичерә? Шул урынны табып укып күрсәтегез. Сугышчы хыяллары, үч хисе, аның ни өчен туганлыгы хакында ниләр әйтә алырсыз?

2. “Сөләйман мылтыгы”.
Әхтәмне характерлаган урынны табып тагын бер кат укыгыз. Ни өчен Әхтәм сугышка китә? Сөләйманнан калган мылтыкны Майор ни өчен нәкъ менә Әхтәмгә бирә?

3. “Сугыш иртәсе”.
Табигать күренешенә игътибар итегез. Автор урманны ничек сурәтли? Без монда нинди каршылык белән очрашабыз? Автор сугышның нинди сыйфатларын билгели? Ни өчен сугышта кеше еламый? Сугышта нишләп ачу куба? Ни сәбәпле сугышта тиңе юк дуслык туа? Сугышта йөрәк нигә ашкына?
Ни өчен солдатка җыр якын? Лирик герой җыр турында ничек сөйли?
4. “Әхтәм хәйләсе”.

Әхтәмнең уенын, кичерешләрен күз алдыгызга китерегез.

Автор Әхтәмнең киләчәген ничек күзаллый? Ул нәрсәгә ышаныч белдерә?
Поэма нәрсә турында?
Автор безгә Әхтәм образы, аның тормышындагы үлем уены вакыйгасы аша нәрсә әйтергә теләгән?


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz