Әдәбият. 5 нче сыйныф

Галимҗан Ибраһимов
(1887 - 1938)


П.П.Беньков Г.Ибраһимов портреты

“Галимҗан Ибраһимовның әдәбият дөньясында һәм фән өлкәсендә үзенә хас бөек урыны бар, ул илебез мәдәнияте дөньясында ихтирам казанган мәшһүр әдип һәм галимнәрнең берсе, безнең әдәбиятыбызның якты йолдызы”. (Гомәр Бәширов, Татарстанның халык язучысы)

Г.Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Башкортстан республикасы Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. Әнисе – Галимҗанның беренче укытучысы. Аннан соң ул күрше авыл мәдрәсәсендә укый, шул ук вакытта үзләре авылындагы башлангыч рус мәктәбен тәмамлый. Укуын ул Оренбург һәм Уфа мәдрәсәләрендә дәвам итә. Мәдрәсәдә алган белем белән генә чикләнмичә, ул китаплар дөньясына күмелә, газета – журналларны кызыксынып укып бара, рус язучыларының әсәрләре белән таныша. Шуның нәтиҗәсендә аның күңелендә яңа фикерләр туа, ул тормыш гаделсезлекләренең сәбәпләренә төшенә башлый. 1909 елда “Галия” мәдрәсәсен ташлап чыга, университетка керү теләге белән, Казанга килә. Ләкин алдынгы карашлы, ярлы халык мәнфәгатьләрен яклаучы Галимҗанны университетка кабул итмиләр. Ул үзлегеннән күп укый. Яшерен оешмаларда катнаша. Революцион вакыйгаларның эчендә кайнау аның эшенә дә зур йогынты ясый. Әдәбият мәйданына 1905 – 1907 ел революциясе шартларында килеп кергән язучы күп санлы әсәрләр иҗат итә.
Революциягә кадәрге иҗатында гуманистик эчтәлекле, ягъни гади кешеләрне – ялчыларны, көтүчеләрне, табигать балаларын тирән ярату белән сурәтләгән әсәрләр тудыра. Тормышның зур кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән Г.Ибраһимов авырый башлый. Кырымда дәваланган вакытта да ул иҗат эшен ташламый. 1932 елда хөкүмәт аның эшен югары бәяләп, Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирә. Ун ел дәвам иткән каһәрле авыруга каршы рәхимсез көрәштә җиңелмәгән, берничә тапкыр үлем якага–яка алышып та, аның явыз тырнагыннан котылып калган, яшәү өчен көрәштә үзенең рухи көче һәм батырлыгы белән күпләрне таңга калдырган язучы 1937 елда репрессия корбаны була. Күренекле галим, тарихчы, язучының һәм көрәшченең тормышы 1938 елның 21 январенда Казан төрмәсендә өзелә. Аңа “халык дошманы” дигән кара тамга салына. Аның исеме мәктәп дәреслекләреннән сызып ташлана, китаплары юк ителә. Еллар үтте. Хакыйкать ачылды: Г.Ибраһимов исеме дә, әдәби мирасы да яңадан халыкка әйләнеп кайтты.

"Алмачуар" хикәясе (1922)

Г.Минский: «1922-23 нче еллар. Идел буе шәһәр-авылларына кара көннәр килде, хәвефле бәла – ачлык таралды. Кешеләр дә, терлек-туар да ач калды. Игеннәр көйде, җир кипте, үләннәр корыды. Менә әлеге көннәрдә безнең кулга бер китап килеп керде. Аның тышлыгына «Татар язучылары тарафыннан ачлар файдасына чыгарыла» дигән сүзләр дә язылган иде. Менә мине шул җыентыктагы бер хикәя тетрәндерде. Мин ул хикәяне кат-кат укыдым. Хәтта үземне хикәянең герое Закир исемле малай урынына куеп, бөтенләй Закир итеп сизә башладым. Алмачуарны мин дә аның кебек бик озак оныта алмадым. Мине бу тикле тетрәндергән хикәя кешеләрнең күңелләренә үтеп керә алган, табигатьне дә, кешене дә оста сурәтли белгән атаклы язучы Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе иде...»

Өзекне тыңлагыз, сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез


Хикәяне тулысынча укыгыз, сорауларга җавап бирегез, биремнәрне үтәгез

1. Әлемгол бай үзенең данлыклы биясен Хафизга биргәч, халык ни өчен шикәләнә? Халыкның бу хисләрен белдерү өчен язучы нинди чаралар (чагыштырулар, мәкальләр) куллана?
2. "Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арслан кебек гайрәтле булган дип сөйлиләр. Тирә-якта исә теләсә сугышка булсын, теләсә көрәшкә булсын, аңа тиңдәш, охшаш чыкмаган..." Бу өзектә кем турында сүз бара? Сез аны ничек күз алдына китерәсез, сурәтләп сөйләгез яисә рәсем итеп ясагыз. Андый кешеләргә карата нинди мәкальләр әйтергә була?
3. "Мәйдан гөж килә" дигәннән нинди күренешне күз алдына китерәсез? Тасвирлап сөйләгез, сурәтләп языгыз яисә рәсем итеп ясагыз.
4. "Халык диңгезе", "мәйдан кайный", "яшел тавыш", "көмеш тавыш" дигән сүзләр әдәбият теориясендә ничек йөртелә, уйлагыз. Тагын нинди мисаллар китерә аласыз?
5. "Көн чаба, төн чаба", "көн еладым, төн еладым" дигән тәгъбирләр халык авыз иҗаты әсәрләренең кайсы жанрында очрый? Бу сүзләрне автор ни өчен куллана, шул хакта фикерегезне әйтегез.
6. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләрен ничек аңлыйсыз, сөйләп күрсәтегез: "дөнья җимереп эшләргә", "моңарчы муены камыт күрмәгән симез бия", "без бурлы бия аркасында аякка бастык", "нә арба, нә чана вакыты", "бер сүз белән туктата", "мөлдерәп төшәргә-тмарга торган күз яшьләре", "мыек астыннан көлеп", "шатлыгымнан кая сикерергә урын тапмыйм".
7. Түбәндәге җөмләләрне укыгыз. Вакыйга сезгә таныш. Закирның кичерешләрен ничек бәялисез? Шуны хикәяләп языгыз.
Нидәндер йөрәгем жу-у итеп китте.
Колак салдым.
Мин тагы курка төштем.
Күңелем тынычланмый, ятсам да күземә йокы керми.
Мин шашып киттем.
Башыма нидер сукты, телем тотлыкты, сүз әйтә алмый катып калдым.
Үзмне-үзем белмәдм, шул якка очтым.
Ни күрим?!
Ни эшлим? Аптырадым. Каттым...
Кычкырып елап җибәрдем.

8. "Алмачуарым белән бергә мин дә авырган - йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем: ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым". Бу өзекне ничек аңлыйсыз? Мондый хис сезгә танышмы? Шул хакта үз фикерләрегезне языгыз.
9. "Шатлыгым йөрәгемнән тулып таша, җир-күге, бөтен дөньясы - минем шатлыгымнан һәммәсе бииләр кебек тоела". Нинди вакыйга уңае белән сезнең шундый шатлык хисе татыганыгыз бар? Сурәтләп языгыз.
10. "Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем никтер кысып-кысып ала". Бу юлларда кешенең нинди халәте сурәтләнә? Җаваплылык хисен сез ничек аңлыйсыз? Шул хакта фикерегезне әйтегез.
11. "Боларны күргәч каушап калдым: берсеннән-берсе асыл маллар: өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!" Бу өзектән ни аңлыйсыз? Закирның күңелендә нинди хисләр туа, аны ничек дип әйтәләр?
12. "Телләребез сөйләмәсә дә, без бер-беребезне бик тирән аңлыйбыз". Бу юлларны ничек күз алдына китерәсез?

Әсәр буенча куелган спектакльне карагыз һәм фикерләрегезне әйтергә әзерләнегез


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-01-20 20:46:20 Гөлнара: Гөлназ! Сайтыгыз искиткеч бай, сезнең хезмәтегезгә, башкарган эшләрегезгә сокланырлык. Рәхмәт сезгә!
2012-02-11 21:21:54 Татар кызы: Моладцы!!! Бик матур хэм кызганыч фильм тошергэнсез!!! Бик ошады. Елый-елый карадым...



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz