11 нче сыйныф

Ә.Еникинең "Бала" хикәясе


Хикәяне вакыйгаларга бүлик
1. Урманны тасвирлау.
2. Ротаның урман эче буйлап баруы.
3. Немец самолеты пәйда булу.
4. Зарифның өч-дүрт яшьлек баланы күреп алуы.
5. Зарифның уйга калуы.
6. Зарифның кызны үзе белән алуы, аның белән сөйләшүе.
7. Солдатның аптырашта калуы.
8. Зарифның баланы станциягә илтүе, әнисенә тапшыруы.
9. Солдатның үз ротасын куып тотуы, командиры алдында җавап тотуы.
10. Командирның Зарифны мактавы, рәхмәт белдерүе.

Зарифның кылган гамәленә анализ ясап карыйк
- Зариф алдында нинди ике вариант була?
- Солдат кайсын сайлый?
- Зарифның эшенә сез нинди бәя бирерсез?
- Сез үзегез нишләр идегез?

Хикәянең исеме турында уйланыйк, аның эчтәлек белән бәйләнешен ачыклап карыйк
- Хикәяне икенче төрле исем белән атап буламы? Булса, нинди исем бирер идегез?
- Ни өчен “Бала” дип исем бирелгән?




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz