Әдәбият. 5 нче сыйныф

2 нче яртыеллык өчен әдәбияттан тестлар

    Инструкция
  1. Һади Такташ кем ул?
    прозаик
    драматург
    шагыйрь

  2. Әйдүк - нинди әсәрнең герое?
    “Үлем уены”
    “Караборынның дусты”
    “Алмачуар”

  3. Геройның киеренке, тирән хисләрен чагылдыра торган эмоциональ һәм ритмлы, кечкенә күләмле чәчмә әсәр?
    нәсер
    шигырь
    хикәя

  4. Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Гадел Кутуй иҗатын нәрсә берләштерә?
    барысы да шигырь жанрында иҗат иткән
    сугыш темасына язганнар
    уртаклык юк

  5. Ул немец фашистларына каршы батыр көрәше, ялкынлы шигъри әсәрләре – “Моабит дәфтәрләре” белән дөньяга танылган шагыйрь. Бу юллар кем турында?
    Муса Җәлил
    Фатих Кәрим
    Гадел Кутуй

  6. Бу әсәрнең төп герое кызылга киенгән чәчәк?
    “Саз чәчәге”
    “Кызыл ромашка”
    “Ак чәчәкләр”

  7. Кара Йомагол, Олы инәем, Әсгать, Ибрай – бу геройлар нинди әсәрдән?
    “Караборынның дусты”
    “Курай”
    “Озын-озак балачак”

  8. Шигырь юлларының бер-берсенә аваздаш, охшаш иҗекләр белән тәмамлануы ничек атала?
    инверсия
    рифма
    чагыштыру

    


Интерактив тест өчен Түбән Кама шәһәренең 8 нче санлы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Эльмира Азат кызы әзерләгән материал файдаланылды.




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz