Әдәбият. 5 нче сыйныф

1 нче яртыеллык өчен әдәбияттан тестлар

    Инструкция
  1. Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре ничек атала?
    халык авыз иҗаты
    әкият
    телдән сөйләү

  2. Бу төр әкиятләр хыялга бай, күләмнәре ягыннан зуррак, сурәтләнгән вакыйгалар катлаулырак?
    хайваннар турында әкиятләр
    тормыш-көнкүреш әкиятләре
    тылсымлы әкиятләр

  3. Вакыйга һәм күренешләрне артык зурайтып сурәтләү?
    литота
    гипербола
    чагыштыру

  4. Ул – татар әдәбиятында балалар дөньясын киң сурәтли алган, нәни дусларының күңеленә керерлек әсәрләр калдырган язучы?
    Абдулла Алиш
    Габдулла Тукай
    Галимҗан Ибраһимов

  5. Абдулла Алишның бу әкиятенең төп герое бал корты?
    “Сертотмас үрдәк”
    “Койрыклар”
    “Нечкәбил”

  6. Габдулла Тукай ничәнче елда һәм кайда туган?
    1886 нчы елда Кушлавыч авылында
    1889 нчы елда Кушлавыч авылында
    1886 нчы елда Кырлай авылында

  7. Габдулла Тукайның автобиографик әсәре ничек атала?
    “Исемдә калганнар”
    “Кечкенә Апуш”
    “Тукай”

  8. Үз тормыш юлың турында язу ничек атала?
    биография
    автобиография
    фантастика

  9. Габдулла Тукайның “Шүрәле” әсәренең жанры?
    шигырь
    әкият
    поэма

  10. “Нәҗип” әсәренең авторы?
    Галимҗан Ибраһимов
    Әмирхан Еники
    Фатих Әмирхан

  11. “Нәҗип” әсәренең жанры?
    повесть
    хикәя
    роман

  12. Тормышта булган һәм булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр?
    хикәя
    повесть
    роман

  13. Кайсы әсәр Галимҗан Ибраһимовныкы?
    “Нәҗип”
    “Исемдә калганнар”
    “Алмачуар”

  14. “Алмачуар” әсәрендәге төп геройның исеме?
    Закир
    Хафиз
    Апуш

    


Интерактив тест өчен Түбән Кама шәһәренең 8 нче санлы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Эльмира Азат кызы әзерләгән материал файдаланылды.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-01-30 11:49:48 Айсылу: Рәхмәт сезгә бик зур! Сезнең сайттан һәрвакыт файдаланам. Уңышлар,сәламәтлек телим!
2013-01-20 16:18:10 Гөлнар: Сез бик иҗади кеше. Күренеп тора, компьютер сезнең чын ярдәмчегез . Уртаклашкан материаллар өчен чын күңелдән рәхмәт!!!
2012-03-01 19:46:36 Раушания: Гөлназ, мин сезнең сайтта еш булам, бик ошый. Ләкин мин сезнең дәрәҗәгә барып җитәргә бик ерак әле. Минем дә сезнең кебек инф. технологияләр кулланып эшлисем килә. Әлбәттә бөтен шартлар бар, әмма булдыра алмыйм кебек. Үсез булдырасыз. Афәрин.
2012-01-28 07:28:41 Әлфия: Бик зур рәхмәт сезгә. Укучыларга эшләттем.
2012-01-13 23:12:37 Булат: Минемчә, җавап вариантлары күбрәк булса, ""кыек атып, туры тидерү мөмкинлеге азрак булыр иде.
2012-01-06 17:37:59 Дав. Рушания: Голназ, сина бик зур унышлар телим. Бик рэхэт тест эшлэгэнсен. Уземдэ кызыгып эшлэп карадым. Молодец!!!



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz