Әдәбият. 5 нче сыйныф

Габдулла Тукай "Исемдә калганнар"

Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә Кушлавыч авылында дөньяга килә. Тормышының 1892-1895 елларын кечкенә Апуш Кырлай авылында уздыра. Нәкъ Кырлай чорында ул халкына һәм туган җиренә карата булган мәхәббәтен тулысынча аңлый. “Кырлай авылы тормышка минем күзләремне ачты”, - дип яза соңыннан шагыйрь үзенең истәлекләрендә. Кырлай чорындагы балачак тәэсирләре аның иҗатында онытылмас эз калдыра.


Кушлавыч һәм Кырлай авылларына булган сәфәребез: фотоальбомнар

«Исемдә калганнар». Мөкаддимә.

Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.
Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде. Шунлыктан Уральскийга килеп җиткәнемә кадәр кичергән хәлләр илә аннан соң хәзер шушы юлларны язып утырган вакытыма кадәрге башыма килгәннәре икесен ике рисалә итеп чыгарырга мәгкуль күрелде.
Г.Тукаев
29 нчы сентябрь, 1909 нчы санә.






ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-10-23 19:59:30 Элмира: Эшегез өчен зур рәхмәт.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz