Әдәбият. 7 нче сыйныф

Габдулла Тукай "Пар ат"

Г.Тукайның биографиясен искә төшерик.

  1. Г. Тукайның туган авылын атагыз.
    Кырлай
    Кушлавыч
    Өчиле

  2. "Исемдә калганнар" әсәрендә Г.Тукай үги әтисенең "ак күмәчкә бал ягып" каршы алуы турында әйтә. Бу хәл кайсы авылда була?
    Кушлавыч
    Кырлай
    Сасна

  3. Әнисе үлгәннән соң, үги әтисе Габдулланы кайсы авылга әнисе ягыннан бабасына илтә?
    Өчиле
    Кушлавыч
    Кырлай

  4. Өчиледән бабасы Зиннәтулла Габдулланы кая озата һәм анда булачак шагыйрьне Мөхәммәтвәли исемле һөнәрче асрамага ала?
    Казан
    Кушлавыч
    Кырлай

  5. Г.Тукай бала чагының шактый чорын авылда үткәрә һәм бу авылны \"дөньяга күзем ачылган урын\" дип атый?
    Кушлавыч
    Кырлай
    Өчиле

  6. Г.Тукайны җизнәсе Галиәсгар Госманов Кырлайдан үз янына кайсы шәһәргә алдыра?
    Казан
    Уральск
    Петербург

  7. 1907 нче елда Уральск шәһәреннән Г.Тукай ашкының туган җиренә кайта һәм гомеренең соңына кадәр шунда яши. Шул шәһәрне (авылны) атагыз.
    Кырлай
    Казан
    Өчиле

    


ПАР АТ

Җиктереп пар ат, Казанга, туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан».

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

1907 ел



Әсәрне Камал III укый:




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz