Әдәбият. 5 нче сыйныф

Үткәннәрне кабатлау өчен биремнәр

1. Халык авыз иҗаты дип нәрсәгә әйтәләр, аңлатып бирегез, мисаллар китерегез.
2. Халык авыз иҗаты әсәрләренең жанрларын санагыз, һәр жанрга мисал китерегез.
3. Әкиятләр турында ниләр беләсез? Әкиятләрнең төрләре турында ни әйтә аласыз?
4. Сез нинди әкиятләрне яратып укыйсыз? Үзегезгә ошаган әкиятнең эчтәлеген үз сүзләрегез белән кыскартып язып бирегез.
5. Язучылар иҗат иткән әкиятләр укыганыгыз бармы? Алар сездә нинди хисләр уята, үз сүзләрегез белән сөйләгез.

6. Үзегезгә ошаган әкиятнең сюжетына ияреп, әкият иҗат итегез.
7. Г.Тукайның халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләп язган нинди шигырьләрен беләсез? Санап күрсәтегез.
8. Г.Тукайның халык авыз иҗатына нигезләнеп язган шигырьләреннән үзегезгә иң ошаганын сайлап алыгыз, анда ни турында сүз барганын кыскача гына язып аңлатыгыз.
9. Язучы һәм көрәшче Абдулла Алиш. Аның турында сезнең ниләр укыганыгыз бар? Алар сезгә ничек тәэсир итте һәм А.Алиш турында сездә нинди фикер туды?
10. А.Алиш әкиятләренә карата кайсы рәссамнар тарафыннан эшләнгән иллюстрацияләр беләсез?

11. Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасында табигатьнең гүзәллеген тасвирлаган урыннарны укып күрсәтегез.
12. Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасына нигезләнеп эшләнгән нинди иллюстрацияләр беләсез? Рәссамын әйтегез.
13. Б.Әлменов тарафыннан Тукай иҗатына нигезләнеп эшләнгән иллюстрацияләрне алып карагыз. Ул иллюстрацияләр әсәрне укыганда сез күз алдына китергән образларга туры киләме?
14. "Шүрәле" поэмасындагы образларның сезнең күңелегездә нинди тәэсирләр калдыруы турында фикер алышыгыз.
15. "Шүрәле" поэмасында сурәтләнгән урманнарны үзегез күргән урманнар белән чагыштырып языгыз.

16. "Шүрәле" поэмасында төп образ итеп бирелгән егетне сез ничек күз алдына китерәсез, тасвирлап бирегез.
17. Ф.Әмирханның "Нәҗип" хикәсе кайсы ягы белән сезнең хәтердә калды?
18. Ф.Әмирханның "Нәҗип" хикәсендәге Нәҗип образын ничек күз алдына китерүегез турында сөйләгез.
19. Нәрсә ул хикәя? Үзегез яратып укыган хикәяләрне санап күрсәтегез һәм иң ошаган хикәянең эчтәлеген сөйләгез.
20. Г.Ибраһимов кем ул? Сез аның турында ниләр беләсез, бу язучының кайсы әсәрләрен укыдыгыз?

21. "Алмачуар" хикәясенә кайсы рәссамнар иллюстрацияләр эшләгән? Аларның кайсылары сезгә аеруча ошый, фикер алышыгыз.
22. "Алмачуар" хикәсеннән иң ошаган урынны сайлап алып, шуны үз сүзләрегез белән сурәтләп языгыз яисә рәсемен ясагыз.
23. Сезнең сабан туенда атлар чабышканын күргәнегез бармы? Шул күренешне "Алмачуар" хикәясендәге эпизод белән чагыштырып сөйләгез.
24. Һади Такташ кем ул? Сез аның кайсы шигырьләрен укыдыгыз, кайсыларын яттан беләсез?
25. Һ.Такташның үзегезгә ошаган шигырен сайлап, сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.

26. Һ.Такташ сүзләренә язылган нинди җырлар беләсез? Композиторларын да әйтеп, аларны санап чыгыгыз. Үзегез белгәннәрен җырлап күрсәтегез.
27. "Караборыннынң дусты" хикәясенең кайсы эпизоды сезгә аеруча ошый, шул урыннын табып, сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.
28. Муса Җәлил турында ниләр укыдыгыз? Үзара фикер алышыгыз.
29. М.Җәлилнең кайсы шигырьләрен аеруча яратып укыйсыз? Берәр шигырен яттан сөйләп карагыз.
30. М.Җәлил сүзләренә көй иҗат иткән кайсы композиторларны беләсез? Һәммәгез дә белгән җырны күмәкләп башкарыгыз.

31. М.Җәлил әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән иллюстрацияләрне бергәләп карагыз, рәссамнары турында фикер алшыгыз.
32. "Кызыл ромашка" сездә нинди хисләр уята? Ул сезнең хәтерегездә ничек саклана? Фикер алшыгыз. Сурәтләү чараларыннан чагыштыруга, сынландыруга мисаллар китерегез.
33. М.Җәлил образын кайларда (портрет, экран, сәхнә, әдәби әсәрләр һ.б.)күргәнегез бар, әйтеп чыгыгыз.
34. М.Җәлил турында нинди әдәби әсәрләр укыганыгыз бар? Кайсылары бигрәк тә ошады? Фикер алшыгыз.
35. М.Җәлилгә багышланган "Җәлил" операсын тыңлаганыгыз бармы? Аны кем язган? Ул сездә нинди хисләр уята? (Булмаса бергәләп тыңлагыз, тәэсирләрегезне уртаклашыгыз.)

36. Казан шәһәрендә Муса Җәлилгә салынган һәйкәл сезгә ничек тәэсир итте һәм сезнең күз алдыгызда ничек булып калды, тасвирлагыз.
37. Фатих Кәримнең нинди шигырьләрен беләсез?
38. "Үлемсезлек" дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? Тарихта зур эшләр башкарган үлемсез кешеләрдән кемнәрне беләсез?




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz