Татар теле

Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән эш программалары һәм дәрес эшкәртмәләре

   5 нче сыйныф

Программада татар теленә 105 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик "ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы" темасына гына карый: ул 1 сәгатькә арттырылды. Аның өчен вакыт алдагы дәрестән алынды. Программада "Татар теле. 5-11" интерактив дәреслеге, Интернет ресурслары белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.
Дәреслек: Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина. – Казан: Мәгариф, 2006.

   6 нчы сыйныф

Программада татар теленә 105 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла. Төп программадан аерма берешәр сәгать белән "Сыйфат", "Фигыль", "Алмашлык", "Рәвеш", "Сан", "Ымлык" темаларына карый.
Дәреслек: Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек / Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова һ.б. – Казан: Мәгариф, 2006.

   7 нче сыйныф

2010 нчы елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән программа буенча татар теленә 102 дәрес каралган, мәктәпнең базис укыту планы буенча уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла. Эш программасында “Татар теле. 5-11” интерактив электрон дәреслеге (ЭД), Интернет ресурслары (ИР) белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.
Дәреслек: Татар теле. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2007.

   9 нчы сыйныф

9 нчы сыйныф өчен программада татар теленә 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Алдагы елларда тестлар эшләүгә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында файдаланыла. Конспектлар төзү, тезислар язу, аларны редакцияләү, сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен текстлар өстендә эшләп камилләштерү, язмаларны тел, төгәллек һәм сөйләм матурлыгы, грамоталылыгы ягыннан бергәләп тикшерү һәм төзәтү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Программада “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге, Интернет ресурслары белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.
Дәреслек: Зәкиев М.З. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008.

   10 нчы сыйныф

Программада татар теленә 34 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 35 дәрес үткәрү планлаштырыла. Уку елы дәвамында 2(1) диктант, 2(2) изложение яздыру күздә тотыла. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать бирелә.
Дәреслек: Татар теле. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек / М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. – Казан: Мәгариф, 2008.

   11 нче сыйныф

Программа буенча 11 нче сыйныфта 32 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 34 сәгать бирелгәнгә, 2 дәрес диктантлар өчен өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 14 сәгать куелган. Шулардан 7 дәрес - программа таләп иткән 4 контроль изложениене язу, 1 дәрес хаталар өстендә эшләү өчен алынды. Алдагы елларда мондый төр эшләргә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында алынды, С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкаруга 4 сәгать сарыф ителә. Конспектлар төзү, аларны редакцияләү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Шулай итеп, эш программасында яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу өчен – 20, изложение яздыруга – 8, БРИга әзерләнү өчен 6 сәгать планлаштырыла. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителә. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.
Дәреслек: Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008.
Өстәмә мәгълүмат чыганагы: Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.


Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең рус төркеме өчен татар теленнән эш программалары

   8 нче сыйныф

Төп программада 8 нче сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан барысы 175 сәгать үткәрү каралган. Укучыларның белемен һәм әзерлек дәрәҗәсен истә тотып һәм әдәбият дәресләре аерым дәреслек һәм программа буенча укытылганга күрә, 8 нче сыйныфта татар теле өчен 105 сәгать бүлеп алынды. Татар теленнән эш программасы Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. авторлыгында чыккан программага (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.) нигезләнеп төзелде. “Татарстан шәһәрләре”, “Халыкка багышланган гомер”, “Татар әдипләре иҗатыннан” исемле темаларга караган лексик минимум әдәбият дәресләрендә өйрәнү өчен калдырылды.
Дәреслек: Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.


Дәрестән тыш эшләр

   Мәктәп туры өчен татар теленнән олимпиада сораулары. 2008 ел - күчермәләп алырга

Тестлар

     Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен тестлар (7 вариантта)
     Татар телендә кушымчалар (кыенлык дәрәҗәсе үсә баруны исәпкә алып төзелгән тестлар) - 3 дәрәҗәдә
     Тартыклар
     Сузыклар
     Сингармонизм законы
     Орфографияне кабатлау өчен тестлар
     Аваз һәм хәреф
     Татар телендә аваз үзгәрешләре

"EasyQuizzy" программасында эшләнгән тестлар:
     Орфографик белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен тест
     "Рәвеш" темасы буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен тест
     Гади җөмлә синтаксисы буенча җаваплары ачык булган тестлар
     Гади җөмлә синтаксисы буенча җавапларны тәңгәлләштерүгә нигезләнгән тестлар
     Гади җөмлә синтаксисы буенча җавапларны эзлеклелектә күрсәтүне таләп иткән тестлар

Татар теле кабинеты

   Фотолар.
   Иҗади лаборатория туплауга күрсәтмәләр.
   Татар теле кабинетына таләпләр.
   Кабинет паспорты

Укытучының китап киштәсе

   Сочинениегә бердәм таләпләр
   Методик тема буенча эш планы

Дидактик материаллар

   5-7 нче сыйныфлар өчен милли-төбәк компоненты кулланып эшләнгән дидактик материаллар.

Лицензия Creative Commons  Җәлилова Гөлназ Илсур кызы тарафыннан эшләнгән «5-7 нче сыйныфлар өчен милли-төбәк компоненты кулланып эшләнгән дидактик материаллар» Creative Commons Атрибуция 3.0 Unported лицензиясенә нигезләнеп таратыла. Чыганак - gzalilova.narod.ru.

Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Димәк, белем һәм тәрбия бирү процессында милли-төбәк компонентларыннан файдалану – ул әле заман таләбе дә. Түбәндәге дидиактик материаллар татар теле дәресләрендә яңа теманы үткәндә, шулай ук кабатлау этабында файдалану өчен төзелде. Текстлар, өзекләр Мөслим җирлегендә туып үскән һәм бүгенге көндә дә арабызда яшәп иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән алынды. Аларның һәрберсеннән туган төбәгебезне чиксез ярату хисе бөркелә, аның гаме белән яшәү сизелә. Сүз сәнгатенең тәэсир көче, һичшиксез, балаларга да йогынты ясый, аларны игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Мондый дидиактик материалларны мин татар теле кабинетында аерым текстлар рәвешендә туплап барам. Алар , төрле биремнәр белән берничә сыйныфта кулланыла ала. Биремнәрне дифференцияләштерергә һәм индивидуальләштерергә дә мөмкинлек кала, күләмлерәк текстларны өй эше итеп бирергә, төркемнәрдә өйрәнү өчен тәкъдим итәргә була. Төрле биремнәр нигезендә текстлар сайлау кебек эзләнү эшенә көчлерәк укучыларны җәлеп итү дә үзен аклады: балалар мондый төрдәге өй эшләрен бик теләп башкаралар, кызыклы тел күренешләрен ачыклап, кечкенә генә ачышлар да ясыйлар. Көчле укучылар белән өстәмә шөгыльләнү өчен дә бик яхшы җирлек туа. Әлбәттә, әлеге җыентык кысаларында материалларны тулы күләмдә бирү мөмкин түгел, шуңа күрә алар үрнәк рәвешендә генә тәкъдим ителә  ...

   Килешләрнең мәгънәләрен өйрәнү өчен мнемосхемалар.
Күчермәләп алырга
   Фонетикадан тарату материаллары.
Күчермәләп алырга
   5-8 нче сыйныф укучыларының грамоталылыгын үстерү өчен ачкычлы диктантлар
Күчермәләп алырга
   Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен “Сүзлекләр” темасы буенча шәхси биремле карточкалар
Күчермәләп алырга
    SMART интерактив тактасында эшләү өчен дидактик материаллар:
Җөмләнең иярчен кисәкләрен кабатлау
Бер составлы җөмләләрне кабатлау
"Аныклагыч" темасын актуальләштерү
    Лото уены:
"Антонимнар" лотосы
"Синонимнар" лотосы
"Татарча һәм русча фразеологик әйтелмәләр" лотосы
"Бер сүз белән әйт": "Фразеологизмнар" лотосы

Тәҗрибә

   Презентация: укыту эшчәнлегендә диагностика куллану.
Күчермәләп алырга - 109 Кб
    Интернет челтәрендә аралашу культурасы тәрбияләүдә ана теле укытучысының роле

"Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар" исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгыш. Казан, 19 июнь, 2009 ел...  [тулырак]


Дәрес эшкәртмәләре

   Фонетика һәм орфоэпияне кабатлау - 5 нче сыйныф (сәяхәт-дәрес)
   Дәрес планы: татар теле-5 класс №1
   Дәрес планы: татар теле-7 класс №1
   Фонетикадан лаборатор дәрес (11 нче сыйныф).
   10 нчы сыйныфта гарәп графикасын өйрәнү (методик киңәшләр, йомгаклау дәресенең эшкәртмәсе).
   "Лексик анализ" - 9 нчы сыйныф.

Татар теленнән зачёт-дәресләр

   "Күп иярченле кушма җөмләләр" темасы буенча зачет өчен сораулар.
Күчермәләп алырга

Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

   Эш кәгазьләре язарга өйрәтү.

Эш кәгазьләре язарга өйрәтү укучыларга бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре бирүдә уңышлы алымнарның берсе булып санала. Ул - укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен гамәлдә кулланырга күнектерү, укытуны тормыш белән бәйләү чарасы да. Аның методикасы Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. авторлыгында чыккан “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы” (“Раннур” нәшрияты, 2000) китабында, Я.Х.Абдрәхимованың “Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре” (“Мәгариф” нәшрияты, 2003, 2005) исемле хезмәтләрендә, биремнәр һәм сораулар изложениеләр җыентыкларында яктыртылган. Төгәл һәм тулы мәгълүматны З.В.Вәлиевнең “Эш кәгазьләре үрнәкләре – Образцы деловых бумаг” (Татарстан китап нәшрияты, 1999) дигән җыентыгыннан табарга була. Анда, бик күп төрле документ үрнәкләре татар һәм рус телләрендә бирелеп, көндәлек әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә кулланыла торган эш кәгазьләре дә урын алган. Әмма үрнәкләрнең дәреслекләрдә бик гади формалары гына бирелүе, мәктәп укучылары өчен чыгарылган махсус кулланмаларның булмавы укытучы эшчәнлегендә кыенлыклар тудыра. Эш кәгазе үрнәкләрен татар теле һәм әдәбияты кабинетына элеп куярга туры килә. Сезнең дә эшегезне бераз җиңеләйтү максатыннан, укучыларга тарату өчен дип эшләнгән материаллар тәкъдим итәм. Алар дәрестә һәр балага җитәрлек итеп әзерләнде. Үрнәкләрне эшләгәндә, югарыда санап үтелгән хезмәтләрнең барысы да файдаланылды.
Эш кәгазе үрнәкләре
"Эш кәгазьләре" темасы буенча зачет өчен сораулар (10 нчы сыйныф)


Презентацияләр  

   5 нче сыйныф - Омонимнар
   5 нче сыйныф - Фонетика һәм орфоэпияне кабатлау.

Тел галимнәре (фотоальбом)  



КОММЕНТАРИЙ КАЛДЫРУ:

Исемегез:
Комментарий:
ФИКЕРЛӘР

2013-03-03 12:55:49 венера: Бик зур рәхмәт сезгә. Кирәк булган материалны сезнең сайттан алам. Эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек телим сезгә.
2013-02-15 13:24:52 әдилә: материалларыгыз өчен рәхмәт.
башка комментарийлар >>>




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2013.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Бер җөмлә белән

Актуаль темага!

Туган тел хакына
   "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм конкурсы нәтиҗәләре ...
   Шәймиев: "Телне гаилә, мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәп саклаячак" ...
   Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика форумы узды ...
    А.Гыйльметдинов: “Татар телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнү өчен яңа стандартта шартлар бар” ...
    Татар теле мәхкәмәдә дә ярдәмгә килә ...
    "Белем җәүһәрләре-2010" I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе ...
    Казанның татар теле өчен хисабы әлегә юк ...
   ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ ПРОГРАММА КОНКУРСЫ ...

Реклама
Флера Харрасованың

Таралу географиясе



Сайт управляется системой uCoz