Реклама - Игътибар: яңа методик кулланма!

Флера Харрасованың Флёра Харрасова
"Мин сөйләргә өйрәнәм"

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның авазларын төзәтү буенча кулланма.
Казан: "Паритет" нәшрияты, 2008. - 48 бит.

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм укытучылар! Безнең төп бурычларыбызның берсе булып баланың авазларны дөрес әйтү культурасын һәм бәйләнешле сөйләмне системалы үстерү, сүзлек запасын даими баету, җөмләләрне грамматик яктан дөрес төзеп, укыганны сөйли белергә өйрәтү тора.
Бу кулланма сезнең өчен олы ярдәмлек хезмәтен үтәячәк. Менә балагыз күптән әйтә алмаган авазны логопед яисә үзегезнең ярдәм белән әйтеп җибәрде, ди. Сез шатландыгыз. Ләкин бала тәзәтелгән авазын тиз генә сөйләменә куя алмый. Шуңа күрә бу кулланма терәк рәсемнәр ярдәме белән ул авазларны ныгытырга, бәйләнешле сөйләмдә кулланырга ярдәм итәр. Ярдәмлек баланы грамотага өйрәтүне дә күздә тота.

Флера Харрасованың
Кулланма белән файдалану тәртибе

Балага текстны интонация белән әкрен генә укып чыгарга.
Билгеле бер аваз кергән сүзләрне тексттан ишетеп һәм терәк рәсемнәргә карап әйтергә.
Рәсемнәрне буярга.
Бирелгән сорауларга дөрес җаваплар таләп итәргә.
Түбәндәге өстәмә биремнәр баланы беренче сыйныфка әзерләү өчен бирелә. Балага сүз, җөмлә, иҗек, аваз, хәреф, яңгырау-саңгырау дигән терминнар өйрәтелә.
Мәсәлән, "с-з" авазлары белән эшләгәндә, бу авазларның кайсы яңгырау яки саңгырау икәнлегенә төшендерәбез. Моның өчен ике уч төбе белән колакларны ябып, "з-з-з-з" дип әйтеп карыйбыз. Баш эче яңгырый, ә "с-с-с-с" дип әйткәндә яңгырамый, тик өрелә генә. Димәк, "з" авазы - яңгырау, "с" авазы - саңгырау тартык. Шулай ук башка авазларны да аерырга өйрәтәбез.
Хикәяләрдә балалар өчен яңа сүзләр очрар. Аларның мәгънәләре аңлатылсын һәм баланың сөйләмендә кулланышка кертелсен.
Тыңлаган хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү баланың хәтерен һәм логик фикерләвен, әйләнә-тирәгә игътибарлы булуын тәрбияли.
Хикәяләрдәге синонимнар шулай ук сүз байлыгын үстерүдә зур роль уйный.
Өстәмә сораулар ярдәмендә бала белән үзара аралашу формасы - диалоглар да алынды. Алар баланы актив сөйләмгә тартырга ярдәм итәр.
Бу кулланма монологик сөйләмне үстерү, өйрәтү бурычларын да куя.
Ел вакытларына зур игътибар ителә. Бала мәктәпкә кергәнче, ел вакытларын, аларның үзенчәлекләрен аера белергә тиеш.
Китапта сүзләрне гомумиләштереп әйтергә өйрәнү, сыйфат дәрәҗәләре, рәвешләр, берлек-күплек төшенчәләре кулланылды.
Флера Харрасованың

Киңәшләребез

Баланың инициативасын сүндерегә тырышмагыз.
Эчтәлекне бала үз сүзләре белән сөйләп карасын. Ул сөйләгәндә, аңа карата булган мактау сүзләрен әйтергә онытмыйк. Аны хуплап, сөендереп торырга кирәк. Мәсәлән, рәхмәт, булдырасың бит, менә әйбәт чыкты һ.б.
Баланы бәйләнешле сөйләмгә өйрәткәндә, сизү органнарын катнаштырып та сораулар бирсәк, алган белем һәм күнекмәләр тагын да тирәнрәк, мәгънәлерәк булыр.
Бала сөйләгәндә, аны игътибар белән тыңларга өйрәник. Өстәмә сораулар да бирсәк, ул ачылып китәр, хәтта әлегәчә күренмәгән тел байлыгын да ишетә алырсыз.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балагызны дөрес һәм матур сөйләшергә өйрәтү - ул зур бәхет һәм хезмәт җимеше. Уңышлар Сезгә!

Укытучы-логопед Харрасова Флёра Нурлыгали кызы.


Әлеге китапны почта аша өегезгә алдыру мөмкинлеге бар. Моның өчен индекс, төгәл адресыгыз, исем-фамилия-әтиегезнең исемен күрсәтеп, ничә китап алырга теләвегезен әйтеп, сайт авторына мөрәҗәгать итә аласыз. Китапның почта чыгымнарыннан тыш бәясе - 70 сум. Ашыгыгыз: кулланманың саны чикләнгән!


Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Сайт управляется системой uCoz