Кереш сүз


Кадерле укучыларым, хөрмәтле укытучылар. Бу уку елыннан башлап, сезнең өчен сайтта яңа проектлар тормышка ашырыла башлый. Әлеге тематик бүлектә сез әдәбият дәресләре өчен кирәкле мәгълүматлар, кызыклы материаллар, файдалы сылтамалар, күрсәтмәләр, киңәшләр таба аласыз. Биредә мин үз укучыларымны гына түгел, башка мәктәпләрнең укучыларын да актив кулланучылар рәтендә күрергә өметләнәм.

Үзегезгә кирәкле сыйныф материалларына күчү өчен, горизонталь менюдан файдаланыгыз. Үткәннәрне искә төшерү, материалларны тирәнрәк үзләштерү, мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат туплау максатында вертикаль менюны кулланыгыз.

"Атна соравы" бүлегендә сезне атна саен әдәбиятыбыз белән бәйле кызыклы сораулар көтеп торачак. Сораулар дүшәмбе көнне куелачак, җиңүчеләр шимбә-якшәмбе көннәрне ачыкланачак. Минем үз укучыларым арасыннан җиңүче аерым билгеләнәчәк. Җиңүче истәлек бүләге яки әдәбияттан "5"ле алачак. Интеллектуаль бәйгедә башка мәктәп һәм район укучылары да катнаша ала. Бу очракта районыгыз, мәктәбегез һәм исем-фамилиягезне күрсәтергә һәм укытучыгызга хәбәр итәргә онытмагыз.

Уртак эшебез барыбызга яңа белемнәр үзләштерергә ярдәм итәр, кызыклы булыр дип ышанам. Сездән теләк-тәкъдимнәр, фикерләр көтеп калам. Уңышлар теләп, сайт авторы Гөлназ Җәлилова.

5 нче сыйныф
6 нчы сыйныф
7 нче сыйныф
8 нче сыйныф
9 нчы сыйныф
10 нчы сыйныф
11 нче сыйныф

Тарихи һәйкәлләр

   Сөембикә манарасы

Сәнгать дөньясына сәяхәт

   К.Е.Максимовның "Кыр чәчәкләре" картинасы
   Х-М.И.Казаковның "Үксез бала" ("Бәләкәй Тукай") картинасы
   Карл Венигның "Казанны яулап алу" картинасы
   И.Э.Грабарь һәм аның "Февраль зәңгәрлеге" картинасы
   Иван Иванович Шишкин һәм аның "Арыш басуы" картинасы
   Лотфулла Фәттахов һәм аның "Сабантуй", "Игеннәр өлгерде", “Татар халкының бөек шагыйре” картиналары
   Харис Якупов һәм аның "Хөкем алдыннан" картинасы

3 үлчәмле галереялар:
   Бакый Урманче галереясы
   Харис Якупов галереясы
   Искәндәр Рәфыйков галереясы
   Муса Җәлил образы - сынлы сәнгатьтә
   Иван Иванович Шишкин галереясы
   Канәфи Нәфыйков галереясы
   Мәснәви Хәйретдинов иҗатында туган як
   Шүрәле образы - сынлы сәнгатьтә
   Сынлы сәнгатьтә Тукай образы

Яңа китап - яңа дус

Сентябрь, 2011 ел.
Галәм күзе: шигырьләр, балладалар, поэмалар. "Идел-пресс" нәшриятында Факил Сафинның (Факил Әмәк) яңа китабы басылып чыкты. Аңа, нигездә, соңгы елларда язылган шигъри әсәрләр тупланган. Шигырьләрнең сулышын милли гамь, рухи ныклык, акыл һәм хис бердәмлеге, көчле энергетика, фәлсәфи уйланулар, нечкә лиризм билгели. Талантлы каләм остасы тагын бер мәртәбә үзенең милли җанлы икәнлеген, халкыбызның тарихына, бүгенгесенә, киләчәгенә, шәхесләренә битараф булмавын раслый.

Август, 2011 ел.
Татарстан китап нәшриятында райондашыбыз Роза Хәбибуллинаның "Миләш елы" исемле өр-яңа китабы дөнья күрде. Бизәлеше белән дә, эчтәлеге белән дә сыйфатлы итеп эшләнгән әлеге китапка авторның яшәешебезнең актуаль мәсьәләләрен яктырткан "Калморза", "Чишмә башы", "Миләш елы", "Яшьлегем серләре" дигән повестьлары урын алган.

Февраль, 2011 ел.
Якташыбыз Мәүлидә Арсланованың икенче китабы дөнья күрде. "Бәхетле мизгел" исемле җыентыкка 64 шигырь тупланган. Китап 100 данәдә Матбугат үзәге типографиясендә басылды. Авторның "Яшәү яме" дип аталган беренче китабы да Матбугат үзәгендә нәшер ителгән иде. Мәүлидә ханым өченче китабын әзерләүгә керешкән.

Февраль, 2011 ел.
Якташыбыз, Коммуна авылында туып үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллыда яшәүче Дөлфәт Хәрбинең өченче китабы дөнья күрде. "Уфалла арбасы" дип исемләнгән әлеге җыентыкка якташыбызның утыздан артык җыры тупланган. Әлеге җырларның күбесе туган ягыбыз Мөслимгә, аның гүзәл табигатенә багышланган.

Гыйнвар, 2011 ел.
Күптән түгел райондашыбыз, Түбән Табын авылында яшәп иҗат итүче Гөлсылу Газизованың китабы дөнья күрде. "Яшьлек язым" дип исемләнгән китапка Гөлсылу ханымның сөю-сәгадәткә, яшәешебезгә кагылышлы шигырьләре тупланган.

Декабрь, 2010 ел.
Шушы көннәрдә ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган укытучысы, А.Алиш исемендәге премия лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗановның балалар өчен шигырьләре тупланган өр-яңа китабы дөнья күрде. "Батыр буласы килә" исемле бу китапны укып, кызыклы вакыйгаларны, күренешләрне үз эченә алган шигырьләр аша укучы серле табигать дөньясы, ел фасыллары белән таныша. Шул рәвешле тирә-юньне танып белергә өйрәнә. Китап мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәкъдим ителә.



ФИКЕР АЛЫШУ

Исемегез:

Фикер әйтү:

Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

2013-03-22 18:05:08 aлинэ: мина дуслык турында сочинения кирэк иде.
2013-02-24 14:28:14 Шигапова: Гөлназ! Хезмәтегез бик файдалы, рәхмәт.
2012-02-26 00:11:31 илназ: хэрис якупов
2011-12-05 19:41:18 Садыкова Ләйсән: Ә кая анда эш дәфтәре?
Әлеге битләрдә тәкъдим ителгән эшләрне Сез мөстәкыйль эшлисез, фото, видео, аудиоматериаллар белән мөстәкыйль танышасыз, үзлектән өйрәнәсез, шуңа күрә бу сәхифәләр "Әдәбияттан эш дәфтәре" дип аталды, Ләйсән. Сезнең өчен өстәмә сылтамалар да куйдым. Рәхим итеп өйрәнегез генә.

2011-11-23 15:24:31 дилэ: мина сочинение /тукай халык баласы/
Сез монда әзер сочинение үрнәкләре таба алмассыз, Дилә. Сочинениене укучы үзе язарга тиеш, каян да булса күчерергә түгел. Юкса Сез беркайчан да үз фикерегезне язмача белдерергә өйрәнә алмассыз.

2011-10-27 14:11:45 Флера: Булдыргансыз.

2011-10-25 16:10:07 Фатыхова Резидә Сәләхи кызы: Сайтыгыз белән таныша гына башладым, ул миндә кызыксыну уятты, рәхмәт.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz