Татар теле - Тәҗрибә

Интернет челтәрендә аралашу культурасы тәрбияләүдә ана теле укытучысының роле

"Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар" исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгыш. Казан, 19 июнь, 2009 ел.

         Бүгенге көндә аралашуның бик күп төрле чаралары, форма һәм алымнары бар. Мәгълүмат алмашуның күпчелеге заманча техника мөмкинлекләреннән файдалануга бәйле. Әлеге чыгышымны укучы балаларның глобаль челтәрдә аралашу культурасын формалаштыру темасына багышлавым очраклы түгел. Интернет тормышыбызга ныграк үтеп кергән саен, укучыларыбыз да аның мөмкинлекләреннән тулырак файдаланырга тырыша. Үзара мәгълүмат алмашу (текст формасында гына түгел, аудио, фото, видеофайллар һ.б. рәвешендә дә), дуслар, туганнар белән даими арадашлык, хезмәттәшлекне ныгыту, элемтәләр урнаштыру, реаль вакытта аралашу, теге яки бу күренеш-фактларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү максатында да кулланыла ул хәзер. Үсү процессы бик зур тизлек белән бара дип әйтә алабыз, чөнки компьютер, кесә телефоннары һәм башка төрле җайланмалар бүген һәр гаиләдә телевизор, радио кебек үк гадәти куллану предметына әверелеп бара. Әле берничә ел элек шәхси компьютер мәктәбебез укучыларының бик азында гына булса, бүген инде барлык укучыларның 50-55% ында алар Интернет челтәренә тоташкан, һәм балалар бу төр аралашу чарасыннан бик актив кулланалар дип әйтергә җирлек бар.
         Мин үзем дә Интернет челтәрен актив кулланучы булып торам. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе, әни кеше буларак, минем өчен укучыларымның, хезмәттәш-һөнәрдәшләремнең, шул исәптән үз балаларымның да глобаль челтәрдә аралашу өлкәсе кызыклы. Кайбер күзәтүләр миңа эшемдә дә ярдәм итәләр, яңа заман тудырган проблемаларны уртага салып сөйләшерлек җирлек булып та торалар, чөнки Интернет – ул тормышыбызның виртуаль көзгедәге чагылышы. Күзәтүләрдән күренгән иң актуаль мәсьәлә - балаларыбызның үз ана телендә аралашырга теләмәве – барыбызны да уйландырырга тиеш. Татар телен бик яхшы белгән, үз туган телендә белем алучы укучылар арасында күзәтелә бит бу хәл! Бик популяр булган Одноклассники.ру, Вконтакте.ру сайтларында бер үк мәктәп укучыларының әллә ничә берләшмә-клубы эшли, әмма аларның күпчелегендә аралашу рус телендә бара. Форумнар, кунак китапларындагы язмалар белән дә шул ук хәл. Интернет челтәрендә саф татар телендә эшләүче укучылар форумнары да бар, әмма аларны бармак белән генә санап чыгарлык шул. Бу – форум җитәкчеләре, ягъни администраторларның уңышы. Татар мәктәбе сайтларындагы кунак китабына татарча язу мөмкинлеге дә чикләнгән була күпчелек очракта. Боларда кемне гаеплисең инде... Әлбәттә, үзебез гаепле! Туган телебезнең интернетта кулланылышына үзебез үк битарафлык күрсәткәч, зарланып утырудан ни файда?
         Укучыларның глобаль челтәрдә аралашу әдәбенә килсәк, монда балаларның үзләре белән уртага салып сөйләшерлек темалар бихисап. Мәсәлән, “Лексикология” бүлеген бүлеген үткәндә, югары сыйныфларда кабатлау вакытында Интернет челтәрендә кулланылучы яңа сүзләргә, төрле чатларга хас булган сүзләрне кыскарту күренешенә, аларның телебез үсешенә ясаган йогынтысына, “Орфография”, “Пунктуация” бүлекләрен өйрәнгәндә, дөрес язуның әңгәмәдәшеңне, шул ук вакытта туган телеңне дә хөрмәт итү булып торуына игътибар иттерергә кирәк. Эш кәгазьләрен язарга өйрәнү дәресләрендә электрон хатлар, спам, “бәхет хатлары”, SMS-хәбәрләргә куела торган әдәп кагыйдәләре турында аңлату зарур. “Сөйләм культурасы” темасы астында үтүче дәресләрнең берсен Интернет челтәрендә аралашу культурасын өйрәнүгә багышларга була хәтта. Моны укучыларга кечкенә тикшеренү-эзләнү эше итеп бирергә, дәрес вакытында төркемнәрдә анализлау рәвешендә дә, гамәли дәрес формасында үткәреп тә эшләргә мөмкин. Хәзер мәктәпләрдә компьютерлары Интернетка тоташкан класслар бар бит. Файдаланырга кирәк бу мөмкинлекләрдән.
         Без, укытучылар, итагатьлелек, әңгәмәдәшеңнең фикерләрен хөрмәт итү, аның шәхесенә ихтирам белән карау, вакытын санлау, яшерен мәгълүматларны саклау, сабырлык, игелеклелек, рәхмәт әйтә белү һ.б.ш. сыйфатларның, нинди милләттән булуына карамастан, аноним рәвештә аралашса да, глобаль челтәрдә һәр кешене бизи торган күренеш булуына даими басым ясарга тиешбез. Бу - сыйныф сәгатьләрендә тикшерү өчен дә бик яхшы тема була ала. Бүгенге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – үз милләтен таныган, хөрмәт иткән, белгән, әдәп-әхлак кануннары белән яшәүче, рухи яктан сәламәт шәхес тәрбияләү. Бу катлаулы бурычны үтәүдә заманча чаралардан, аерым алганда, Интернет челтәреннән дә нәтиҗәле файланырга вакыт, бик вакыт. Соңга калмасак иде!

13 июль, 2009 




Фикерләр.
2010-10-09 21:15:33 Гөлнур: Мин әйтергә теләгән фикерләрне язгансың, Гөлназ! Мин дә кайчак өй эшләрен дә интернет аша бирәм, укучыларым белән язышам, видеоматериаллар куям, иртән баргач, фикерләре белән кызыксынам. Интернет миңа укучыларымның күңел дөньсын ачарга ярдәм итә. Гомумән, сезнең тырышлыкка сокланам, коллегаларыма һәрчак сезне үрнәк итеп куям. Рәхмәт. Уңышлар Сезгә! Буа шәһәре. Р.З.Сәгъдиев ис. мәктәп.

Комментарий калдыру:

Исемегез:
Комментарий:

Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Сайт управляется системой uCoz