Цитаталар дәфтәре - Бөек акыл ияләре яшәешебез турында

Цитаталар дәфтәре

 1  2  3  4  5  6  7 

   Телен тыя алмаган кешегә ышанырга ярамый. (Махатма Ганди)
   Вак гамәлләр вак адәмнәрне тудыра. (Бенджамин Дизраэли)
   Һәрвакыт вакыты юклыкка зарланучылар, гадәттә, бернәрсә дә эшләмиләр. (Георг Кристоф Лихтенберг)
   Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. (Мишель де Монтень)
   Ахмакларга бер җавап бар - дәшми калу. (Унсур әл Маали)

   Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми, шуңа күрә бик күп кешеләр бәхетсез. (Франсуа де Ларошфуко)
   Җанына тынгы тапмаган кеше беркайчан да тынычлык таба алмый. (Франсуа де Ларошфуко)
   Киңәш бирергә була, ләкин шул киңәшне куллану өчен акыл биреп булмый. (Франсуа де Ларошфуко)
   Мәгънәсез сүзгә караганда иярсез ат ышанычлырак. (Феофраст)
   Кеше үзе ышанасы килгән әйберләргә бик теләп ышына. (Юлий Цезарь)

   Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
   Җинаятьчелеккә юл куюның иң ышанычлы ысулы - җаваплылык булмау. (Цицерон)
   Кешегә кайда яшәү кыен - аның төрмәсе шунда. (Эпиктет)
   Ишәк арыслан тиресе ябынса да, үзенчә кычкыруы белән тотыла. (Эзоп)
   Вак-төяк ярдәм итүләрдән баш тартма: зуррагына да сәләтле диярләр. (Эпикур)

   Дошманнан үч алуның иң яхшы ысулы - аңа охшамау. (Аврелий)
   Иң җирәнгеч сыйфат - үз-үзеңне кызгану. (Аврелий)
   Ялагайлар кулына эләккәнче, козгыннар кулына эләк. Козгыннар үлгәннәрне ашый, ә тегеләре - тереләрне. (Антисфен)
   Иң кирәкле белем - кирәксезне оныта алу белеме. (Антисфен)
   Акыллы кеше күңел ачу чаралары артыннан түгел, ә үзенә күңелсезлекләр китерми торган әйберләрне булдыру артыннан чаба. (Аристотель)

   Яхшы әйбер начарайса, ул бигрәк тә начар. (Аристотель)
   Артык зур вәгъдәләр ышанычны киметә. (Гораций)
   Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. (Гораций)
   Пычрак савытка нәрсә салсаң да әчи. (Гораций)
   Бернигә дә ышанмыйча һәм беркемнән дә курыкмыйча яшәгән кешене генә ирекле дип атап була. (Демокрит)

   Оят гамәлләр кылучыларның күпчелеге бик матур чыгышлар ясый. (Демокрит)
   Кызып киткәндә кылынган гөнаһларның гафу ителүенә өмет бар, әмма тәкәбберлек белән эшләнгән бозыклыкның гафу ителүенә өмет юк. (Суфьян әс-Саури)
   Дөнья тормышының рәхәтлеге күләгә кебек - без аны теләмичә алга йөгерсәк, ул арттан килә, ә инде тотынырга теләсәк, ул кача. (Сәгъди Хаҗи)
   Яшьлек ул - бик тиз узып китә торган җитешсезлек. (Иоган Вольфганг Гёте)
   Киңәшне бушлай бирәләр, чөнки аны сатып алучы юк. (Жан Пти-Сенн)

   Янәшәмдә һәрчак ярдәм итеп, булышып торучы ышанычлы кеше - ул мин үзем. (Луиза Л.Хей)
   Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут)
   Кеше баштан аякка кадәр түгел, баштан күккә кадәр үлчәнә. (Конфуций)
   Тормыштагы иң зур бәхет - сине яратуларына ышаныч. (Виктор Гюго)
   Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)

   Мәхәббәт - ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята... Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк. (Ремарк)
   Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә, аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк.(Оноре де Бальзак)
   Чамадан тыш игътибар бирүебез аркасында без бәхетсезлекләрне үзебез чакыртып китерәбез. (Жорж Санд)
   Комсызлык белән бәхетнең очрашканнары юк. Алар бер-берсен белмиләр. (Бенджамин Франклин)
   Башкалар өчен якты нур булу-кеше ирешә алырлык иң зур бәхет. Ул чакта аны бернинди газап та, әрнү дә, кайгы-хәсрәт тә, мохтаҗлык та куркытмый. (Феликс Дзержинский)

   Бәхеткә теләкләрнең артык күплеге һәм аларның бөтенесен канәгатьләндерергә теләү комачаулый. (Артуро Граф)
   Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!(Хәсән Туфан)
   Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)



Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Сайт управляется системой uCoz