Кереш сүз


Кадерле укучыларым, хөрмәтле укытучылар. Бу уку елыннан башлап, сезнең өчен сайтта яңа проектлар тормышка ашырыла башлый. Әлеге тематик бүлектә сез татар теле дәресләре өчен кирәкле мәгълүмат чыганаклары, кызыклы материаллар, файдалы сылтамалар, күрсәтмәләр, киңәшләр таба аласыз. Биредә мин үз укучыларымны гына түгел, башка мәктәпләрнең укучыларын да актив кулланучылар рәтендә күрергә өметләнәм.

Үзегезгә кирәкле сыйныф материалларына күчү өчен, горизонталь менюдан файдаланыгыз. Үткәннәрне искә төшерү, материалларны тирәнрәк үзләштерү, мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат туплау максатында вертикаль менюны кулланыгыз.

"Атна соравы" бүлегендә сезне атна саен туган телебез белән бәйле кызыклы сораулар көтеп торачак. Сораулар дүшәмбе көнне куелачак, җиңүчеләр шимбә-якшәмбе көннәрне ачыкланачак. Минем үз укучыларым арасыннан җиңүче аерым билгеләнәчәк. Җиңүче истәлек бүләге яки татар теленнән "5"ле алачак. Интеллектуаль бәйгедә башка мәктәп һәм район укучылары да катнаша ала. Бу очракта районыгыз, мәктәбегез һәм исем-фамилиягезне күрсәтергә онытмагыз.

Уртак эшебез барыбызга яңа белемнәр үзләштерергә ярдәм итәр, кызыклы булыр дип ышанам. Сездән теләк-тәкъдимнәр, фикерләр көтеп калам. Уңышлар теләп, сайт авторы Гөлназ Җәлилова.

ФИКЕР АЛЫШУ

Исемегез:

Фикер әйтү:

ФИКЕРЛӘР.
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

2013-03-09 09:42:09 ләйсән: Бик күп файдалы мәгълүматлар алдым. Зур уңышлар сезгә.
2013-03-04 21:44:32 Әлфия: Гөлназ, сезнең сайтыгыз булмаса, бу кадәр материалны каян табар идек икән? Рәхмәт сезгә бик зур!!!
2013-02-28 21:26:50 Фиалка: Бик охшы сайтыгыз Голназ Илсуровна.
2013-02-27 20:45:08 Камиль: тестлар эшлэу.
2013-02-07 13:42:30 Гөлниса: Гөлназ, алланың рәхмәте яусын сезгә, сайтыкыздан бик еш файдаланабыз.
2013-01-28 17:48:25 Руслан: )
2013-01-03 10:13:11 Алсу: Сезнең эшләрегез соклангыч! Каян шулкадәр көч табасыз? Сезгә зур уңышлар телим. Яңа ел белән СЕЗНЕ!
2012-11-26 12:07:58 Алия: Сайтыгыз искиткеч! Афәрин! Бик зур рәхмәт сезгә!!!!
2012-10-21 22:53:37 Илсияр: Молодец! Унышлар телим!
2012-10-19 14:38:34 әлфия: Эшегездә уңышлар телим. Рәхмәт.
2012-09-11 16:04:52 Римма: Сез үз эшегезнең остасы һәм бик мәрхәмәтле кеше!
2012-09-10 21:01:14 Рушания: Гөлназ, зур рәхмәт Сезгә. Эшебез өчен кирәкле материаллар чиксез күп. Уңышлар Сезгә!
2012-09-04 21:53:08 Алсу: Бай материалларыгыз өчен бик зур рәхмәт!
2012-08-31 17:15:41 Гөлнара: Бигрәк молодец инде үзең! Сокланам сиңа! Рәхмәт!
2012-08-30 15:25:49 Гүзәл: бик нык охшады.
2012-08-24 19:34:44 Руфиева Филүзә - Башкортстан: Гөлназ! Сезне яңа уку елы белән котлыйм. Зур уңышлар һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Минем укучылар да катнашса, мөмкиндерме?
Рәхмәт, Филүзә. Яңа уку елы яңа куанычлары белән килсен! "Атна соравы" бәйгесендә катнашырга мөмкин ... иде. Әллә ни артык активлык күрсәтүче булмагач, бу эш әлегә тукталып торган иде. Аны яңадан кузгатып җибәрү - мөмкин эш. Катнашырга теләүчеләр булса, әлбәттә.
2012-08-09 09:28:07 Раушания: Рәхмәт! Рәхмәт! Рәхмәт!
2012-04-09 09:11:22 Габделбәр: Искиткеч кеше сез!
2012-02-20 21:10:16 михаил: бу сайт иң әйбәт сайт!!
2012-02-12 18:43:10 Лилия: бик эйбэт сайт!!
2012-02-11 19:31:22 Венера: Бик күп файдалы мәгълүматлар алдым. Зур уңышлар сезгә.
2011-12-17 21:07:37 Венера: Сезнең сайтыгыз бик әйбәт. Үзем өчен кирәкле материаллар алдым. Рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә уңышлар телим.
2011-12-13 23:13:45 руфиева филүзә: Соклангыч! Зур рәхмәт Сезгә. Игелекле хезмәтегез үзегезгә игелек булып кайтсын.
2011-11-14 21:21:43 Ралия: Искиткеч бай сайт! Эшемдә уң кулыма әйләнеп барасыз бит, әй! Һәрвакыт шундый киң күңелле, дәртле булып калыгыз!!! Рәхмәт сезгә!!!
2011-11-13 15:35:32 рәфидә: сез татар телен башка җирдә укытып карагыз 20 ел, менә шуннан нәрсә әйтерсез?
Соравыгыз татар телен 20 ел башка җирдә укытып караган кешегә адресланган. Шундый кулланучыларым, рәхим итегез, Рәфидә сездән җавап көтә.
2011-11-11 11:59:41 Дилә: Гөлназ, татар теленнән эш дәфтәрен кайдан алырга мөмкин?
Сез комментарий язган әлеге бит электрон эш дәфтәренең алгы бите, Дилә. Һәр сыйныф өчен аерым эш дәфтәренә өске менюдан керергә кирәк. Мәсәлән, 5 нче сыйныф өчен эш дәфтәре http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/5kl.html сылтамасы буенча урнашкан һ.б. Вертикаль менюдан барлык сыйныфлар өчен дә кирәк булырлык өстәмә материаллар таба аласыз.
2011-11-04 20:48:11 РӘМИЛӘ: ШУЛ ТИКЛЕМ КҮП МАТЕРИАЛ АЛАМ СЕЗНЕҢ САЙТТАН, ЗУР ИТЕП РӘХМӘТ СЕЗГӘ, УҢЫШЛАР ТЕЛИМ!
2011-11-01 22:08:24 Лариса: Рэхмэт барсы очен дэ. Уземэ бик куп кирэкле материаллар таптым. Унышлар!
2011-10-25 18:32:30 Сөмбел: Гөлназ, татар теле дәфтәреңнән бик күп материал файдаландым. Ярый иде микән? Бик зур рәхмәт. Молодец инде син!!! Уңышлар сиңа.
Әлбәттә кулланырга ярый, Сөмбел! Бу эш сайт кулланучылары өчен эшләнә дә бит инде. Файдасын гына күрегез.
2011-10-24 20:02:39 Вилә: Гөлназ! Сайтыгыз үзенә тартып тора, рәхмәт Сезгә.
2011-10-22 20:24:27 Зинфира: Гөлназ Илсуровна! Сайтыгыз бик ошады. Рәхмәт! Уңышлар Сезгә!
2011-10-21 22:46:31 Голназ, кырмыскадай эшлэрендэ куп наз! Курмичэ дэ сине яраттым бераз! Рэхмэт! Ижади унышлар! Рэмлэ.
2011-10-11 00:04:14 Клара: Сайтың бик бай, Гөлназ! Аога таба да шулай зур уңышларга ирешеп эшләргә язсын!
2011-10-05 17:07:21 Дамира: Бигрәк молодец инде үзең! Сокланам сиңа!
2011-09-27 20:42:02 Марина: МИңа сайтыгыз бик ошады. Үзем өчен бик күп мәгълүмат алдым.
2011-08-20 17:29:27 Раушания Гаязовна: Гөлназ, син һәрвакыттагыча кирәкле эш башлап җибәргәнсең. Сер булмаса, бу кадәр белемне кайдан алып бетердең? Ничекләр итеп шул кадәр остардың, ә? Афәрин! Мин сиңа чын-чынлап сокланам, күз генә тимәсен.
2011-08-22 09:31:55 Гөлсем: Гөлназ Илсуровна! Татар теле укытучылары өчен бик кирәкле булган эш төрләрен башлап җибәргәнсез, рәхмәт Сезгә!


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz