Вакыйгалар тасмасы

5 декабрь көнне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе, язучы, якташыбыз Ләбиб Лероннның 50 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Юбилярны котларга Мөслим районыннан делегация дә катнашты. Юбилярга район башлыгы Р.Хәбиповның котлау адресы тапшырылды. Тантанада ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Фоат Садриев, шагыйрә Лилия Садриева, хезмәт ветераны Илгиз Низамов, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов та юбилярга җылы теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ләбиб Леронның иҗат кичәсе район мәдәният йортында 14 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә үтәчәк. Соңыннан Түбән Кама театры артистлары спектакль куячак. ***
Күбәк мәктәбе кунаклар каршы ала Әмәкәй мәктәбендә кунакта Иске Вәрәш башлангыч мәктәбе Ф.Сафинның 55 яше тулу уңаеннан китап укучылар конференциясе II Халыкара конференция Әдәбият ханы - Әмирхан - районара конференция Казанга сәяхәт Ә.Еникинең 100 еллыгына багышланган регионара фәнни-гамәли конференция, Казан, 2009 Болгарга сәяхәт, 2009 Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары, Мөслим 2 нче урта мәктәбе, 2009 ел. Балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашу Мөслимдә Җиңү бәйрәме тантаналары Казанда Илһамлы каләм исемле әдәби әсәрләр конкурсы финалы, 2009 Таныш булыгыз: Былбыл курчак театры

Белем күтәрү курслары

30 сентябрь, 2011 - 16:35
19 нчы сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр мәгълүмати-методик үзәк базасында Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белгечләре “Яңа укыту стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль проблемалары” дигән тема астында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен белем күтәрү курслары үткәрде. 72 сәгатькә исәпләнгән курслар барышында татар теленнән иҗади үсеш технологиясенә корып төзелгән укыту-методик комплектлар, татар әдәбиятын укытуда А.Яхин системасы, Рәхимов технологиясен куллану үзенчәлекләре, әдәби әсәрләрне анализлау алгоритмнары, социаль-психологик анализ ясау үзенчәлекләре, Шадриков методикасы белән таныштык. Лекцияләрне Р.М.Исхакова, Р.З.Хәйдәрова, Л.В.Рәхмәтуллина, К.Д.Уляшев, Р.Г.Хәсәншина, З.М.Сафина укыды. Курсның җитәкчесе - институтның андрагогика кафедрасының өлкән укытучысы З.М.Сафина.

"Иң яхшы укытучы" конкурсы нәтиҗәләре билгеле

6 сентябрь, 2011 - 21:42
Республикакүләм үткән "Иң яхшы укытучы" конкурсының соңгы нәтиҗәләре билгеле. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 4227/11 номерлы боерыгы (1.09.2011) нигезендә районыбызның 8 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бер ел дәвамында хезмәт хакына ай саен өстәмә түләү рәвешендә биреп барылачак бүләккә лаек булды.

Укытучыларның август киңәшмәсе

26 август, 2011 - 18:20
24-25 нче августта районыбызда укытучыларның традицион август киңәшмәсе үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Мөслим гимназиясе базасында үткән секция утырышында Удмуртия Республикасының Ижау шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре, шулай ук ут күршебез Азнакай районы мәгариф бүлегеннән дә кунаклар бар иде. Секция утырышы эшлекле формада узды. Пленар киңәшмә исә быел "Безнең яңа мәктәп" милли инициативасын тормышка ашыру кысаларында мәгариф муниципаль системасын үстерү" исеме астында үтте. Киңәшмәдә район башлыгы Ришат Хәбипов, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Р.К.Зиннәтуллин катнашты. Киңәшмәдә, традиция буенча, лаеклы ялга китүче укытучылар, яшь белгечләр хөрмәтләнде, фидакарь педагоглар район башлыгының, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының бүләкләренә лаек булдылар.

Соңгы кыңгырау бәйрәме

31 май, 2011 - 17:10

Бөтенроссия презентацияләр бәйгесе

26 апрель, 2011 - 22:30
2011 елның 21 февралендә (Халыкара туган тел көнендә) Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесен игълан иткән иде. укырга Әлеге конкурска Мөслим районыннан барлыгы 12 эш тәкъдим ителде. 23 нче апрель көнне җиңүчеләр Кушлавыч авылында бүләкләү тантанасында катнашты. Нәтиҗәләр куанычлы: бәйгенең “10-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм 1-2 курс студентлары арасында иң яхшы презентация” номинациясендә Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы III урынны яулады. Ул грамота һәм кыйммәтле бүләкләр, укучыларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяткан өчен рәхмәт хаты алып кайтты. Шул ук мәктәпнең 6а сыйныфы укучысы Җәлилова Равилә (җитәкчесе: Җәлилова Г.И.), 3б сыйныфыннан Җәлилова Зөлфия (җитәкчесе: Галимәрдәнова З.Д.), 9а сыйныфыннан Галимәрдәнова Эльвина (җитәкчесе: Сабитова Ч.Р.), педагог-оештыручы Мәүлиева Г.Ф., бәйгенең лауреаты исеменә лаек булдылар, аларга "Белем.ру" порталының сертификаты тапшырылды.

"Дөнья бүген һәм иртәгә-2011" бәйгесе

26 март, 2011 - 15:40
Казан шәһәре "Балалар академиясе" исемле балалар иҗат үзәгендә мәгълүмати технологияләр кулланып башкарылган республикакүләм иҗади эшләр бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Бәйгегә барлыгы 715 эш тәкъдим ителгән. Мөслим районыннан 2 эш әлеге бәйгенең җиңүчеләр исемлегенә керде. Иҗат үзәгенә йөрүче балаларның бик матур чыгышлары белән үрелеп барган тантанада Мөслим 2 нче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Җәлилова Зөлфия (укытучысы Җәлилова Г.И.) "Могҗиза көткәндә" исемле мульфильмы, 4 нче сыйныфтан Асадуллин Айрат (укытучысы Асадуллина Йолдыз) "Ул көннәрнең даны мәңгелек" исемле видеоролигы белән конкурсының II дәрәҗә дипломына һәм кыйммәтле бүләгенә лаек булды. Укытучыларга бәйгенең грамотасы тапшырылды.

Мәгълүмати технологияләр кулланып эшләүче укытучыларның федераль бәйгесе

16 март, 2011 - 10:37
2010 елның 1 октябреннән 2011 елның 10 гыйнварына кадәр euro-ief.ru сайтында Укытучы проектларының федераль бәйгесе үтте. Әлеге конкурста барлыгы 1006 эш катнашып, "Туган тел" номинациясендә 37 проект көч сынашты. Безнең мөгаллимнәребез арасыннан бу конкурска Хәкимова Гөлнара һәм Җәлилова Гөлназ үз проектларын тәкъдим иттеләр. 1 мартта мәртәбәле жюри бәйгегә нәтиҗә ясады. Конкурста Хәкимова Гөлнараның "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" исемле проекты лауреат исеменә лаек булды. Җәлилова Гөлназның укучылары белән бергә эшләгән "Мөслим төбәге фольклоры" сайтына бәйгенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Фоат Садриевка - 70 яшь

14 март, 2011 - 11:48
11 мартта язучы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөслим районының мактаулы гражданы Фоат Садриев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район мәдәният йортында узган юбилей кичәсенә язучының каләмдәшләре, аның иҗатын яратучылар җыелган иде. Дәвамын укырга: Фоат ага бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр кабул итте бу көнне. ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин юбиляр адресына Рәхмәт хаты юллаган иде. Анда мондый сүзләр бар: "Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә үзегездән зур өлеш керткән өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең проза әсәрләрегездә чагылыш тапкан актив иҗат һәм иҗтмагый эшчәнлегегез, бай тормыш тәҗрибәгез укучылар арасында һәм әдәби даирәдә Сезгә карата зур ихтирам уятты. Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, озак еллар актив тормышта яшәвегезне, Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек һәм уңышлар телим". Юбиляр шулай ук район җитәкчелегенең, ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Р.Миңнуллинның, ТР Язучылар берлегенең һәм аның рәисе И.Ибраһимовның, матбугат үзәгенең, якташыбыз Равил Шәймәрдәновның, каләмдәш дуслары Разил Вәлиев һәм Туфан Миңнуллинның, М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының, Әлмәт Язучылар оешмасының, Әлмәт татар дәүләт драма театрының һәм башка бик күп күренекле һәм хөрмәтле кешеләрнең, мөслимлеләрнең котлау телеграммаларын, Мактау кәгазьләрен һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алды. Шагыйрьләр үзләренең хөрмәт һәм ихтирам хисләрен шигырь юлларына салганнар иде. Кичә Мөслимдәге бию коллективларының дәртле биюләре, үзешчәннәребезнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.


"Белем җәүһәрләре - 2010" конкурсында

15 октябрь сайт тормышында зур урын алып тора.

  

Тукай йөргән эзләрдән...

7 октябрь көнне (2010 нчы ел) районыбызның татар теле укытучылары Кырлайдагы Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда булып кайтты.

Бәйрәм белән!

Мөслимдә - Җиңү бәйрәме (фото һәм видеорепортаж)

Мәктәп укытучыларының I Республика фестивале

2010 нчы елның 17-19 август көннәрендә Алабуга шәһәрендәге педагогика университетында зур чара - Мәктәп укытучыларының I Республика фестивале булып узды.

"Мөҗәһит Әхмәтҗанов - укытучы, шагыйрь"

17 нче февраль көнне Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сәнгать-эстетик цикл предметлары белән интегральләштерү аша укучыларның танып-белү активлыгын үстерү" исемле семинарда катнашты... [тулырак]

Изге Болгарга сәяхәт

30 октябрь көнне районыбызның 33 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Болгар шәһәрлеге дәүләт тарихи-мигъмари музей-тыюлыгында булып кайттылар. Борынгы бабаларыбыз нәкъ биредә үзенең кыйбласын билгеләгән, дан-шөһрәте таралган халык буларак та шушында танылган... [фотогалерея]

Тәҗрибә алмашу

19 нчы октябрьдә Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбендә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Шәхескә юнәлдерелгән технологияләр аша көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру” дигән тема астында үткәрелүче район методик берләшмә утырышында катнаштылар. Семинар барышында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Венера Шаева 6 нчы сыйныфта “Сыйфат” темасын кабатлау дәресе күрсәтте, Ләйсән Вилданова якташыбыз Вәсилә Хәйдәрованың “Рәхмәт, Тәңрем” китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрде. Конференциядә автор-язучы үзе дә катнашты һәм хис-тойгылары белән уртаклашты. “Сөйлим авылым турында” дип исемле кичәдә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры, Тат.Шуран авылы егете Роберт Шәймәрданов та катнашты.

Казан тюркологлар мәктәбенең 200 еллыгына багышланган II Халыкара конференция

19 июнь көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында "Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар" исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте... [тулырак]

Җиңүләрнең даны мәңгелек!

Мөслимдә Җиңү бәйрәме тантаналары... [тулырак]

Болгар җиренә сәяхәт

6 май көнне бер төркем мәктәп укучылары изге Болгар җирләренә сәяхәт кылдылар...  [тулырак]

Әмәкәйдә кунакта

Традиция буенча, апрель азагында районыбыз халык иҗаты түгәрәге җитәкчеләре еллык эшләренә йомгак ясау өчен җыелалар... [тулырак]

Казанга сәяхәт

10 апрель көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар... [тулырак]

"Әдәбият ханы - Әмирхан"

27 март көнне халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган “Әдәбият ханы - Әмирхан” исемле районара фәнни-гамәли конференция үтте. Анда Азнакай шәһәре һәм районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты... [тулырак]

"Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасы

24 март көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының актлар залында "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде... [тулырак]

“ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты һәм Әмирхан Еники”

20 март көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Ә.Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган регионара фәнни-гамәли конференция эшләде... [тулырак]

Иске Вәрәш мәктәбендә семинар

25 нче февраль көнне, Иске Вәрәш башлангыч мәктәбе, “Былбыл” балалар бакчасы базасында балалар бакчасы мөдирләре, тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә, “Балаларга этник культура төшечәләре бирүдә туган як тарихы материалларын файдалану” дигән темага конференция узды... [тулырак]

Без кунаклар кабул иттек

28 гыйнвар көнне мәктәбебездә район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Актаныш, Зәй районы мөгаллимнәре катнашында “Милли мәктәп шартларында конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү” дигән зона семинары узды... [тулырак]

Якташ язучыбыз Факил Сафинга 55 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән китап укучылар конференциясе

Гыйнвар аенда үткәрелгән чарадан эшләнгән фото һәм видеоматериаллар белән биредә таныша аласыз.

Күбәк мәктәбе кунаклар кабул итә

19 декабрь көнне районыбызның халык иҗаты түгәрәге җитәкчеләре Күбәк урта мәктәбенә тәҗрибә алмашырга җыелдылар... [тулырак]

Балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашу

21 ноябрь көнне Мөслим 2 нче урта мәктәбе укучылары шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашты... [тулырак]

"Былбыл" курчак театры

Таныш булыгыз...





КОММЕНТАРИЙ КАЛДЫРУ:

Исемегез:
Комментарий:
ФИКЕРЛӘР.

2013-02-23 16:57:00 Элеонора: Мөслим якларында укытучылар бик булган! Бик сокланам сезгә!!!!
2012-02-20 18:16:47 Рәмзия: Сайтыгыз искиткеч. Зур рәхмәт!

2012-01-29 22:32:38 энҗе: молодцы.

2012-01-09 21:29:02 Зөлфия З.: Эшегездә уңышлар телим, сез бик тырыш, яхшы эшләр башкаргансыз. Рәхмәт.

2011-10-18 22:39:57 Зөлфия: Гөлназ, Сезнең төгәллеккә, уңганлыкка сокланам! Булдырасыз! Рәхмәт Сезгә, килер көннәрегездә зур уңышлар насыйп булсын. Амин.
Рәхмәт, Зөлфия. Амин.

2010-11-11 22:02:00 Нәфисә: Гөлназ! Миңа почта аша Флёра Харрасованың "Мин сөйләргә өйрәнәм" китабын җибәрә алмассызмы икән?
Китап әле сатуда бар. Адресыгызны Флера апага бирдем, көтегез. Хәбәрләшү өчен электрон адресыгызны да язсагыз иде, Нәфисә.

2010-09-28 14:53:34 Гөлназ Р.: Сайтыгыз искиткеч, кирәкле бөтен материалларны табып була. Зур рәхмәт!!!

2010-08-26 15:33:50 Рузалия: Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. 8 нче сыйныф өчен эш программасы кирәк иде. Рәхмәт
Быел 8 нче сыйныфларны укытмау сәбәпле, сезгә эш программасы тәкъдим итә алмам шул, Рузалия. Интернетта очратсам, форумда игълан эләрмен.

2009-11-17 19:27:34 Нәсимә: Сезнең белән аралашасы килә.
Аралашу өчен форумга рәхим итегез, Нәсимә. Кунак китабы да моңа мөмкинлек тудыра. Аларда шәхси сөйләшергә дә була.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Дизайн: Rambling Soul



Сайт управляется системой uCoz