СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕСЕНӘ

Урта сыйныф укучыларын шәхес буларак формалаштыруда диагностика методларын куллану тәҗрибәсеннән

      Соңгы елларда тәрбия теориясе һәм методикасында “педагогик мониторинг” төшенчәсе киң кулланыла башлады. Бу төшенчәнең Сахарчук П.Б., Майоров А.Н., Сотов А.В. кебек галимнәр тәкъдим иткән аңлатмаларына таянсак, тәрбия өлкәсендәге мониторингның мәгариф учреждениесендәге тәрбия процессы торышын, үсешен прогнозлауга ярдәм итүче мәгълүматны җыю, саклау, эшкәтү һәм таратуны оештыру формасы икәнен белербез. Педагогик мониторинг тәрбия эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Үзенең эшен планлаштырганда, мөгаллим-тәрбияче башта педагогик процессның алдан уйланган проектын, образын тудыра, аннан соң аны оештыра, үзгәрешләр кертә, нәтиҗәсен күзәтә. Ә билгеле бер моментта ирешелгәннәрне алдан уйланылганы һәм моңа кадәр булган алдынгы тәҗрибә нәтиҗәләре белән чагыштыру, гомумиләштерү ихтыяҗы туа. Нәтиҗәләрне анализлап, педагог эшен яңадан планлаштыра, яңа чаралар уйлап таба, һәм боларга ирешүдә аңа педагогик-психологик диагностика ярдәмгә килә...

        Күчермәләп алырга


Портфолио ученика

      Портфолио - это способ фиксирования, накопления и оценки индивидуальных достижений школьника в определенный период его обучения в виде рабочей файловой папки, которая документирует приобретенный опыт и успехи учащегося.
    Цель - «показать все, на что ты способен».
    Наряду с результатами итоговой аттестации, портфолио определяет образовательный рейтинг выпускника и позволяет вступить в конкурсный отбор на профильное обучение на старшей ступени школы...

        Загрузить



Тәрбия сәгатьләре

      Серләреңне ач, Казан, мең яшәгән башкалам!

    Максат: Укучыларның туган як, Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү.
    Җиһазлау: М.Шәмсетдинованың “Тәравих” инструменталь музыкасы, Казанга багышланган җыр язмалары, Казанның 1000 еллыгы эмблемасы, Ф.Латыйфиның “Хыянәт” романы, компьютер, проектор, магнитофон, чүлмәк, Казанда яшәп иҗат иткән якташларыбызның портретлары, китапларыннан күргәзмә...

        Күчермәләп алырга


Күмәк иҗади эшләр

      8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне

    5 нче сыйныфта күңел ачу программасы

        Күчермәләп алырга



Очрашулар

      "Әфганстан - йөрәк ярасы" (урта сыйныф укучыларының әфганчы белән очрашу кичәсе)

    Максат: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.
    Җиһазлау: 1) Плакатлар: “Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.” (Н.А.Островский) “...герой – хәлиткеч моментта кешелек җәмгыяте өчен иң кирәкле булган эшне башкаручы.” (Ю.Фучик). 2) Музыкаль язмалар, презентация, видеоматериал, карталар...

        Күчермәләп алырга



Презентацияләр

      Сөмбелә бәйрәме өчен презентация - 2.67 МБ   

  Видео режимында карарга:





Нормативно-правовые документы для классных руководителей

   Положение о классном руководителе общеобразовательного учреждения Республики Татарстан.
   Рекомендаии к организаии деятельности классного руководителя в общеобразовательном учреждении.
   Методические рекомендаии по организации деятельности классного руководителя в общеобразовательных учреждениях.
   Письмо МОиН РТ №3209/6 от 31.08.2006г. О деятельности классных руководителей.
   Конвенция о правах ребенка.
   Стратегия государственной молодёжной политики в Российской Федерации.
   Закон Российской Федерации «Об образовании». Извлечения.
   Семейный кодекс Российской Федерации. Извлечения.
   Государственная программа "Патриотическое воспитание граждан Российской Федерации на 2006-2010 годы". Извлечения.
   Закон Республики Татарстан «Об утверждении комплексной программы по профилактике правонарушений в Республике Татарстан на 2007 - 2010 годы» №6-ЗРТ от 12 января 2007 года. Извлечения.
   Из Кодекса Российской Федерации об административных правонарушениях...

        Күчермәләп алырга



Сыйныф җитәкчесе өчен файдалы сылтамалар тупланмасы (каталог)    


КОММЕНТАРИЙ КАЛДЫРУ

Исемегез:
Комментарий:
ФИКЕРЛӘР

2013-03-19 19:00:08 Нурания, Арча: Гөлназ, Сезнең хезмәткә сокланмау мөмкин түгел. Чын укытучы сез. Бүтәннәр өчен яшәүче укытучы. Зур рәхмәт сезгә!
2013-02-19 18:52:15 Айгөл, Арча: Гөлназ. Бик зур рәхмәт!
2013-01-31 18:34:57 Нуриса: Бик зур рәхмәт!
2013-01-29 21:47:23 Гөлназ: Мин шундый эшлекле кешеләргә кызыгып яшим. Үзем боларны булдыра алмам төсле. Бик зур рәхмәт сезгә, сеңелем!
2012-11-21 18:00:21 Зилә: Бик зур рәхмәт! Шундый бай сайт!
2012-09-11 11:08:29 Венера: Бик зур рәхмәт.
2012-09-04 08:14:51 Гөлия, Арча: Сезгә сокланмый мөмкин түгел. Бик зур рэхмәт. 5,7,9 класслар өчен программаларыгызны алдым. исэн-имин булыгыз.
2012-08-29 23:30:30 Мәрьям: Гөлназ Ильсуровна! Үзегезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар, исәнлек-саулык телим...
2012-08-23 15:20:06 Гөлинә: Гөлназ матурым! Сезнең зур хезмәт башкаруыгызны күреп, сезгә баш иясе килә. Ходай исәнлегегездән һәм саф энергиягездән аермасын. Уңышлар юлдаш булсын,алланың оәхмәтләре яусын. Белмим, бер тиенсезгә безгә ничек шулай ярдәм итәсездер.
Яшәү мәгънәсен дә, мәгънәле яшәүне дә акчага корырга ярамый, минемчә. Андыйлар миңа кызганыч тоела. Йөрәктә дәрт, беләктә көч барында эшлибез әле, Аллаһы боерса!
2011-12-17 22:51:28 раушания: Башкалар өчен дә эшли алгач бик зур рәхмәт сезгә. 1 яхшылыгыгыз 5 булып кайтсын.
Рәхмәт, Раушания!

2011-12-08 11:53:41 Алсу: Бу кадәр эшне эшләргә ничек өлгерәсез? Сез бик булган кеше.

2011-11-30 19:05:06 Энзе: Бик зур рэхмэт сезгэ.

2011-11-27 22:35:20 Флера: Зур рэхмэт. Үз эшегезнең остасы сез!

2011-11-17 19:50:39 руфиева: бик яхшы, зур рәхмәт!

2011-10-19 20:26:41 Гөлчәчәк: Зур рәхмәт сезгә! Тәүлегенә 24 сәгать эшлисез, ахры. Ничек өлгерәсез?!

2011-10-17 17:54:06 ГӨЛИНӘ: Зур рәхмәт, ярдәмегез өчен.

Башка комментарийлар: 2011-10-07 20:21:33 Гөлчәчәк: Эш программаларыгыз искиткеч! Нинди генә мәктәпне карама, 5,6,9,11нче сыйныфлар өчен сезнең эш программалары файдаланылган. Төгәл, грамоталы хезмәтегез өчен зур рәхмәт? Бер генә сорау: ничек барысына да җитешәсез?
Дөресен әйтәм, Гөлчәчәк, барысына да берничек тә җитешеп булмый. Бу үзмаксат булырга тиеш тә түгел дип саныйм. Иң мөһиме - вакыттан дөрес файдалану, эшеңне киләчәккә карап, башкалар да кулланырлык итеп эшләргә тырышу, үз эчеңдә генә бикләнеп ятмау, кешеләргә карата ачык булу, ихласлылык, матур уйлар белән оптимист булып яши белү. Бары шул гына.

2011-09-26 18:35:08 Гөлсинә. Әлки: 6 класска әдәбияттан планыгызны алдым. Зур рәхмәт сезгә.

2011-09-14 22:07:26 Гөлия, Биектау: Сайтыгыздан даими файдаланам. Тәҗрибә туплау өчен файдалы материалларга бай хезмәтегез. Ходай сезгә тагында көч, иҗадилык, сәламәтлек бирсен. 8 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы белән ярдәм итә алмассызмы?
Изге теләкләрегез өчен рәхмәт, Гөлия. 8 нчеләрне быел укытмыйм. Яңа программага нигезләнеп төзелгән эш программасын әлегә сезгә тәкъдим итә алмыйм.

2011-06-14 16:21:58 Люба: бик тырыш укытучы икәнсез. Рәхмәт Сезгә.

2011-03-23 12:43:46 Рәдис: Үземә файдалы материаллар таптым. Бик зур рәхмәт сезгә.
Мин бик шат!

2011-01-23 19:02:23 Дилүсә, Әгерҗе: Сайтыгызда файдалы һәм минем өчен бик тә кирәкле булган материаллар таптым. Зур рәхмәт сезгә! Эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим.
Мин Сезнең өчен бик шат, Дилүсә. Үзегезгә дә сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын!

2011-01-21 22:31:33 Лилия, Балтач: Сезнең сайт бик файдалы. Миңа бигрәк тә цитаталар дәфтәре ошады. Кызыклы һәм... файдалы. Аллаһының рәхмәте булсын.

2010-12-15 16:06:30 Фәридә: Сайтыгызда яхшы материаллар күп!
Рәхмәт, Фәридә. Соңгы 2 елда класс җитәкчесе вазифасы башкармау сәбәпле, әлеге бүлектә яңа материаллар тәкъдим итә алмыйм әле.

2010-11-23 19:03:39 ЛӘРИСӘ: Бик зур рәхмәт Сезгә!Эшләрегез өчен зур рәхмәт.

2010-11-17 19:28:27 Шәрига: Бик зур Рәхмәт Сезгә! Алдагы эшләрегездә зур уңышлар.

2010-10-28 22:02:45 Алсу/ Әлмәт: Гөлназ, матурым! Бик зур рәмәт шундый зур хезмәтләрең өчен. Ничек өлгереп бетәсең?! Зурдан зур уңышлар сиңа!!!
Барысына да өлгереп бетеп булмый шул, Алсу... ;)

2010-10-07 17:55:17 Гөлнур: Хәерле кич, Гөлназ. Сезнең сайт - тулы бер хазинә. Никадәр кирәкле һәм файдалы материал туплагансыз. Башкортстанда яшәсәм дә, Сезнең сайтка еш мөрәҗәгать итәм. Киләчәктә дә уңышлар телим Сезгә. Рәхмәт!!!

2010-09-10 21:13:42 Лилия Чаллы: Голназ апа рэхмэт.эшлэрегез бик куркэм,лэкин мин 6 сыйныф очек тематик план тапмадым)ярдэм итсэгез иде)
6 нчы сыйныфлар өчен тематик планнарның электрон версиясе әле төзелмәү сәбәпле, алар сайтка куелмады. Интернетта табу өчен эзләү системаларын кулланып карагыз. Форумга да кереп чыгыгыз, теләгегезне языгыз. Ярдәм итүче табылмый калмас дип уйлыйм.

2010-09-05 08:08:08 Энже: яхшы эшләрегез өчен бик зур рәхмәт!

2010-09-01 00:16:41 Әнисә: Гөлназ, бик тырыш укытучы булып калыгыз. ЗУР уңышларыгыз белән котлыйм. Материалларыгыз бик әйбәт, рәхмәт Сезгә.
Рәхмәт, ышанычыгызны акларга тырышырмын.

2010-07-10 21:42:52 Гүзәлия: Гөлназ! Ходай Сезгә искиткеч тырышлык, иҗадилык биргән! Сезнең сайт минем өчен бик кирәкле, материаллар файдалы, нинди генә сорауларым булса да, Сезнең сайттан җавап табам. Зур рәхмәт Сезгә!
Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, Гүзәлия. Кергәләп йөрегез, тиздән сайтка яңа материаллар куям.

2010-01-29 22:07:38 Гөлназ: Башлангыч сыйныфлар өчен сыйныф сәгатьләре бастырсагыз бик әйбәт булыр иде.

2009-12-09 17:48:48 Гөлнәзирә: Бик яхшы материаллар җибәргәнсез! Зур итеп рәхмәт! Тагын шулай җибәрегез.

2009-11-17 19:16:51 Нәсимә: Бик яхшы!!! Чынлап та бик кирәкле һәм файдалы эш. Тагын да тулыландырыгыз. Көтеп калам. Башкортстан, Стәрлетамак шәһәре.

2009-10-28 10:09:25 РАИЛӘ: ЮГАРЫ КЛАССЛАР ӨЧЕН ТӘРБИЯ СӘГ.ЮКМЫ?
Әлегә Сезгә тәкъдим итәрлек эшкәртмә куя алмыйм.

2009-10-08 22:04:51 Дания: Гөлназ ханым! Сезнең сайт белән таныштык! Андагы материаллар белән дә танышып чыктык. Бик файдалы, кирәкле эш башкаргансыз! Алдагы эшләрегездә дә уңышлар теләп калам!!!!

2009-09-25 12:39:09 Гөлчәчәк: Зур эш башкаргансыз, бик файдалы, кирәкле материал тупланган. Зур рәхмәт Сезгә!

2009-09-20 21:44:36 Волкова Резидә: Гөлназ ханым, Сез бик файдалы эш эшлисез. Афәрин! Мөмкин булса, шәхси сайт ачу тәртибе турында да язсагыз иде. Акча түләргә кирәкме? Сезнең сайт аша гүзәл Мөслим ягы белән дә таныштык. Рәхмәт бик зур. Эшегездә уңышлар Сезгә!




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2010.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul



Сайт управляется системой uCoz