Татар теле

Комментарийлар

<<< алдагы комментарийлар

2013-02-11 20:24:42 Эльвира: Гөлназ, укытучыларга никадәр зур ярдәм иткәнегезне үзегез аңлыйсыз микән?! Гаҗәпләнәм, сокланам, мең кабат рәхмәт укыйм. Исәнлек-саулык сезгә, яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын!

2013-01-28 13:40:42 Римма Мирхатовна: Гөлназ, татар теле һәм әдәбиятыннан эш программаларыгыз өчен бик зур рәхмәт белдерәм. Сайтыгыз шулкадәр бай һәм файдалы. 9 нчы класслар өчен эш прграммаларында программаның эчтәлеген язганы юкмы? Алдан ук рәхмәт. Уңышлар сезгә.

Әлегә юк. Үтелә торган темаларны берләштереп чыксагыз һәм бераз гомумиләштерсәгез, эчтәлек килеп чыгарга тиеш.
2013-01-09 14:08:03 Ләйлә: Бик зур рәхмәт сезгә. Эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын!

2013-01-06 22:12:45 Гульнара Башкортостан: Бик зур рэхмэт Сезгэ! Эшемдэ ни кирэк булса, йогерэм дэ керэм Сезнен сайтка. Татар телен бездэ укыту бик авыр, шуна Сездэн бик куп материаллар алам, зур рэхмэт!!!!

2012-12-19 20:12:31 Рәмзия: Ходай сәламәтлектән аермасын, уңышлар Сезгә.

2012-12-04 20:56:36 Алсу: Барлык кулланмалар да бик файдалы. Сезнең хезмәтегезгә бик сокланам. Алга таба да иҗади сәләтегез сүнмәсен, сәламәт булыгыз!

2012-11-11 20:33:48 лилия: Бик бай сайт. Ничек өлгереп бетәсез? Рәхмәт.

2012-11-08 15:11:39 Эльмира: Бик бай материалларыгыз өчен рэхмэт СЕЗГӘ!!! Сәламәт булыгыз...

2012-10-29 07:43:32 рузилә: Ходай сәламәтлектән аермасын, уңышлар Сезгә.

2012-10-22 19:41:19 Клара: Гөлназ! Бик зур рәхмәт сезгә! Сәламәт булыгыз, эшегез гел алга барсын!

2012-10-19 21:12:11 Голзирә: Голназ! Бик зур рәхмәт сезгә! Үз яхшылыгыгз үзегезгә кайтсын!

2012-10-01 17:24:34 Гөлия Нургаязовна Закирова, Чистай: Гөлназ, Сезгә бик зур рәхмәт. Материал искиткеч бай, кирәкле. Эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын!

2012-09-30 20:25:50 Венера: Хезмәтегезгә сокланам.

2012-09-30 20:07:50 Ландыш: Бик зур рәхмәт сезгә! Сәламәт булыгыз!

2012-09-27 22:05:53 Нәзилә: Зур рәхмәт сезгә. Шундый күп материал!

2012-09-27 21:06:18 Әдилә: Сез чын мөгаллимә.

2012-09-11 22:52:03 миләүшә: рәхмәт.

2012-09-04 20:44:19 Алсу: Бай материалларыгыз өчен бик зур рәхмәт!

2012-08-30 18:53:38 Гөлүсә: Бик зур рәхмәтләр яусын, молодец! Син безгә үрнәк.

2012-08-28 21:53:23 Рәмзия: 7 нче сыйныфка эш программагызны төзеп зур көч куйгансыз, сезнең белән тулысынча килешәм!

2012-08-22 21:09:31 Рузалия: Гөлназ, Сезнең сайтка кереп үзем өчен гаҗәеп бай сандык ачтым! Зур рәхмәт Сезгә!
Мин бик шат, Рузалия!

2012-08-08 13:09:45 Гөлия: Бик зур рәхмәт. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз.
Рәхмәт, Гөлия. Үзегезне дә Ходай сәламәтлектән аермасын!

2012-08-07 15:59:01 Рәзинә: Искиткеч!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!! Ярдәмегез өчен мең рәхмәт!!!!!!!!!!!

2012-07-30 22:17:32 Резедә: Ярдәмегез өчен, материалларыгыз өчен бик зур рәхмәт! Эшегездә зурдан зур уңышлар телим.

2012-07-23 20:48:16 Рушания: Зур хәреф белән әйтерлек Мөгаллим икәнсез. Уңышлар сезгә. 5-11 нче сыйныфлар өчен 2009 нчы елда чыккан электрон интерактив дәреслекне урнаштыра алмыйм, ярдәм итмәссезме?
1. Дискны ачабыз.
2. Windows ны сайлыйбыз һәм компьютерга урнаштырабыз. Төп менюда "Татар теле" папкасы барлыкка килә.
3. Төп менюга кереп, серверны кабызабыз (Пуск - Татар теле - Татар теле сервер). Ачылган өстәмә тәрәзне япмыйбыз, "төреп" кенә куябыз. Ул эшләп торырга тиеш.
4. Пароль алыштырабыз: пуск - татар теле - пароль алыштыру.
5. Компьютердагы теләсә нинди браузерны ачабыз, адрес юлына http://127.0.0.1 дип язып керәбез. Адрес буенча кергәч, браузерда дәреслекнең төп бите ачылачак. Сез язып алыштырган пароль администратор өчен яраклы.
Әлеге гамәлләрдән соң да ярдәм кирәк булса, языгыз.


2012-04-27 21:55:25 фәния: хезмәтегез, ярдәмегез өчен рәхмәт! уңышлар Сезгә!

2012-05-03 07:42:49 Әлинә: сөйлягез, пожалуйста, Сак-Сок шигыре турында. Рәхмәт.
"Сак-Сок" бәете турындагы мәгълүмат "Сак-Сок" бәете сәхифәсендә урнашкан.

2012-03-07 11:14:51 Кадрия: Рәхмәт, сезнең ярдәмегез эштә зур терәк.

2012-02-21 23:38:43 Фәйрүзә: Исәнмесез! Сездә татар һәм әдәбияттан 9 класс өчен билетлар юкмы? Мөмкин булса сайтыгызга урнаштыра алмассыз микән?
Рус мәктәбендәге татар балалары өчен татар теленнән төзелгән имтихан билетлары тапкан идем, техник һәм орфографик хаталарын төзәтеп бетерү белән сайтка куярга тырышырмын.

2012-02-19 23:39:34 Гөлчәчәк: Ярдәмегез өчен зур рәхмәт!!! Эшегездә зур уңышлар теләп калам!

2012-02-17 22:25:41 Ләйсәния: Рәхмәт сезгә. Уңышлар телим!!!

2012-01-17 17:01:49 Эльмира: Бик зур рэхмэт сезгэ! Алга таба да ижади унышлар телим!

2012-01-15 21:00:29 Айсылу: Ярдәмегез өчен рәхмәтлемен. Уңышлар телим!!!

2011-12-13 20:57:52 гузэл: бик шэп сайт Гольназ Ильсуровна!!!=)

2011-11-30 11:22:58 Гөлзирә: сезнең сайтта еш булам материал тулы, аңлаешлы һәм бик тә файдалы. Барысына да җитешүегезгә сокланам. Зур рәхмәт.

2011-11-29 10:44:24 Роза: Ярдәмегез өчен зур рәхмәт.

2011-11-25 18:31:53 Гөлүсә: 9 сыйныф өчен программагызны файдаланам. Нинди эшләр куйган икән, дип еш "актарам." Бик булган! Шәп Укытучы!

2011-11-19 22:43:57 Айгөл: Зур рәхмәтемне җиткерәм! Уңышлар теләп, сезгә бер үтенечемне җибәрәм: Сез эш программаларына өстәмә рәвештә укучыларның материалны үзләштерүләре буенча (узган елга) анализ ясыйсызмы? Берәр формасы юкмы?
Эш программаларына тагын ни дә булса өстәү - укытучының болай да кәгазьгә баткан кадерле вакытын тагын да катлауландыру булыр иде, Айгөл. "Өстәмә эш итеп" без һәр чирек, һәр язма эш саен диярлек диагностик материаллар эшлибез, аларны аерым папкаларга туплыйбыз. Алар еллык анализ, отчет, киләсе елда эш программасы һәм аттестация өчен бер дигән материал булып тора. Әлеге адрес буенча урнашкан хезмәттә мин бу эшебезне бераз чагылдырырга тырыштым инде. Бик кирәк булса, тагын "отчет формалары" җибәрә алам. Алар бездә "буа буарлык".

2011-11-13 14:09:13 роза: эш программасы өчен рәхмәт!

2011-11-06 22:13:26 гөлчәчәк: эш программаларыгызны алдым. Зур рәхмәт!

2011-10-25 10:48:21 Ләйсән: Гөлназ исәнмесез! Эш программаларыгыздан бик теләп файдаланам. Бик зур рәхмәт сезгә. Уңышлар телим.

2011-10-16 22:46:08 Илнур: Исәнмесез. Creative Commons Атрибуция 3.0 Unported лицензиясе нәрсәне аңлата?
Бу лицензиянең эчтәлеген сылтамасына басып укырга мөмкин иде. Хәзер генә нәрсәдер булган сайтларына. "Авторын күрсәткән хәлдә, ирекле таратыла" дигәнне аңлата ул, Илнур.

2011-10-13 18:28:14 Cөләймән: әйбәт сайт

2011-10-12 10:01:59 Гүзәл: Мин сезгә бик рәхмәтлемен.

2011-10-11 20:25:45 Гөлли: Сүзлекләр иленә интернет-сәяхәт дәресенең конспектын куя алмассызмы. башлангыч сыйныфларда уку дәресендә нинди электрон ресурслар кулланып була? Киңәшләрегезне бирсәгез икән, Гөлназ. Рәхмәт.
Мөмкинлек булу белән, куярга тырышырмын Сез сораган материалны, Гөлли. Бүген генә булмас әле. Уку дәресләре өчен электрон ресурсларны башлангыч сыйныф укуытучыларының шәхси сайтларыннан, Белем.ру порталыннан карарга киңәш итәм. Нәрсә кирәген төгәлрәк язсагыз, көнкрет сылтамалар белән ярдәм итә алырмын бәлки.

2011-10-06 23:13:27 Лилия: 4 класс өчен татар теле программасы кирәк иде рус телле балаларга. Рәхмәт.
Әлеге сылтама буенча күчеп карагыз.

2011-10-06 19:05:26 Рәмилә: Гөлназ! Мин сезгә шул тиклем рәхмәтлемен. Исән-сау булыгыз!

2011-10-02 21:09:44 Рәмзия: төгәллегегез сокландыра, рәхмәт!

2011-10-02 19:54:03 Голкэй: Гольназ, сездэ 7, 8нче сыйныфлар очен тематик планнар юкмы?
Булганнары шушында, Гөлкәй.

2011-09-30 19:55:58 Гөлсинә: Эш программаларыгыздан файдаланабыз. Бик зур рәхмәт!

2011-09-14 23:05:27 Рәмзия: 11 класска татар теле программасы өчен рәхмәт.

2011-09-08 22:22:37 Гөлфия: Гөлназ, бу уку елында сезнең сайтка куелган хезмәтләрегезнең бик күбесе белән таныштым, эштә кулланма итеп алганнары да бар. Рәхмәт хезмәтегезгә, алга таба да уңышлар юлдаш булсын. Юл ярып алдан бару өчен бик күп көч һәм энергия кирәк. Сәламәтлектән аермасын сезне Ходай. Үтенечем бар: Шакирҗанова Ә.Б. Татар орфографиясенең кыен очраклары ... китабын каян табып була, яки аның электрон вариантын булдыра алмассызмы сайтта?
Теләкләрегезгә рәхмәт, Гөлфия. Шакирҗанова Ә.Б. авторлыгында чыккан бу китап 2004 елда КДУ нәшриятында да, 2009 елда "Школа" нәшрият үзәгендә дә 1000 әр данәдә басылып чыккан булган. Бәлки әле сатуда да калгандыр. Минем бу хезмәтнең электрон вариантын эшләп таратырга бернинди хокукым да юк. Китабын эзләп карый, тапсам, почта аша сезгә җибәрә генә алам. Ни генә булса да, электрон почта адресыгыз кирәк булыр. Язып җибәрегез, хәбәрләшербез.

2011-09-07 20:44:27 Гөлнур: Гөлназ, бик зур рәхмәт! Башкортстанда яшәсәм дә, еш кына Сезнең сайтка мөрәҗәгать итәм. Алдагы эшегездә уңышлар телим!!!
Рәхмәт, кергәләп йөрегез.

2011-09-06 22:53:13 фәния: Хәерле кичләр!Мин дә көтмәгәндә тап булдым әле сезгә, рәхмәт.
Мин бик шат, Фәния. Мондагы эшләремнең барысы да сез куллана алсын өчен куелган. Ярдәмем тисә, бик яхшы. Тимәсә, теләкләрегезне языгыз.

2011-09-06 20:23:29 Земфира: Гөлназ,бик зур рәхмәт сезгә.

2011-09-03 23:01:41 Зөлфия: Рәхмәт яусын Сезгә, Гөлназ.

2011-09-03 11:41:18 зуваря: Голназ, Бик зур рехмет. Нерсе булса да кирек булса гел синен сайтка керебез. Жавап та табабыз.
Сезгә ярдәм итә алуыма мин бик шат!

2011-09-01 21:50:50 Рушания: Голназ, бик зур рэхмэт, уземэ кирэк эйберне таптым. Уз эшеннен игелеген куреп яшэ.

2011-09-01 17:22:13 Резиля Флеровна: Рәхмәт бик зур!!!!!

2011-08-30 10:47:24 Дилә: Гөлназ, Корбан Гаете бәйрәме белән. Ихлас күңелдән җан тынычлыгы, бәхет, муллык, иман нуры белән тулы гомер телим. 6нчы сыйныфларга татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы белән ярдәм итә алмассызмы? Алдан ук рәхмәт.
Котлауларыгыз өчен рәхмәт. Эш программасы әзер булуга куярга тырышырмын.

2011-08-27 10:23:30 ГӨЛИНӘ: Ходайның чиксез рәхмәте сезгә язсын. Зур ярдәм итәсез.
Рәхмәт, Гөлинә!

2011-08-25 13:04:16 руфина: сездә 6 сыйныфлар өчен эш программалары юкмы? рус балалалары һәм чиста татарлар өчен. Булса зинһар ярдәм итегез эле!Алдан ук зур рәхмәт сезгә!
Тиз арада ярдәм итү өчен, миңа Сезнең электрон адресыгыз кирәк, Руфинә!

2011-08-23 21:23:43 зиля: Рәхмәт Сезгә.

2011-08-23 21:03:18 Римма: Иҗади эшләрегез өчен зур рәхмәт. Уңышлар телим Сезгә.

2011-08-23 06:18:07 Рауза: Сайтыгыз миңа бик тә ошады, бик күп мәгълүмат алдым. Уңышлар сезгә!

2011-08-21 16:57:56 Нәзирә: Хөрмәтле Гөлназ! Сайтыгыз бик бай. Татар теле укытучылары өчен бик күп материал тупланган. Шундый тырыш татар теле укытучылары булганда телебез югалмас!!! Уңышлар сезгә!!!
Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, Нәзирә.

ү 2011-08-19 16:02:36 Нәфисә: Сайтыгыз бик әйбәт. Уңышлар сезгә!
Рәхмәт, Нәфисә. Кергәләп йөрегез.

2011-08-17 10:30:51 Алсу: Исәнмесез, Сезнең сайтта татар теленнән стандарт бар дигәннәр иде. Нишләптер мин тапмыйм.
Шушы биттәге "Укытучының китап киштәсе" бүлегенә кереп таба аласыз, Алсу. Бу документ ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында да бар!

2011-04-17 21:33:12 Миләүшә: сайтыгыз бик кызыклы, бик күп мәгълүматлы. Татарчага тәрҗемә ителгән афоризмнар кызыктырды.
Рәхмәт, Миләүшә. Алар минем үземә дә ошый, һәрберсе аерым фәлсәфә. :) Шундый афоризмнар сездә булса, язып җибәрегез, сайтка куярмын.

2011-04-16 12:04:40 Алсу, Чаллы: Рәхмәт сезгә. Күп материаллар алдым.

2011-04-08 12:57:10 Исмәгыйлева Илсия: Рәхмәт, бик эчтэлекле сайт. Уңышлар сезгә!

2011-03-27 08:55:39 Илүзә: Афәрин!

2011-03-21 05:47:43 Ләйсән: Гөлназ! Сезгә олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезнең эшчәнлегегезгә сокланам һәм сайтыгыз белән даими рәвештә танышып барам, урнаштырылган материаллардан еш файдаланам. Иҗади уңышлар сезгә!
Рәхмәт, Ләйсән!

2011-02-20 20:00:17 Рушания: Рәхмәт Сезгә. Үзем өчен күп кирәкле материал алдым.

2011-02-07 10:06:53 Венера: Бик әйбәт сайт. Иҗади уңышлар сезгә!

2011-01-28 18:35:57 Нурсия: Шундый яхшы материаллар өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин үземә күп әйберләр алдым, зур рәхмәт.

2011-01-20 18:18:14 Гөлшат: Гөлназ, 8 нче рус төркеме өчен әдәбияттан программаңны да карыйсы килә иде. Бездә яңа дәреслекләр юк, 2002 нче елгы гына. Ә анда язучылар бөтенләй юк. Яңа программада да, сезнең аңлатма язуында да язучылар тормышыннан дигән тема бар. Бөтен Казан шәһәре буенча яңа дәреслек эзләдек, ләкин таба алмадык. Ә быел тикшерү көтәбез.
Сезгә җавапны электрон адреска салам, Гөлшат.

2011-01-20 17:59:18 Гөлшат: Искитәрлек әйбәт сайт.

2011-01-19 20:47:08 Равилә: Рәхмәт, Гөлназ! Сезнең язмадан шактый күп мин белмәгән бәйгеләр турында хәбәр алдым. Махсус бүлек ачсагыз, бигрәк әйбәт булыр иде! Сезне "Белем җәүһәрләре" конкурсында җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм. Тагы да зур уңышлар теләп калам.
Мин сезнең өчен бик шат, Равилә. Белгәннәребез белән уртаклашып яшик!

2011-01-17 21:30:44 Равия: Хәерле кич, Гөлназ! Мин икенче ел инде Сезнең сайт материаллары белән даими рәвештә танышып барам. Сезнең эшчәнлегегезгә сокланам. Хезмәттәшләрегезнең сорауларына да тәфсилләп җавап бирүегез куандыра. Шуңа мин дә бер сорау белән сезгә мөрәҗәгать итәргә батырчылыгым җитте. Без Татарстаннан читтә яшибез, балалар бик теләп өйрәнәләр туган телне, үзләрен сынау өчен катнашасылары килә төрле иҗади конкурсларда да. Сез үзегезнең сайтта читтән торып катнаша ала торган конкурслар турында да белешмә урнаштыра алмассызмы? Алдан зур рәхмәтемне белдерәм.
Равия, минем сайтым белән даими кызыксынып, яңалыкларны күзәтеп баруыгыз өчен рәхмәт. Соравыгызга килгәндә, мин бу темаларны сайтның форумында күтәргән идем. Форумга кереп карасасагыз, анда укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә конкурс игъланнары эленеп тора, кайберләренең нәтиҗәләре белән дә танышырга мөмкин (биредә һәм биредә). Соңгы вакытта яңа мәгълүматлар белән баетылмавында гаебем бар барын, әллә сайтта махсус бүлек ачаргамы инде? Ничек уйлыйсыз? "Зирәк тиен", "Илһамлы каләм", "Иделем акчарлагы", "Белем җәүһәрләре", "Раштуа укулары", Каюм Насыйри укулары, "Сөйкемле Шүрәле" һ.б., һ.б. шундый бәйгеләр ел саен кабатлана. Аларның яңа нигезләмәләрен тапмасагыз да, алдагы еллар нигезләмәсендә күрсәтелгән телефон номерлары, электрон адреслар ярдәмендә оештыручылар белән бәйләнешкә керә алырсыз дип уйлыйм. Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар интернет-форумындада бу темага бүлек ачылган, Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтындагы "Бәйгедән бәйгегә" бүлегенә дә күз сала аласыз. Сездән фикерләр көтеп калам, хөрмәтле кулланучыларым.

2011-01-16 19:17:50 Лилия: Исәнмесез, Гөлназ! Минем соравымны җавапсыз калдырмаган өчен бик зур рәхмәт. Сәламәт булыгыз.
Әдәп-әхлак кысаларына сыйган бөтен сорауга да җавап биреп барам, Лилия. Әлеге форма да, сайт та сорауларга бергәләп җавап табарга, тәҗрибә алмашып яшәргә дип ясалган да бит инде. Мин җавап бирә алмасам, бәлки башкалар җавап бирерләр дигән өмет тә бар. Сорауларыгыз булса, һич авырыксынмыйча яза аласыз.

2011-01-11 20:54:37 Лилия: Исәнмесез, Гөлназ! Мин Казанның 159 нчы лицеенда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Декрет ялыннан соң беренче елымны эшлим, сезнең сайттан бик күп яңалыклар алдым, рәхмәт сезгә. Сезгә бер соравым бар иде, икенче елга аттестация үтәсем бар, сезнең сайттагы БРИ тестлары Казан өчен дә туры киләме? Алдан ук рәхмәт. Исән - сау булыгыз! Яңа еллар белән!
Мин алда тәкъдим иткән материаллар - демоверсияләр алар. Алар, әлбәттә, БРИ тестлары белән тулысынча туры килми инде. Аерым тест сораулары булырга мөмкиндер анысы. Әзер тестларны "менә болар булачак" дип сезгә беркем дә бирмәс. Алып чыгып булмый бит имтиханннан сорауларны. Аннан соң БРИ сораулары серле мәгълүмат булып санала. Бер елны бирелгәне икенче елда булмаска тиеш дип беләм. Укытучылар бирә торган имтиханга әле бер генә ел. Үземә имтихан бирергә туры килмәде әле. Бу турыда тулы мәгълүматка ия түгелмен. Әмма мондый төрдәге эшләр имтихан экспертлары укуларында, белем күтәрү курсларында күптән кулланыла инде. Шулай булгач курсларда белем алган (дистанцияле) мөгаллимнәрдән белешеп карый аласыз.

2011-01-10 15:53:49 Нурия: Исәнмесез, Гөлназ! 10 еллык стажым булса да, мин әле икенче елын гына татар теле укытучысы булып эшлим. Сезнең сайтыгыздан үзем өчен бик күп яңалык, файдалы материаллар алдым. Бик зур рәхмәт сезгә. Минем сезгә бер соравым бар, икенче елга аттестация үтәргә җыенам. Аңарчы Казанда имтихан (ЕГЭ) бирергә барасым бар. Имтиханга әзерләнү буенча сездә ярдәмлекләр юкмы? Кайсы чыганаклардан алырга була икән һәм әзерләнгәндә нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә! Алдан ук бик зур рәхмәт.
Бу сорауга төп биттә урнашкан нәни чатта җавап биргән идем. Архивын ачып карагыз әле. Менә бу сайттагы материалларны да куллана аласыз. Электрон адресыгызны хәбәр итсәгез, тагын бераз материал җибәрермен.

2010-12-12 18:44:58 Җәмилә: Гөлназ! Сез Чаллы пединститутында укыдыгызмы? 131 группада.
Әйе, Җәмилә. Мин синең бу соравыңа әлеге биттә язган идем җавап, күреп кенә бетермәгәнсең, ахры.

2010-12-07 12:28:59 Флүсә: эшләрегез өчен рәхмәт.

2010-11-17 00:22:34 Алсу: Исәнмесез
Исәнме, Алсу!

2010-11-16 21:03:47 Гөлназ, Әгерҗе: Искиткеч эшлисез. Көч, илһам каян табасыз? Уңышлар сезгә.
Дөресен әйтим, Гөлназ, минем үземә әллә ни искитәрлек бернәрсә дә эшләгән сыман тоелмый. Бу - минем эш рәвешем, яшәү рәвешем. Кайбер планлаштырган эшләр барып чыкмый, кайбер уйламаган да эшләр уңышлы килеп чыга. Яратып башкарган хезмәт куаныч, уңыш китерә, һич кенә дә ялыктырмый, илһам да вакытында килә. Мәҗбүри эш бик авыр эшләнә, күп көч сорый, бөтен вакытта да барып чыкмый. Бу Сездә дә шулайдыр. Намус кушканча, күңел тарткан эштән тәм табып, хөр табигатьле булып яшәргә язсын иде барыбызга да.

2010-11-16 11:16:11 Рауза: rauza_20.03@ mail.ru
Рауза, әлеге адрес буенча Сезнең белән берничек тә бәйләнешкә кереп булмый. Хатагызны төзәтеп язсагыз иде. Бер фикер дә язмагансыз, ни әйтергә теләвегезне аңламадым.

2010-11-09 20:53:05 Резидә: Кызлар, рус мәктәпләренең 9 сыйныфы өчен Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән тематик планнарыгыз юкмы? Ярдәм итсәгез бик рәхмәтле булыр идем...
Белем.ру форумында бу турыда сүз булды: моннан укып карагыз, бәки файдасы тияр.

2010-11-04 10:21:50 Миләүшә: татар мәктәпләре өчен әдәбияттан эш прогрммасы табарга булышыгыз , зинһар.(Әхмәдуллин)
Моның өчен сайтның "Әдәбият" бүлеген ачып карагыз. Анда үзегезгә кирәкле эш программасын тапмасагыз, форумның "Әдәбият укыту мәсьәләләре" бүлегенә рәхим итегез.

2010-11-03 18:35:21 Энҗе: ЗУР РӘХМӘТ!!!!

2010-10-30 19:26:43 Гөлназ: Миңа татар шагыйрьләре яки галимнәренең сүз турында әйтеп калдырган фикерләре кирәк.

2010-10-29 18:18:32 Гөлнур: Гөлназ! Саумысыз! Башкортостанда яшәсәм дә, еш кына Сезнең сайтка мөрәҗәгать итәм. Сезнең сайт - тулы бер хазинә. Зур рәхмәт Сезгә! Уңышлар теләп калам!!!
Рәхмәт, Гөлнур. Интернет шуның белән уңайлы да инде ул: анда булган материаллардан дөньяның теләсә кайсы почмагыннан торып файдаланырга була. Минем хезмәтләрем Сезгә файдалы булуына бик шатмын. Сайтымның даими кулланучысына әйләнерсез дип өметләнәм.

2010-10-29 16:04:39 АЛСУ: СЕЗГӘ РЕХМЕТ!

2010-10-26 11:29:05 Илһам: Бик әйбәт!!!

2010-10-24 21:05:03 Гөлнур: Әйе, чынлап та татар теле өчен 1 сәгать бик аз, имтиханда изложение язарга да кирәк. Бер үк республикада яшибез бит, югыйсә. Министрлыктан килгән хат нигезендә үзгәртелде ул, нишләп бездә үзгәртелгән, сездә юк икән? Аңлашылмый?!

2010-10-22 20:00:24 Гөлнур: Гөлназ, хезмәтләрегез өчен рәхмәт. 9 нчы сыйныфта татар телен 1 сәгатькә калдырып, әдәбиятны 3 иттеләр бездә. Сездә андый үзгәреш булдымы?
Бездә андый-мондый үзгәрешләр күзәтелми әлегә. Сәгатьләрне болай үзгәртү нәрсә белән бәйле, Гөлнур? 9ларда татар теленә 1 сәгать бик аз бит.

2010-10-19 20:18:10 Венера: Гөлназ! Сезгә бик зур рәхмәт! Эшегездә зур уңышлар телим. Сезнең сайтыгызны үрнәк итеп алып, миндә сайт төзергә батырчылык иттем. Исән-сау булыгыз!
Мин бик шат, Венера. Сайт адресыгызны язсагыз, без бик рәхәтләнеп танышыр идек эшчәнлегегез белән. Ярдәм кирәк булса да һич тартынмыйча мөрәҗәгать итә аласыз. Электрон адресыгызны да язсагыз әйбәт булыр. Ул бирегә чыгарылмас, борчылмагыз.

2010-10-18 21:44:16 Диләрә: 7 нче сыйныфта Сафиуллина дәреслеге белән төзелгән эш программагыз юкмы?
Быел 7 нчеләрдә укытмау сәбәпле, әлегә сезгә коллегабызның эшен генә тәкъдим итә алам, Диләрә: 7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы (Сафиуллина дәреслеге буенча).

2010-10-12 21:33:16 Фәнүзә: Рәхмәт. Исән -сау эшләгез.

2010-10-11 09:18:59 ____________ : ! . . 10
Бүген мондый эчтәлектәге дүртенче хатны алам инде, дуслар. Биредә ни язылганын бик теләсәсм дә укый алмыйм. Күрәсең, бу хәбәр мәктәп компьютерыннан язылган. Гаепләмәгез. Бәлки төп биттәге кече чатка язып карарсыз?..

2010-10-07 23:30:28 Лариса Шафикова: Рәхмәт сезгә! Иҗади уңышлар һәм зур үрләр яулавыгызны телим!
Рәхмәт, Лариса. Иҗатка илһам бирсен инде Ходай. Үр яулау беркайчан да минем максатым булмады, иң мөһиме - һәр эшеңне күңел биреп, ихластан эшләү, булсынга эшләү. Аңа лаеклы булсаң, уңыш үзе килә, ул сине үзе эзләп таба.

2010-10-07 14:01:48 Гөлнур: Гөлназ! Рәхмәт сезгә, сезнең программалар бик ярдәм итте.
Мин бик шат, Гөлнур.

2010-10-06 21:01:49 Миннерауза: Тематик планнарыгыз өчен Сезгә чиксез зур рәхмәт! Исәнлек-саулык телим!
Рәхмәт, Миннерауза. Үзегез дә сау-сәламәт яшәгез.

2010-10-02 01:43:08 Гүзәлия: Гөлназ! 9нчы сыйныфка эш программасын сайтыгызга куйганыгыз өчен, кыскасы барлык хезмәтләрегез өчен Алланың рәхмәте яусын! Сез киң күңелле кешедер... Андыйлар сирәк. Исән-сау булыгыз!
Һәркайсыбыз эш тәҗрибәсе белән уртаклашса, ничек җиңел булыр иде методик ярдәмлекләргә интеккән укытучыларыбызга. Кайвакыт бик гади тоелган нәрсәне ясау өчен дә бик күп вакыт сарыф ителә бит. Шулай аралашып, ярдәмләшеп яшик әле, хөрмәтле укытучылар. Элик әле үз эшләребезне "Белем.ру" сайтына. Хезмәтеңне папкада саклап ятып кемгә ни файда? Алардан китап чыгарып әллә була, әллә юк әле. Гомер бит ул без уйлаганча озын түгел, хәзер үтә дә китә. Борылып карагач, "гомер заяга узмаган икән" диярлек булсын. Шулай түгелме?..

2010-09-29 20:28:40 Рузалия: Хәерле кич, Гөлназ! Рәхмәт яусын ! Сезгә киләчәктә иҗади уңышлар телим. Исән-имин яшәгез!
Изге теләкләрегез өчен рәхмәт, Рузалия!

2010-09-29 18:35:02 Гүзәлия: Гөлназ! Татар теленнән яңа программа белән 7,8,9 нчы сыйныфлар өчен дә эш программаларыгыз булса җибәрегез әле, зинһар өчен!
7, 8 нчеләрне быел укытмыйм, аларга язмам инде. 9 нчыларныкы төгәлләнү алдында. Тиздән куярмын, Гүзәлия.

2010-09-29 15:20:20 Гөлнара Илдус кызы: Исәнмесез, Гөлназ апа. Сезнең сайтыгызга еш мөрәҗәгать итәм, чөнки ул тулы бер хәзинә. 5,11 нче сыйныфка яңа программа нигезендә төзелгән эш программасын сайтка куйганыгыз өчен зур рәхмәт. 10 нчы сыйныф татар теленнән дә ярдәм итә алмассызмы икән?
10 нчыларны укытмыйм шул мин быел. Әмма башка кешенең минем тематик планга нигезләнеп язылган эш программасын җибәрә алам, почта адресыңны язып җибәр, Гөлнара.

2010-09-28 18:49:40 Гөлнур: Хәерле кич, Гөлназ! Башкортстанда яшәсәм дә, Сезнең сайтыгызга еш мөрәҗәгать итәм. Дәрестә һәм эшемдә куллану өчен бик күп файдалы, кирәкле материаллар таптым. Сезнең сайтыгыз - тулы бер хәзинә. Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп калам. Рәхмәт Сезгә!
Рәхмәт, Гөлнур. Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез, коллегаларыбыз, татар теле укытучылары ни хәлләрдә яши? Нинди шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьләр эчендә кайныйсыз, форумда языгыз әле безгә. Сезнең белән турыдан-туры аралашасы килә.

2010-09-27 20:59:30 Лилия 2: Жавабыгыз өчен рәхмәт. Дөрес эйткәнсез, һәр сайт кыйммәтле, ләкин сезнең сайт татар теле укытучыларына эшләүче сайт. Конкурста катнашып үзен күрсәтү өчен эшләнгән түгеллеге күренеп тора. Сайтка керүче кайберәүләр шуны аңласын иде. ("Исемсез" укытучыга да әйтүем) Афәрин, Гөлназ!
Сайтын ясарга уйлаган һәр автор нинди дә булса максатны күз алдында тотып эшли башлый. Кыйммәтле мәгълүматлар тупланган теләсә нинди сайт Интернет челтәрендә яшәргә хокуклы. Портфолио төрендәге сайтлар да бар бит әле, Лилия. Аның максаты, иң беренче чиратта, авторны, аның хезмәт казанышларын таныту. Интернетта урын бик иркен. Иң мөһиме - сайтың өчен җаваплылык тоеп, булсынга эшләү. Конкурста катнашу өчен генә төзелгән сайтлар да бардыр. Яңартылып тормаганда, аларның гомере бик кыска булачагы көн кебек ачык. "Үле сайт" дип атыйлар андыйларны. Күз нурлары түгеп, белем, сабырлыкны эшкә җигеп, күңел җылысы биреп ясалган, даими яңартылып, кулланучыларын кайгыртып торучы, ягъни эшләп торучы сайтлар гына нинди дә булса уңыш казана ала хәзер.

2010-09-26 20:54:03 Лилия: Гөлназ, сеэ бик кирәкле, зур эш эшлисез. Афәрин. Мин жюрида утырсам һичшиксез сезнең сайтка 1 урын бирер идем. Бик кыйммәтле сайт! Сезгә бер соравым бар иде. Яңа программалар белән эшлисезме? (2010) алар дәреслеккә туры килми. Сезгә Мифтахов китаплары белән укырга рөхсәт итәләрме? Алдан ук рәхмәтемне белдерәм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездэ уңышлар телим.
Сайтка югары бәя бирүегез өчен рәхмәт, Лилия. Конкурста катнашучы һәр сайт бик кыйммәтле бүгенге көндә, минемчә. Аларның һәрберсенең үз йөзе, тоткан юлы, үз максатлары бар. Ә кыйблабыз барыбызның да бер: белемле, тәрбияле, туган телебезне бик әйбәт белүче, милләтебезне, Туган илебезне сөюче, халкыбызга чын күңелдән бирелгән көчле шәхес тәрбияләүнең нәтиҗәле юлларын табу, тәҗрибә уртаклашу, ярдәмләшеп эшләү. Мин барлык конкурсантларга да уңышлар телим. Дәреслеккә килгәндә, биредә 7 класс татар теле дәреслеге турында сүз бара кебек. Программалар мәктәпкә кайтты, алдан сатуда да булды. Шуларны кулланып эшли башладык. Үзгәрешләр байтак. 7 нче сыйныф программасы Сафиуллина авторлыгында чыккан альтернатив дәреслеккә туры килә. Кызганычка каршы, үз вакытында алар мәктәпкә аз кайтарылган, булганының да инде куллану вакыты чыккан. Яңа дәреслекләр озак көттермәс, тиздән басылып, мәктәпләргә таратылыр дип өйметләнәбез. Әлегә иске дәреслекләр белән укытырга рөхсәт алдык. Шулай да укытучыларыбыз кулында Сафиуллина дәреслеге дә бар, эш программаларын җайлаштырып төзеделәр. Бу дәреслек элеккесеннән күпкә отышлы, күнегүләр дә балалар өчен кызыклы, теоретик материал эзлекле, бик җентекләп язылган. Кабат сорауларыгыз булса, электрон адресыгызны языгыз, хәбәрләшербез. Уңышлар Сезгә, Лилия.

2010-09-25 16:58:40 Рузалия: Планнарыгыз өчен рәхмәт. 5 класс татар теле һәм әдәбияттан план куя алмассызмы.
Тиздән булыр, Рузалия.

2010-09-24 19:57:04 Зөбәрҗәт: Гөлназ, эш барышында нинди генә кыенлык туса да СЕЗнең сайтка мөрәҗәгать итәбез. Хезмәтегез өчен зур РӘХМӘТ СЕЗгә!

2010-09-23 15:42:54 Рәйсә: Рәхмәт яусын! Исән-имин эшләгез!

2010-09-22 11:09:00 Гөлназ: Гөлназ, татар теле һәм әдәбиятыннан яңа стандартларны каян алып була икән? Булдыра алсаң, ярдәм ит әле. Миндә 2005 нче елгы бар. Ул иске бит инде. Мәгариф турындагы законга да үзгәрешләр керде. Стандартлар да яңа булырга тиештер инде.
Төп биттәге менюда "Укытучының китап киштәсе" исемле бүлек бар, Гөлназ. Анда Сезгә кирәкле байтак документларны табарга мөмкин. Стандартлар (2008 елгы) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды. Туры сылтамалар: татар теленнән, әдәбияттан.

2010-09-18 12:57:24 Нурзилә: Бик кирәкле һәм файдалы эш эшлисез, рәхмәт.

2010-09-16 16:16:13 Земфира: 10,11 сыйныфларга татар теленнән эш программалары белән кыенлыклар. Эшләсәгез зинһар куя күрегез. Барысы өчен рәхмәт.

2010-09-11 17:07:24 ****: бүгенге көн тәләбенә туры килми торган тематик план!!!!Бик начар
Үз фикерен имзаларга да курыккан кешеләргә җавап бирү гадәтем юк иде, шулай да сезнең комментарийга карата фикеремне җиткерәсе иттем. ****, әлеге тематик планнар 7-8 ел элек төзелгән, интернетка куелуына аның 2 ел да 2 ай. Соңгы бер елда без инде эш программалары төзеп эшлибез. 2010 нчы елның апрелендә эш программаларына яңа таләпләр куелды. Быел татар теленнән яңа эчтәлектәге укыту программалары кайтты. Иске тематик планнар инде актуальлеген бүгенге көндә югалтты, килешәм. Искәртүегез өчен рәхмәт. Октябрь аенда алар сайттан алыначак. Борчылмагыз. Эш программасы да, тематик планнар шикелле үк, һәр укытучы үз мөмкинлекләрен, укучыларының белем, тәрбиялелек дәрәҗәсен һ.б., һ.б. факторларны исәпкә алып, үзе төзеп эшләргә тиешле документ булып санала. Кемдер төзегән эш программасын бер дә үзгәртмичә, һичьюгы үзенә яраклаштырмыйча, "бармы-бар"га гына "пичәтләтеп" куйган мөгаллимне берничек тә компетентлы белгеч диеп булмый. Сезнең андый түгеллегегезгә өметләнәм. Ярдәм сорап язганнар өчен куелган материалларны сезгә берәү дә көчләп такмый. "Таләп" сүзен яза белмәүченең татар теле укытучысы булуында да шигем бар әле, гафу итегез.

2010-09-08 17:57:13 Раилә-Балтач: Исәнме Гөлназ! Яңа уку елы белән сине. Эш программалары ничегрәк, әле эшләдегезме?
Сине дә яңа уку елы белән, Раилә. Эш программаларын барыбыз да язабаз. Мин дә әйбәт булсын дип тырышам.

2010-09-05 09:35:15 Диләфрүз: Сезнең эшләрегез хөрмәткә, мактауга лаек. Рәхмәт сезгә!

2010-09-04 17:15:09 Эльмира: Бик зур рәхмәт Сезгә Гөлназ!!! Сез миңа бик ярдәм иттегез...... Алда да уңышлар сезгә

2010-09-04 10:28:06 _________ : , , , , . !!!!
Кызганычка каршы, минем почтага мондый хатлар да килә, дуслар. Күрәсең, хәбәр алышуның әлеге формасы камил түгел. Гадәттә, мәктәп сайтларыннан язылган комментарийлар шушындый язмышка дучар.

2010-09-02 15:02:18 Фәридә: Гөлназ! Рәхмәт сиңа, бай материалларың өчен!

2010-08-29 22:04:20 Фәридә: Гөлназ! Сезнең бит монда тулы хәзинә. Ялкау укытучылар теркәлмичә дә кирәк кадәр материал чыгарып ала, бернинди түләүсез әзер планнар. Сез аларны язу өчен күпме көч түккәнсез бит. Ә мин сезнең сайтка теркәлә алмыйм дип утырам. Үзем дә сайт ясар идем, ясый белмим.
:) Мондый гына "хәзинә" һәр укытучыда бардыр инде ул. Аларның күбесе каралама яки кулъязма хәлендә компьютерга керткәнне көтеп ята торгандыр. Мин бераз гына алданрак өлгергәнмендер, бары шул гына. Ә сайт ясауның берние дә юк аның, иренмичә укып өйрәнергә генә кирәк.

2010-08-26 22:57:06 Гөлнәзирә: Гөлназ! Рәхмәт Сезгә зур итеп!
Рәхмәтегезгә рәхмәт ;)

2010-08-20 10:48:40 Рәзилә: Бик зур рәхмәт Сезгә! Сайттагы материаллар миңа бик булышты.

2010-08-02 15:52:40 Альбина: Ниһаять, таба алмаган эш кәгазьләрен таптым! Рәхмәт!!!

2010-07-22 14:26:24 Лилия: Фразеологик әйтелмәләр,метонимияләр турында информация бирә алмассыз микән?
Лилия, җавапны форумнан таба аласыз. Сезнең өчен аерым тема булдырдым: Искә төшерү өчен

2010-05-19 19:52:22 Гүзәлия: Тәҗрибә туплау өчен бик яхшы сайт. Бик зур рәхмәт, Гөлназ!
Рәхмәт, Гүзәлия. Хезмәтем сезгә файдалы булуга мин бик шат.

2010-04-27 12:01:27 Нурзилә: Афәрин! Бик яхшы сайт. Миңа бик ошый.

2010-04-15 18:34:58 Гөлүзә: Гөлназ! Бик зур рәхмәт!

2010-04-13 19:09:16 Эльмира: Зур рәхмәт! Вакыт табып компьютер артына утырсам, беренче сезнең сайтка нигәдер күз салып үтәсе килә.

2010-03-27 16:27:39 Гөлнур: Гөлназ! Сезгә сокланудан башка сүзем юк. Афәрин!

2010-03-20 19:51:54 Рәзинә: Бик зур рәхмәт.

2010-03-02 11:36:12 Фәһимә Гыйльманова: Кирәкле нәрсәләрне иң элек Сезнең сайттан карыйм. Рәхмәт. Мәгълүмат бик күп. Ничек җитешәсез?
Татар теле укытучысына кирәкле кебек тоелган, кызыклы материалларны биреп барырга тырышам. Интернет челтәрендә сезнең өчен, коллегаларымның болай да авыр хезмәтен бераз гына булса да җиңеләйтү өчен башкарган эшләрем файда китерсә, мин бик шат.

2010-02-23 20:12:00 Гөлнара Корбанова: Искиткеч зур хезмәтегез өчен олы рәхмәт Сезгә, Гөлназ Илсуровна! Киләчәктә дә яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булсын үзегезгә. Рәхмәт.

2010-02-15 16:17:34 Роза: Сайтта кирәкле бар мәгълүматны да табып була. Бик зур эш башкарылган. Рәхмәт сезгә.

2010-02-09 18:36:46 Фирюза: Гөлназ! Сайтыгызда бик кирәкле мәгълүматлар тупланган.Рэхмәт сезгә. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар!

2010-02-06 18:04:48 Диләрә: Сайтыгыз бик бай, эчтәлекле. Бик зур рәхмәт Сезгә. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим.

2010-01-25 23:34:09 Гүзәлия: Иҗади уңышлар,сезгә!!!

2010-01-18 20:59:52 Раилә: Гөлназ, рабочая прог.(эш прог) төзисе иде.
Быел булмас әле, Раилә. Киләсе уку елында планнарны яңартканда куярмын.

2010-01-16 19:56:30 Лилия: Сезнең кебек кешеләр күбрәк булсын иде. Молодец!!!!

2010-01-14 19:14:03 Фәния: Шушы хәтле күләмле һәм безнең өчен бик файдалы хезмәтләрне бастыруга ничек вакыт табасыз? Алга таба да иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек телим.

2010-01-08 10:31:39 лилә: молодец!!!!!!! зур рәхмәт!!!!

2010-01-07 17:10:52 Алия: Гөлназ! Рәхмәт. Иҗади уңышлар телим.

2010-01-02 15:16:20 Рузалия: Яңа ел белән сезне! Сезгә Яңа ел зур уңышлар алып килсен!

2009-12-24 23:28:06 Гүзәл: Гөлназ, җанаш! Уңганлыгызга карап сокланабыз! Ә теге наданның сүзләренә карап, берүк, күңелегезне төшерә күрмәгез! Рус телендә "че" сүзе булмаганын да белмәгән НАДАННАРГА карап яшәмәсәк иде! Тагын бер тапкыр зур итеп рәхмәт!

2009-12-16 21:46:08 Гөлназ: Сезгә афәриннән башка берни әйтеп булмый. Алга таба шулай дәвам итегез, рәхмәт!!!

2009-12-16 18:57:44 Гөлшан: Гөлназ! Булган да инде үзең! Мин синең өчен бик шат. Сиңа тагы да иҗади уңышлар телим.

2009-12-04 22:58:07 Йолдыз: Гөлназ, безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, шундый зур ярдәм күрсәтүең өчен зур рәхмәт.

2009-11-27 22:39:42 Хәйруллина Рәзинә: Гөлназ, сайтыгыздагы материаллар белән танышып чыктым. Киләчәктә эшемдә бик теләп кулланачакмын, алла бирса. Гөлназ, минем Сезгә бер үтенечем бар иде: зинһар өчен "Үзлектән белем күтәрү планы"н куя алмассызмы икән? Мин аны үземә өлге итеп кулланыр идем. Алдан ук зур рәхмәт!

2009-11-23 11:55:47 Ләйлә: рәхмәт сезгә, сайтыгыздагы материалларны бик яратып кулландым, миңа "Сәләтле балалар белән эшләү" дигән темага доклад табып бирә алмассызмы икән! Зинһар.
Мондый темаларга форумда фикер алышу кулайрак, минемчә, Ләйлә. Форумда теркәлсәгез, шәхси хәбәр дә языша алырбыз.

2009-11-22 19:54:26 Лилия: Сезгә зур рәхмәт!!!! Башкаларга ярдәм иткәнегез өчен, ходай сезгә исәнлекләр бирсен, зур уңышлар сезгә. Сезнең кебек укытучыларга тиешле исеме дә бирелсен иде.

2009-11-22 19:35:44 Гөлнар: Сайтыгыздагы материалларыгызны бик яратып кулланам. Рәхмәт! Иҗади уңышлар сезгә, Гөлназ!

2009-11-11 23:46:24 Гөлнур, Имәнкискә: Гөлназ! Мин сезгә сокланам, рәхмәт.

2009-11-10 10:58:25 Нурфия: Рәхмәт Сезгә, Гөлназ! Шушы көнгә кадәр әлеге сайтны белми йөрүем кызганыч... Искиткеч зур эшләргә каян вакытлар табып бетерәсез? Исән-сау булыгыз.
Сайттагы күп материал эшли башлаганда ук компьютерда җыела. Шуңа күрә әлеге материалларны сезгә тәкъдим итү генә артык авырлык тудырмый. Ә менә сайтны даими яңартып тору күп кенә яраткан шөгыльләремнән аерылып торырга мәҗбүр итә. Барысына да вакыт җиткерәсе килә, әмма тәүлектә 24 сәгать кенә шул. Сезнең, ягъни сайт кулланучыларның, җылы сүзләре яңа идеяләр, планнар тууга этәреч була. Кешеләргә шатлык китереп яшәүгә ни җитә?! Сезнең белән форумда аралашыйк, Нурфия. Рәхим итегез!

2009-11-09 01:35:46 Илфар: Астагырак Илфатның хәбәрендәге үзе ясаган (наданнар ясамаган) сайты кая икән? Күрергә иде бер бик белемле әмма культурасыз кешенең "шәп" сайтын... Оялмыйча язырга кирәк бит әле...

2009-11-07 19:40:21 Ләйсән: Карап сокланып утырам. Бик яхшы һәм файдалы сайт! Рәхмәт Сезгә! Уңышлар теләп калам. Кукмара.

2009-11-07 19:22:55 Галина: Эшегезгә сокландым, рәхмәт.

2009-11-05 05:37:21 Илсөя: Иҗади уңышлар!

2009-11-02 19:32:08 Ильфат: Че за сайт?кайсыннын башы шулай ... эшлэп бу сайтны ясады ... сез !!! НАДАННАР!!!
2009-11-02 20:00:00 Күпнокталар урынындагы сүзләрегезне алып ташларга мәҗбүрмен. Тәрбиясезлегегез болай да аңлашыла. Әлеге комментарийларны мин генә укымыйм. Ничек булдыра алабыз, шулай ясыйбыз сайтны! Башкаларга файдасы гына тисен. Урынлы тәнкыйтегез, эшлекле тәкъдимегез өчен һәрчак шат булырбыз, Илфат.

2009-10-23 13:05:53 Әлфия: Иҗади эшегездә уңышлар.

2009-10-22 00:18:45 Галия: Иң тулы материаллар Сездә. Сез бик уңган КЕШЕ. Рәхмәт. Чирмешән, Иске Кади.

2009-10-14 19:40:58 Гөлназ: Шулай дәвам итегез!!!!!!!!

2009-10-06 20:34:39 Миннерауза: Эшкәртмәләрегез өчен зур рәхмәт!!!

2009-10-04 15:20:25 Фәнис: Гөлназ булдыргансың, татарча методик материаллар интернетта бик аз. Шулай дәвам ит.

2009-09-19 13:14:56 Роза: Зур рәхмәт!

2009-09-16 17:21:22 Айсылу Ахсановна: Рәхмәт! Эшегездә унышлар. Алабуга шәһәре.

2009-09-13 03:21:15 Илсур: Зуууур РӘХМӘТ!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

2009-09-01 19:32:49 Роза: Афәрин!!!!



Orphus системасы
Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2010.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Сайт управляется системой uCoz