Сыйфат

Татар мәктәпләрендә белем алучы 6 нчы сыйныф укучылары өчен онлайн тест

1. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә? мөстәкыйль сүз төркеменә
модаль сүз төркеменә
бәйләгеч сүз төркеменә

2. Лексик-грамматик яктан сыйфат нәрсәне белдерә? предметны
хәрәкәтне
хәлнең билгесен
предметның билгесен

3. Морфологик яктан сыйфатның төп үзенчәлеге нинди? төрләнми
төрләнә

4. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.
Ак кар, караңгы төн, таза егет, тәүге мәхәббәт, матур кыз.
гади
чагыштыру
артыклык
кимлек

5. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?
Зур йорт, түгәрәк өстәл, уйчан бала, кызыл алма.
тәмамлык
аергыч
хәл

6. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?
Агач яфраклары ямь-яшел. Көн яңгырлы. Күңел шат.
хәбәр
хәл
тәмамлык
аергыч

7. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?
Күңелле яшибез, матур җырлыйбыз, яхшы эшлибез, җиңел атлыйбыз, ямьсез кылана.
тәмамлык
хәл
аергыч
хәбәр

8. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? кем? нәрсә?
нинди? кайсы? кайдагы? кайчангы?
кайда? кайчан? ничек?

9. Бу нинди сүзләр?
Саф (хис) - саф (рәт), Ал (чәчәк) - ал (фигыль).
омонимнар
антонимнар
синонимнар

10. Сыйфатларның ясалыш буенча төрен күрсәтегез.
Матур күлмәк, чибәр кыз, сылу каен, зифа буй.
тамыр
саф кушма
ясалма
парлы

11. Бу нинди сыйфатлар?
Матур-ямьсез, зур-кечкенә, эшчән-ялкау, батыр-куркак.
омонимнар
антонимнар
синонимнар

12. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.
Кызылрак төс, көчлерәк яу, тыгызрак капчык, моңлырак җыр.
гади
чагыштыру
артыклык
кимлек

13. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.
Кып-кызыл алма, сап-сары көнбагыш, дөм сукыр музыкант, матурдан-матур бала.
гади
чагыштыру
артыклык
кимлек

14. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.
Саргылт яулык, әчкелтем җимеш, зәңгәрсу чәчәк, аксыл болыт.
гади
чагыштыру
артыклык
кимлек

15. Кайсы сыйфат дәрәҗәсе 3 төрле юл белән ясала? гади
чагыштыру
артыклык
кимлек

16. Сыйфатларның ясалыш буенча төрен күрсәтегез.
Нурлы иртә, ямьсез көн, кышкы вакыт, бишьеллык план, кунакчыл халык.
тамыр
кушма
ясалма
тезмә

17. Сыйфатларның ясалыш буенча төрен күрсәтегез.
Исәп-хисаплы эш, уен-көлкеле тамаша, бала-чагалы гаилә.
тамыр
кушма
парлы
тезмә

18. Сыйфатларның ясалыш буенча төрен күрсәтегез.
Беркатлы фикер, бертөрле эш, эчкерсез егет, атказанган артист.
тамыр
кушма
ясалма
парлы

19. Сыйфатларның ясалыш буенча төрен күрсәтегез.
Гадәттән тыш вакыйга, күз ачкысыз буран, аз сүзле кеше.
тамыр
кушма
ясалма
тезмә

20. Бу нинди сыйфатлар?
Матур, чибәр, сылу, гүзәл. Ярлы, хәерче, фәкыйрь. Батыр, герой, каһарман, баһадир. Яхшы, әйбәт, ару, шәп.
омонимнар
антонимнар
синонимнар




Тест http://tests.pp.ru сайты ярдәме белән ясалды


Сайт управляется системой uCoz