Әдәбият

Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан эш программалары

   5 нче сыйныф

5 нче сыйныф өчен программада әдәбиятка 102 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Шул сәбәпле тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде. Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.
Дәреслек: Җәләлиева М.Ш., Әдһәмова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2006.

   6 нчы сыйныф

Программада әдәбияттан 67 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Җитмәгән дәресләрне тутыру өчен, М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен өйрәнү 1сәгатькә арттырылды, ел буена үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлауга 1 дәрес өстәлде, Ф.Яруллинның “Ак яфрак” әсәрен дәрестән тыш өйрәнүгә 1 дәрес алынды.
Дәреслек: Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан: Мәгариф, 2006.

   9 нчы сыйныф

9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.

   10 нчы сыйныф

Программаны үзләштерү өчен, әдәбияттан 102 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку дәресләре өлешчә кыскартылды. Уку елы дәвамында 3 сочинение яздыру, 1 проект эше башкару күздә тотыла. Класстан тыш уку өчен, программа таләп иткәнчә, 6 дәрес алынды. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өй эшенә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.

   11 нче сыйныф

Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку дәресләре өлешчә кыскартылды. Дәресләрдә проект эшләре яклау (язучылар иҗаты буенча), Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләрен дә киңрәк куллану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә. Эш программасы Интернет ресурсларына сылтамалар белән баетылды, шулай ук дәресләрдә кулланылучы милли-төбәк компоненты да чагылыш тапты.


Уйланулар, эзләнүләр, табышлар

    Ә.Еники иҗатын өйрәнүдә электрон чыганаклардан файдалану

Ә.Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган регионара фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгыш. Казан, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, 20 март, 2009 ел - күчәргә


Онлайн тестлар

    Еникинең "Бала" хикәясе - күчәргә
   ХХ йөз башы татар әдәбиятыннан йомгаклау тестлары - күчәргә

Презентацияләр  

    "Сак-Сок бәете"
    А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты
    К.Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты
    Татар халык мәзәкләре
    XX йөз башы әдәбиятыннан йомгаклау тестлары (35 тест)

Дәрестән тыш чаралар

   Мәктәп туры өчен әдәбияттан олимпиада сораулары. 2008 ел - күчермәләп алырга
    Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты атналыгы планы - күчермәләп алырга

Әдәбият галимнәре (фотоальбом)  


Татарстан Республикасының әдәбият-сәнгать өлкәсендәге бүләк лауреатлары һәм мактаулы исемгә лаек булган әдәбият әһелләре  

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
Татарстан Республикасының халык язучылары
Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре
Кол Гали исемендәге Халыкара премия
А.Алиш исемендәге премия


  Kitap.net.ru Марат Кабиров

КОММЕНТАРИЙ КАЛДЫРУ

Исемегез:
Комментарий:

2012-03-03 08:51:43 Фаниса Талипова: зур көч салгансыз, файдалы эш башкаргансыз, рәхмәт.

2012-02-10 22:43:20 Гүзәл: Зур эш башкаргансыз. Бик зур рэхмэт.

2012-02-04 09:51:23 Фәнзилә: Сезнең сайтка һәр көнне күз салырга гадәтләнеп киттем әле... Сокланам, Афәрин!

2012-01-16 13:09:22 Ләйсән: Гөлназ, бер соравым бар: быел 9 класслар әдәбияттан имтихан сайладылар (татар мәктәбе). Билетларны каян алып була икән яки ничек төзергә? Ярдәм итегез әле, зинһар.
Соңгы елларда телдән имтихан сайлаган укучылар өчен без реферат язарга тәкъдим итәбе, темаларны үзебез төзибез. Билетларны да үзегезгә әзерләргә туры килер шул. Эзләп карармын әле. Элекке билетлар булырга тиеш кебек. Аларны барыбер яңартырга кирәк булыр.

башка комментарийлар >>>




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2010.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Бер җөмлә белән

Яңа спектакль

Әдәбият дөньясында
   Габдулла Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде ...
   "Илһамлы каләм - 2010" конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды ...
   Дания Заһидуллина: Милли әдәбиятта яңа мөмкинлекләр ачкан иҗат ...
   Тукай оныклары шагыйрь васыятен тиешенчә үтиме? ...
   Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция ...
   Җәлил турында бәхәсләргә нокта куелырмы? ...
   ТАТАР МИФОЛОГИЯСЕ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ ...
   Бикчәнтәев: "Чехов куйган сорауларга кешелек дөньясы гел мөрәҗәгать итәчәк" ...
   Җәлил: “Илен саткан дисәләр, син ышанма” ...
   Ркаил Зәйдулла шигъриятенә яңа сулыш өрделәр ...
   ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ ПРОГРАММА КОНКУРСЫ ...

Реклама
Флера Харрасованың

Таралу географиясе