"Мөслим төбәге фольклоры" сайты турында

"Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул". Г.Тукай

Заман таләпләре үзгә, ихтыяҗ да бүтәнчәрәк тоелган чорда халык авыз иҗаты темасы Интернет сәхифәләре өчен бик актуаль, безнеңчә. Халык иҗаты әле бүгенге көндә дә мул сулы саф чишмә булып, тарихыбыз битләрен, халык тәҗрибәсен, акылын, тел җәүһәрләрен һәм башка хисапсыз хәзинәләрне ияртеп ага да ага. Авылларыбызда әкият, риваять-легендалар сөйләүче, көйләп мөнәҗәтләр әйтүче, бәетләр чыгаручы, милли биюләребезне, җырларыбызны башкаручы, йолаларны җиренә җиткереп үтәүчеләр, онытыла барганнарын заманча төсмерләр белән сәхнә түренә алып менүче фольклор ансамбльләре, сәнгатькярләребез, үзешчән башкаручыларыбыз бар, һәм без алар белән чиксез горурланабыз. “Мөслим төбәге фольклоры” сайтының максаты - алар турында сезгә дә сөйләү, фольклор үрнәкләрен бер урынга туплау, киң даирәгә таныту.

Сайтыбыз 2009 нчы елда интернет киңлекләренә чыкты. Декабрь аенда мәктәбебездә аның презентациясе үтте. Интернет-проектыбыз, әле яшь булуына карамастан, байтак уникаль материалга ия. Аны туплау, электрон версиясен булдыру, сайтка урнаштыру өстендә Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныф укучылары көч куя. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр авыллар тарихы, микротопонимика буенча бай мәгълүматлар, фотоматериаллар белән ярдәм итә. Сайтыбызны баетуда без райондашларыбызның, читтә яшәүче якташларыбызның ярдәменә өмет итәбез. Туган илне ярату туган җирне, туган телне яратудан башлана бит.

Сайт буенча сәяхәт



  Сайт турында рус телендәге белешмә

  "Мөслим төбәге фольклоры" сайтын кулланып, укучыларның проект эшләренә җитәкчелек итү һәм балаларның иҗади эшчәнлеген оештыру өчен методик күрсәтмәләр

  Атаджанова Нәфисә Кәримбиргән кызы башкарган "Мөслим төбәге фольклоры: үткәннән бүгенгегә" исемле проект эшенең тезислары

Бүләкләребез

Сайтыбызның адресы: http://muslumfolklor.narod.ru/



КОММЕНТАРИЙ ЯЗЫП КАЛДЫРУ:

Исемегез:
Комментарий:
ФИКЕРЛӘР

2012-05-01 23:46:49 Мөхлисуллина Гөлчәчәк: Сайтыгыз шуның хәтле бай һәм файдалы!!! Эшегездә уңышлар сезгә!!!
Рәхмәт, Сезгә дә уңышлар!

© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul



Сайт управляется системой uCoz