Әдәбият

Комментарийлар

<<< алдагы комментарийлар
2013-01-06 22:17:38 гульнара: Зур рэхмэт!

2012-12-17 19:57:53 Разия: Бик зур рәхмәт Сезгә. Татар мәктәпләре өчен 8 нче сыйныфка әдәбият һәм татар теленнән эш программасы юкмы? Булса, урнаштырыгыз әле? Үзем төзегәне быелга юк.
Эш программаларын яңа таләпләр буенча төзи башлагач, 8 нчеләрне укытырга туры килмәде, шуңа күрә әлегә Сезгә тәкъдим итәрлек эшем юк.

2012-12-01 21:20:21 Рәмзия: Чувашия якларыннан кайнар сәлам.Хезмәтегез бик зур, рәхмәт Сезгә.

2012-11-27 20:25:12 илназ: бик шэп.

2012-11-20 21:50:26 Рушания: Бик зур рәхмәт Сезгә. Татар мәктәпләре өчен 8 нче сыйныфка әдәбият һәм татар теленнән эш программасы юкмы? Булса, урнаштырыгыз әле?
Үзем төзегәне быелга юк.

2012-11-10 09:15:12 Гөлфинә: Хезмәтләрегез өчен зур рәхмәт! Материалларыгызны бик теләп кулланам. "Алма, пеш, авызга төш" кебегрәк була инде.

2012-10-01 21:28:41 Флюра: Үзегезнең хезмәтегездән файдаланырга рөхсәт иткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!

2012-09-21 18:58:19 Мөслимә: Бик зур рәхмәт Сезгә! Хезмәтегездән файдаланырга рөхсәт бирүегез өчен мең кат Рәхмәт!

2012-09-17 17:37:40 Гөлшат: Бик зур рәхмәт сезгә. Эшегездә зур уңышлар телим. Гөлназ апа! Миңа мәктәптә татар әдәбиятыннан түгәрәк үткәрү буенча эш программасын эшләрргә ярдәм итә алмассыз микән! Рәхмәт!
Түгәрәк планының эчтәлеге ирекле була дип беләм, Гөлшат. Ул укучыларның гына түгел, мөгаллимнең дә теләкләренә, кызыксынуларына, мөмкинлекләренә карап оеша, эш тә бергәләп планлаштырыла. Бу юнәлештә монда берәүдән дә киңәш кирәкми. Үз йөрәгегезне тыңлавыгыз, интуиция һәм белемегезгә таянуыгыз гына сорала. Аны документ буларак формалаштыруда гына махсус таләпләрне исәпкә алырга кирәк. ФГОС буенча дәрестән тыш эшчәнлек программасына куелган таләпләр белән генә ярдәм итә алсам инде...

2012-09-16 00:25:10 Альбина Бадретдинова: Яхин буенча укытам, кызганыч, атнага 1 сәгать калды. Рәхмәт, Гөлназ ханым, хөрмәт итәм.

2012-09-13 15:25:25 Алсу: Бик зур хезмәт куелган, рәхмәт сезгә!

2012-09-13 12:04:15 резеда: башкарган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм, эшегездә уңышлар телим.

2012-09-11 21:38:11 Ленара: Эш программаларыгыз өчен зур рәхмәт, уңышлар сезгә!

2012-09-10 18:49:12 Ләйсән: Хөрмәтле Гөлназ ханым! Үзегезнең хезмәтегездән файдаланырга рөхсәт бирүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!

2012-08-31 09:42:38 рания: Бик зур хезмәтегез. Мин Сезнең хезмәтегеәгә сокланам һәм зур рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә иҗади уңышлар, саулык-сламәтлек булсын.

2012-08-27 18:03:10 Роза: Бик зур рәхмәт!

2012-08-16 14:30:02 Наилә: Хезмәтегез бик зур, рәхмәт сезгә!

2012-07-25 20:21:05 Галлэмова С.М.: Хезмэтегез алдында башым иям.

2012-05-17 16:49:54 алия: нету "вобче классный сайт"

2012-05-08 14:31:30 Бер кыЗ: Аяз гыйләҗев реферат табарга булышыгыз але пожжж!!

2012-03-03 08:51:43 Фаниса Талипова: зур көч салгансыз, файдалы эш башкаргансыз, рәхмәт.

2012-02-10 22:43:20 Гүзәл: Зур эш башкаргансыз. Бик зур рэхмэт.

2012-02-04 09:51:23 Фәнзилә: Сезнең сайтка һәр көнне күз салырга гадәтләнеп киттем әле... Сокланам, Афәрин!

2012-01-16 13:09:22 Ләйсән: Гөлназ, бер соравым бар: быел 9 класслар әдәбияттан имтихан сайладылар (татар мәктәбе). Билетларны каян алып була икән яки ничек төзергә? Ярдәм итегез әле, зинһар.
Соңгы елларда телдән имтихан сайлаган укучылар өчен без реферат язарга тәкъдим итәбе, темаларны үзебез төзибез. Билетларны да үзегезгә әзерләргә туры килер шул. Эзләп карармын әле. Элекке билетлар булырга тиеш кебек. Аларны барыбер яңартырга кирәк булыр.

2011-12-12 19:20:57 Гүзәлия: Эш программаларыгызны үрнәк итеп алдым, бик зур рәхмәт.

2011-12-11 12:34:08 Равилә: Гөлназ, Сез бервакытта да минем сорауларымны җавапсыз калдырмаганга, бу юлы да Сезгә мөрәҗагать итәргә булдым: интернетта "Җәлил" операсыннан берәр ария ничек йөкләтергә мөмкин булыр икән?
Әлегә Сезгә ярдәм итә алмам, Равилә. Музыка укытучыгыз белән сөйләшеп карарга киңәш кенә итә алам.

2011-11-19 09:55:28 Руфания: Эш программаларыгыздан мин дә кулланам. Зур рәхмәт Сезгә! Эшегездә уңышлар һәм сабырлык телим.

2011-11-10 20:27:33 Роза: программа очен рәхмәт!!!!

2011-10-31 22:39:43 Вәлия: Олы рәхмәт!!!!!!!!!

2011-10-21 21:29:45 Римма: Гөлназ! Татар тел һәм әдәбияттан эш дәфтәрләре өчен рәхмәт. Иҗади уңышлар Сезгә.

2011-10-16 20:41:05 Эльза. Башкортостан: Гөлназ, бик зур рәхмәт эш программаларыгыз өчен. Киләчәктә иҗади уңышлар телим.

2011-10-15 11:55:12 әдилә: рәхмәт, сездән бик күп нәрсәләргә өйрәнә барам. без дә нәкъ шулай эшләячәкбез.өйгә эш алып кайтып киттеләр.
Мин бик шат, Әдилә. Дәресләрегез кызыклы һәм нәтиҗәле үтәр дип ышанып калам.

2011-10-14 00:31:41 әдилә: әдәбияттан мәзәкләр темасына проек эше эшләтелә дип планнаштырылган программагызда. н и рәвешле башкарасыз сез аны, яки планнаштырдыгыз?
Педагогик әдәбиятта проектлар методы нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы дип аңлатыла. "Мәзәкләр" темасын өйрәнгәннән соң, балалар билгеле бер тема буенча проект эше башкаралар. "Мәзәкләр" темасы буенча 5 нче сыйныфта мин элегрәк буклет ясата идем (бу аларның беренче проект эше бит әле). Автор аңа исем куя. Мәсәлән, "Балалар сөйләшә", "Татар теле дәресендә" һ.б. Хәзер инде электрон чаралардан оста файдаланучы укучылар да бар. Кайберләре слайдлардан презентация дә ясый. Аеруча осталары нәни фильм да эшләргә мөмкин. Мәзәкләрдән торган телевизион тапшырулар баланың күз алдында бит. Дәрес әзер проектларны яклау рәвешендә үтә. Һәр автор үз эшенә реклама ясый, аның турында сөйли, соңыннан эшләрне бергәләп бәялибез. Кайбер мәзәкләрне сыйныфта сәхнәләштерергә мөмкин. Барысы сезнең һәм укучыларыгызның фантазиясенә бәйле. Күрәсез, кайбер проект эшләрендә укучылар үзара берләшеп, коллектив эш тә күрсәтә ала. Төрле елны төрлечә килеп чыга бу дәресләр. Бу классның үзенчәлегенә, балаларның сәләтенә бәйле.

2011-10-10 18:35:22 Чулпан: Эшлэрегез искиткеч, 8 сыйныфлар очен татар эдэбиятыннан эш программаларыгыз булмасмы икэн.
Быел булмас шул инде, Чулпан.

2011-10-07 19:33:56 Йолдыз Миңнуллина: Сокланам һәм баш иям. Камил вә comme il faut :)
Сайтыма биргән бәягез өчен рәхмәт, Йолдыз. Эшегездә, иҗатыгызда һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим Сезгә!

2011-10-01 22:47:07 хезмәттәшең: искиткеч төгәллеккә сокланам!

2011-09-15 14:55:40 Румия: 5 класс эш программаларыгыз бик эйбэт тозелгэн,зур рэхмэт сезгэ.

2011-09-14 21:35:07 Рәмзия: 6нчы класс әдәбияты планы өчен рәхмәт.

2011-09-05 20:25:25 Ләйсән: Исәнмесез, Гөлназ апа! Сайттагы материалларыгыз өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Әдәбияттан стандарт куя алмассызмы икән? Бер җирдән дә таба алмыйм. Алдан ук зур рәхмәтемне белдерәм.
Әдәбияттан стандартларны түбәндәге сылтама буенча алып була: narod.ru

2011-09-05 15:04:08 Альбина: Хайдарова буенча 3 сыйныф программасы белән булыша алмассызмы.
Мин Хәйдәрова дәреслекләре буенча укытмыйм шул, Альбина. Башлангычларда бөтенләй дә. Тиздән (1-2 көннән) Белем.ру сайтында бу автор төзегән программа басылачак. Ярдәм итәрләр дип уйлыйм. Түбәндәге сылтама буенча күчегез: belem.ru

2011-09-02 20:15:35 Танзания Чүпрәледән: Исәнмесез Гөлназ! Сезне Яңа уку елы белән тәбрик итәм. Сезгә иҗади уңышлар телим. Мин Сезнең сайтыгыздан бик файдаланам. Сезгә зур рәхмәт! Иҗади осталыгыгыз беркайчан да югалмасын, югары бәяләнсен иде.

2011-08-31 14:04:06 Ләйсән: Чын күңелемнән сезгә сокланам. Бик тә тырыш һәм ярдәмчел кеше сез!

2011-08-30 10:53:12 Дилә: Гөлназ, Ихлас күңелдән Корбан гаете белән котлыйм. Исәнлек, җан тынычлыгы, бәхет, муллык, иман нуры тулы гомер телим. 6 сыйныфларга эш программалары белән ярдәм итә алмассызмы?

2011-08-28 11:26:58 Гүзәл, Чаллыдан: татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфларга татар теле һәм әдәбиятыннан (Ахмадуллин дәреслеге буенча) эш программалары белән ярдәм итә алмыйсызмы? Алдан ук зур рәхмәт. Сайтка куярга җыенмыйсызмы?
Әзер булу белән куярга тырышырмын, Гүзәл. Ошатсагыз алырсыз.

2011-03-11 10:24:25 СӘЕТ: 7 НЧЕ КЛАССЛАРГА АХМАДУЛЛИН БУЕНЧА ЭШ ПРОГРАММАСЫ БЕЛӘН БУЛЫША АЛМАССЫЗМЫ
Минем үзем төзегәне юк. РМБ сайтының "Яшь белгечкә" бүлегенә кереп карагыз. Анда бар.

2011-02-23 06:45:43 Зөлфия: Гөлназ, бик зур рәхмәт сезгә. Сезнең укучыларыгыз бик бәхетле.

2011-01-14 18:56:11 Рузилә: Сезгә сокланам, Гөлназ. Ходай Тәгалә саулыктан аермасын, гел шулай эзләнеп, эшләп торырга язсын. Татар теле укытучыларына ярдәмегез бик зур. Уңышлар Сезгә.
Ихлас теләкләрегезгә зур рәхмәт, Рузилә. Көч-хәл барда эшләп калырга язсын иде Ходай.

2011-01-12 01:32:32 Сөмбел: Зинһар гафу итегез, бер үтенечем бар иде. Татфак белемем булса да, укытучы булып эшләү язмады, хәзер әдәбият һәм татар телен тирәннән өйрәнү белән шөгыльләнәм, кайчак студентларга ярдәм иткәләргә туры килә. Менә бер проблема килеп басты алга, дәрес планы дигән нәрсә төзи белмим, заочниклыкның әче нәтиҗәседер инде. Әдәбият дәресендә нәсер жанрын өйрәнү турында дәрес планы белән бүлешмәссез микән? Бик зур рәхмәтле булыр идем. Бер рәвешен күргәч бәлки үзем дә өйрәнер идем шуңа.
Бүген, менә хәзерге минутта Сезгә тәкъдим итәрлек дәрес планым юк бит әле, Сөмбел. Язармын, Алла боерса. Әлегә коллегамның хезмәте белән таныша тора аласыз: 7 нче сыйныфта Г.Кутуйның "Сагыну" нәсерен өйрәнү.

2010-11-29 00:29:23 Камилә: Исәнмесез,миңа бик кирәк иде Сафиуллина буенча 2,3,4, классларга эш программасы.

2010-11-26 20:39:35 Гөлсинә Кашапова: Гөлназ, 5 нче класс өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программаларыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең эшегез буенча үзем төзегән программаларга үзгәрешләр керттем. Рәхмәт.))))

2010-11-17 21:03:15 Алсу: Изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Бик зур рәхмәт!

2010-11-10 22:40:22 Лилия 2: Алмаз бер рэхмэт мен бэладэн саклый. Э Голназга мен рэхмэтлэр укыйлар.

2010-11-10 22:07:49 Галимҗан: Исәнмесез, Гөлназ! 5 нче классларга әдәбияттан эш программасы белән ярдәм кулы сузыгыз әле, мөмкин булса.
Ниһаять, 5 нче сыйныфның эш программасы буенча эш тәмамланды. Быелгы уку елына бу программа соңгысы инде, дуслар. 4 сыйныфта 8 фәннән эш программасы төзү ифрат күп вакыт һәм көч таләп итте. Барысын да яңа программа, стандартларга туры китереп, гамәлдәге дәреслекләргә нигезләнеп һәм эш программаларына куелган таләпләрдән чыгып эшләргә тырыштым. Эш тәҗрибәм белән бик сөенеп уртаклашам, хөрмәтле коллегаларым. Шулай да кабат-кабат тикшереп тә, техник хаталар кала, гаеп итмәссез. Ел дәвамында аларга өстәмәләр, үзгәрешләр дә керәчәк әле. Мин сезнең кебек үк укытучы, дусларым. Сайтка куелган материалларны тәнкыйть күзлеге аша тикшереп, үз табышларыгызны өстәп, төзәтеп-үзгәртеп кулланырсыз дип ышанам. Минем сайтка сылтама куйсагыз сезгә рәхмәтле булырмын, үзегезнең дә компетентлы белгеч булуыгызны күрсәтерсез. Алга таба да бергә булыйк, ярдәмләшеп эшлик!

2010-11-08 19:54:25 Алмаз: Язмагыз шуларга программалар .Үзләре эшләсеннәр, ялкаулар!
Мин беркем өчен дә махсус нидер эшләп утырмыйм бит, Алмаз. Сайттагы материаллар - минем эш тәҗрибәмдә кулланыла торган кәгазьләр, ягъни биредәге эш программалары минем эш документларым булып тора. Алар белән уртаклашуны мин намус эшем дип саныйм. Методик кулланмалар аз, юк дип зарланып утыруга караганда, нидер эшләп тарату мәгънәлерәк эш түгелме соң? Көч куеп эшләнгән хезмәтең кемгәдер файда итсә начармыни? Үзем дә бик теләп файдаланыр идем әле. Цифрлы форматта әзер материаллар азрак. Мин эшемнән әлегә табыш алырга уйламыйм, шулай булгач аларны нигә җыеп утырыйм. Минем сайт материалларыннан явызларча файдаланып, сылтама да күрсәтмичә "үзенеке" итүчеләргә генә бераз үпкәм бар. Намуссыз кешеләр миңа бик кызганыч булып тоела, бары шул гына.

2010-11-07 08:12:58 Алинә: Сезнең гаилә хәлегез күпләрне кызыксындыра, Гөлназ. Үзегез турында языгаз.
:) Кызыксынучылар өчен шуны гына әйтә алам: тормыш иптәшем белән тату гаиләдә ике кыз тәрбияләп үстерәбез, Аллага шөкер. Җавабым сезне канәгатьләндергәндер дип уйлыйм.

2010-11-05 22:12:56 РОЗА: Бар да ,карга баласы кебек авыз ачып,әзер план көтә.

2010-11-04 19:54:55 Рәдифә: Түземсезлек белән 5 классның әдәбиятын көтәбез.

2010-11-01 06:13:00 Зөбәрҗәт: Гөлназ, Сезнең тематик планнардан файдаланып, эш программалары төзибез. Зур рәхмәт!
Заман таләпләренә җавап бирмәгәнгә күрә, тематик планнар бүген сайттан алынды, Зөбәрҗәт.

2010-10-31 20:23:57 Аидә: Күп укытучыларда Сезнең программаларны күрәм. Сайт тоту өчен ай саен акча түләргә кирәк диләр, дөресме?
Минем сайт бушлай хостингта урнашкан, шуңа күрә сайт тоту өчен бер тиен дә акча тотмыйм, Интернет өчен генә түлим.

2010-10-25 21:41:47 Галия: Гөлназ, Сез искиткеч кеше. Ничек барысына да өлгерәсез. Мәктәптән тыш шәхси тормыш та бар бит әле. Эшләрегез бик сыйфатлы. Түземсезлек белән 5 классның әдәбиятын көтәбез.
Барысына да берничек тә өлгереп булмый, Галия. Әнә шул сыйфатлы булсын ди-ди, 5 нче сыйныфның эш программасы тоткарлана да инде ;)

2010-10-17 22:42:04 Наилә: МАТЕРИАЛЛАРЫГЫЗГА БИК ЗУР РӘХМӘТ, ГӨЛНАЗ/

2010-10-12 22:04:43 Гөлназ: Мин дә 5 нче сыйныфка татар теленнән планыгызны алдым. Бик зур рәхмәт. 5 нче класска әдәбиятын да куегыз инде мөмкин булса.
Сайтка куярлык хәлгә җиткерү белән куярмын, Гөлназ. Жәл түгел.

2010-10-03 05:44:39 Фәйрүзә: Сезгә бик зур рәхмәт, Гөлназ! Татар телен өченче ел гына укытам, тукталып калган һәрбер сорауга сезнең сайттан җавап табам. Якын танышым кебек гел сезгә мөрәҗәгать итәм. Без Башкортстанда яшибез, дәрес сәгатьләре бик туры килеп бетми, ә шулай да файдалы әйберләрегез бик күп.
Рәхмәт, Фәйрүзә. Сайт кулланучыларның бәясе минем өчен һәрчак мөһим. Башкарган эшеңнең кирәклеген тою, күз нурларыңның юкка түгелмәвен белеп эшләү тагын да җиңелрәк. Хезмәтемнең Сезгә файда китерүенә мин бик шат.

2010-10-02 09:36:10 Резеда: Гөлназ! Борынгы әдәбияттан дәрес планарыгыз булса җибәрегез әле, үтенеп сорыйм!
Әлегә эш программаларын тәртипләп бетерәсем бар, Резеда. Вакытым булу белән куярга тырышырмын.

2010-10-01 22:03:37 Лилия: Исәнмесез, сез 5 нче сыйныфта Яхин буенча укытмыйсызмы? Эш программасы белән ярдәм итә алмыйсызмы?
Бу мәсьәләдә ярдәм итә алмам шул Сезгә, Лилия. Файдалы материал тапсам, форумда игълан эләрмен, күзәткәләп торыгыз.

2010-09-26 13:20:33 Ләйлә: Бик зур рәхмәт! Бик файдалы булды!!!

2010-09-25 11:32:31 Сиринә: Бай эчтәлекле материалларыгыз өчен зур рәхмәт!

2010-09-24 20:45:14 Гөлсинә: Бик зур рәхмәт. Сезгә исәнлек, зур уңышлар телим.

2010-09-14 00:33:17 Лилия: Бик зур рәхмәт сезгә.

2010-09-07 16:57:40 Резеда: Гөлназ! Борынгы әдәбияттан дәрес планарыгыз булса җибәрегез әле, үтенеп сорыйм!
Алга таба теләгегезне исәпкә алырга тырышырмын, Резеда. Әлегә Сезгә Хөснетдинова Л.К.-ның "9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма" исемле китабыннан файдаланырга тәкъдим итәм (Яр Чаллы, 2006).

2010-09-04 21:58:42 Илүзә: Зур рәхмәтләр Сезгә!

2010-09-01 01:07:14 Фәридә: Гөлназ! Сезнең бит монда тулы хәзинә. Ялкау укытучылар теркәлмичә дә кирәк кадәр материал чыгарып ала, бернинди түләүсез әзер планнар. Сез аларны язу өчен күпме көч түккәнсез бит. Ә мин сезнең сайтка теркәлә алмыйм дип утырам. Үзем дә сайт ясар идем, ясый белмим.

2010-08-31 14:20:09 Эльмира: Афәрин! Сайтыгыз бик файдалы. Рәхмәт.

2010-08-22 18:03:36 Ләйсән: Гөлназ, тематик планнарыгыздан файдаландым, бик зур рәхмәт, татар теле кабинеты паспорты турында, БРИ тестлары турында мәгълүмат та куйсагыз иде. Бик рәхмәтле булыр идем.
Татар теле кабинеты паспортын шаблон рәвешендә куя алырмын дип уйлыйм, бераз көтегез. БРИ тестлары турында Интернетта мәгълүмат бераз булса да бар, Гөлнара Хәкимова сайтыннан да кереп карый аласыз. Тестлар, аларны эшләү үзенчәлекләре турында ТР Мәгариф һәм министрлыгы ел саен китаплар чыгара, бик күп тест җыентыклары дөнья күрде, шулардан файдалана аласыз. Булганны кабат тәкъдим итү урынсыз, һәм минем моңа хакым да юк. Укучылар өчен бүлектә китаплар исемлеге тәкъдим итсәм генә инде. Гүзәлия Тарханова сайтында олимпиадага әзерләнү өчен бик яхшы сораулыклар басылды, аннан кереп карый аласыз. Уңышлар Сезгә, Ләйсән. Сорауларыгыз булса, форумда тагын да иркенрәк аралашу мөмкинлеге бар, шунда яза аласыз.

2010-06-07 22:21:15 Айнур: Бу сайт мина бик ярдәм итте!! Зуур рәхмәт! Унышлар сезгэ сезгә!!!
Рәхмәт, Айнур. Сайтымның даими кулланучысы булырсыз дип өметләнәм.

2010-05-21 17:41:44 зигзаг: табып булмый инде,булмый

2010-04-19 18:05:06 Флүзә: Интернетта татар теле һәм әдәбияты буенча мондый бай сайт тапканым юк иде әле. Мин үзем Башкортстанда Уфа шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Эшемдә кулланырга бик күп яхшы материал таптым. Зур рәхмәт. Уңышлар сезгә.

2010-04-10 21:28:08 Руфина: Мин үзем студентка ))) Кирәкле материалларны сездән генә алам! Сайтыгыз бик бай!!!!
Рәхмәт, Руфинә. Сайтны баету буенча үзегезнең теләк-тәкъдимнәрегез дә бардыр бәлки?

2010-03-31 08:39:04 Рита: Гөлназ! Эшләрегез өчен зур рәхмәт. Миңа алар зур ярдәм иттеләр.

2010-03-03 12:56:33 ххх: сайтыгыздан бер әйбер дә табып булмый.
Нәрсә эзләп кергәнсездер бит сайтка, ххх. Тәнкыйть предметын анык күрсәтмәвегез аркасында, Сезгә ни дип җавап бирергә дә белмим, бигайбә!

2010-02-14 16:25:15 Гөлнара: Укытучыларга күрсәткән изгелекләрегез өчен бик зур рәхмәт.Хезмәтегездә уңышлар телим.

2010-02-07 13:28:32 Cиринә: Файдалы хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Эшегездә иҗади уңышлар!

2010-02-05 20:07:52 Гөлнара: Гөлназ! Мин үзем Киров өлкәсенең бер авылында татар теле укытам. Эшләрегез өчен зур рәхмәт. Миңа алар зур ярдәм иттеләр.

2010-02-03 16:57:27 Вера-Башкортостан: Гөлназ, сезнең хезмәтегез алдында баш иям! Тырышлыгыгыз, булдыклылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

2010-01-28 22:12:56 Римма: Гөлназ. Зур иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт. Татар теле һәм әдәбияттан эш программаларын төзүегезне көтеп калам.

2010-01-27 21:34:22 Гөлнур: Сезнең сайтыгыз бик файдалы, кирәкле мәгълүматлар гына тупланган. Изге эш эшлисез, кешеләргә ярдәм итәсез. Үз изгелегегез үзегезгә кайтсын.

2010-01-23 20:50:02 Ильдия: Гөлназ ханым! Сайтың бөтен Татарстан укытучыларына үрнәк булырлык итеп эшләнелгән. Зур рәхмәт Сезгә! Мөмкин булса 5-6 класс әдәбиятыннан планнарыгызны куя алмассызмы икән?

2010-01-20 21:32:45 Ләйсән: Г.Ахунов турында эшкәртмәләрегез юкмы?

2010-01-18 06:48:15 Әлфир: Гөлназ, тематик планнарың өчен зур рәхмәт.

2010-01-16 19:50:51 Лилия: Бик файдалы эш эшлисен. Зур рэхмэт, унышлар сина!

2010-01-12 22:56:53 Гөлнара: Тематик планнарыгыз өчен рәхмәт!

2010-01-08 12:41:13 Рузалия: Уңышлар сезгә.

2009-12-25 09:10:07 Роза: Гөлназ! Булдырасың. Сиңа сокланам һәм уңышлар телим.

2009-12-05 21:54:40 Рисәнә: Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Ләкин Әмирхан Еники иҗаты буенча инша таба алмадым.

2009-12-01 14:44:55 Эльмира: Сезнең сайттан бик күп файдалы материаллар алдым. Рәхмәт Сезгә. Сайтны бик күп укытучыларга тәкъдим дә итәм. Уңышлар телим.

2009-11-26 21:29:50 Минзифа, Гөлшат: Рәхмәт сезгә. Сез эш тәҗрибәгез белән безгә зур ярдәм күрсәтәсез. Сезне мөселман халкының изге бәйрәме белән котлыйбыз. Исәнлек, гаилә бәхете телибез.
Матур теләкләрегез өчен зур рәхмәт. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

2009-11-24 18:45:34 Гөлшат: Рәхмәт киңәшләрегез өчен. "Алтын Урда чорындагы әдәбиятта фольклор мотивлары" дигән темага материалларыгыз бармы? Бик рәхмәтле булыр идем.
Форумда аралашыйк, Гөлшат.

2009-11-16 17:31:01 Гөлназ Фаттахова: Рәхмәт сезгә шулкадәр күп көч куеп, тәҗрибәгез белән уртаклашкан өчен.

2009-11-13 19:12:03 Әхмәт Дусайлы: Гөлназ, мин сезнең бу эшегезгә сокланам.
Рәхмәт, аралашып яшик, Әхмәт абый.

2009-11-11 21:41:30 Равилә: Рәхмәт киңәшләрегез өчен. Исәнлек-саулык теләп калам.

2009-11-10 23:22:50 Равилә: рәхмәт презентацияләрегез өчен! Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен әдәбияттан тематик планнар мөмкин булса иде.
Мин эшләгән Мөслим 2 нче урта мәктәбендә рус сыйныфлары саналган классларда да татар теле һәм әдәбияты дәресләре татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен чыгарылган дәреслекләр һәм программалар белән укытыла, Равилә. Шул сәбәпле, сез сораган өлкәдә тәҗрибәм дә, махсус әзерләнгән материалларым да юк. Сайт шәхси һәм анда кулланылган материалларның күбесе авторлык хокукына ия булганын күргәнсездер. Башка авторларның эшләрен мин сайтта сезгә тәкъдим итә алмыйм (үзләре сайтка куяр өчен тәкъдим итмәгәндә). Ә менә үзем күргән, белгән сайтларга сылтамалар белән ярдәм итә алам дип уйлыйм. Моның өчен мин үземнең форумда махсус бүлек ачтым. Шунда кереп, үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны язып калдырыгыз. Башкалар да ярдәменнән ташламас дип ышаныйк. Форумга сылтаманы һәр битнең иң өске өлешеннән таба аласыз.

2009-11-10 21:37:25 Рәзифә: Бик яхшы сайт! Шулай эшләвегезне дәвам итегез! Татар теле һәм әдәбиятыннан көндәлек дәрес планнарыгызны да бирә алмыйсызмы? Бик рәхмәтле булыр идем.
Дәрес планнарының электрон версиясен Сезгә әлегә тәкъдим итә алмыйм, Рәзифә. Бәлки киләчәктә булыр. Сайтка укучылар, укытучыларга дәрес вакытында кулланырлык материаллар куярга исәп бар (әлегә барлык серне дә ачып бетерә алмыйм). Сайтны даими күзәтеп барсагыз, күрми калмассыз, шәт.

2009-11-08 21:24:21 Галия: Тематик планнарыгыз өчен зур рәхмәт. 6 нчы сыйныфка әдәбияттан да план көтеп калабыз. Исән булыгыз.
2009-11-09 17:50:25 5-6 нчы сыйныфлар өчен тематик планнар киләсе уку елында гына булачак.

2009-11-02 11:49:21 Лениза, Зилә: Гөлназ, татар сыйныфлары өчен календар - тематик планнар өчен зур рәхмәт. Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан да планнар ташлагыз әле!

2009-10-30 19:01:14 Гүзәлия: Эш тәҗрибәгез белән уртаклашкан өчен бик зур рәхмәт Сезгә!

2009-10-26 18:10:50 Равилә: зур эш башкаргансыз! Чиксез рәхмәтемне белдерәм. Эшегездә уңышлар сезгә.

2009-10-18 21:24:27 Миләүшә: тематик планнарыгыз өчен чиксез зур рәхмәт!

2009-10-17 11:10:08 Люция (беренче адымнар): Рәхмәт Сезгә! Лирик әсәргә анализны алдым да, дәрескә төшеп киттем )))

2009-10-06 12:17:08 Елизавета: Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Г.Тукай иҗаты,тормышы буенча презентацияләр юкмы сездә? Алдан ук рәхмәтләр җиткерәм.

2009-10-04 18:35:41 Раилә: презентацияләрегез белән таныштым, бик зур эшләр башкаргансыз.
Сайт авторы. Ясый башланган презентацияләр бар, Раилә. Кергәләп йөрегез. Әзер булу белән куярмын.

2009-10-01 22:05:58 Рамил: 5 нче сыйныф өчен тематик планнар (әдәбият) кирәк иде. Рәхмәт.
Сайт авторы. Якын арада куярга тырышырмын, әмма авторлыкка дәгъва итмим.

2009-09-15 22:22:02 Габдуллина Гөлнур Рөстәм кызы: Гөлназ! 8 сыйныфка тематик планнарыгызны файдаланырга алдым. Бик зур рәхмәт. Сезнең белән элемтә булдырасы иде. Мин үзем дә иҗади кеше. Шундый коллегам булуы белән нык горурланам. Лаеш - Имәнкискә авылы.
Сайт авторы. Мин бик шат, Гөлнур. Форумда аралашу мөмкин дип саныйм. Теркәлеп керсәгез, шәхси хәбәрләр дә алмашырга мөмкин.

2009-09-11 21:16:22 Гөлнара: Тематик планнарыгыз өчен зур рәхмәт.

2009-09-10 21:46:06 Ранис Ракетович: Исәнмесез, Гөлназ! Татар теле һәм әдәбиятыннан тематик планнарыгызны файдаландым, бик зур рәхмәт. Үземнең комптагы барлык материаллар юкка чыккан иде. Эшегездә уңышлар телим.

2009-09-10 08:17:59 Гөлнур: Сочинение яздыру методикасы таба алмадык.




© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2010.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul



Сайт управляется системой uCoz