Әдәбият - Уйланулар, эзләнүләр, табышлар

Ә.Еники иҗатын өйрәнүдә электрон чыганаклардан файдалану

Ә.Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган регионара фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгыш.
Казан, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, 20 март, 2009 ел.

         “...Мин үз иҗатымда күбрәк тормышта күргәннәргә яки ишеткәннәргә таянырга тырышам... Нәрсә турында ничек итеп язуга килгәндә, бу кадәресе минем өчен һәрвакытта намус эше булып кала бирде...” – дип язды Әмирхан ага Еники. Язучылык хезмәтен намус эшенә санап, дөнья мәдәнияте үсешенә лаеклы өлеш керткән татар каләм ияләре арасында Тукай һәм Дәрдемәндләр, Г.Ибраһимов һәм Ф.Әмирханнар, Такташ һәм Туфаннар янәшәсендә Ә.Еники дә тора.

         Мәктәп укучысы бу олпат язучыбыз иҗаты белән кечкенә сыйныфлардан ук таныша башлый. 5-7 нче сыйныфларда “Матурлык”, “Бала”, “Курай” хикәяләре, “Әйтелмәгән васыяте” укучыларының хис-кичерешәренә үтеп керерлек алымнар белән, сүз-сурәт тукымасын тирәнтен анализлап, тәрбияви максатларны күз алдында тотып үтелә. Өстәмә рәвештә “Кем җырлады?”, “Бер генә сәгатькә”, “Мәк чәчәге” әсәрләре укыла, ә 11 нче сыйныфта Ә.Еники иҗаты инде монографик планда өйрәнелә. Биредә әдипнең байтак әсәрләренә җентекле анализ бирү, тормыш юлын тирәнтен өйрәнеп, өстәмә мәгълүмат чыганаклары белән эшләү, укучыларны эзләнү-тикшеренү эшенә җәлеп итү юллары белән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә табарга өйрәтү, балаларда көче җитәрлек күләмдә фәнни-гамәли белемнәрне үзләштерүне хәл итәрлек күнекмәләр формалаштыру бурычы да өстәлә.

         Мәгълүмат чыганаклары белән эш итә белергә өйрәтү – заман таләбе. Ә мәгълүматның хәзер күләме генә түгел, формалары да гаҗәеп төрле, һәм яшүсмерләр, яшьләр арасында аның цифрлы, ягъни электрон форматтагысы бик популяр. Әлбәттә, туган тел һәм әдәбият укытучысының төп методик коралы ул – сүз, әдәби әсәр үзе, аның теле, моңы, фикер тирәнлеге. Дәрестә укытучыны, аның белем бирү процессын бернинди компьютер, робот яки камил эшләнгән электрон дәреслек тә алыштыра алмый. Әмма мәктәп укучысын заманча мәгълүмат чыганакларыннан ирекле файдаланырга өйрәтү – безнең бурыч. Бу нисбәттән, Әмирхан Еники иҗаты буенча нинди электрон чыганаклар тәкъдим итә алабыз соң балаларыбызга?

          Беркемгә дә сер түгел: бүгенге көндә укучылар мәгълүмат туплауны иң беренче китапханәдән түгел, ә Интернет челтәреннән башлыйлар. Чөнки мәгълүмат әзер килеш диярлек, бик аз вакыт эчендә туп –туры өеңә килеп керә бит! Ә.Еникинең тормышы һәм иҗаты буенча материал туплап чыгыш ясарга кушсак, бүгенге көндә бала аннан нәрсә таба алачак соң? Бераз эзләнеп алсак, нәтиҗәләрнең күзләргә яшь, тамакка төер булып утыруын сизәрбез, гаҗизлектән кычкырып ярдәм сорарлык дәрәҗәгә җитәрбез кебек. Глобаль белешмәлекләрдә нибары өч-дүрт җөмлә белән бирелә язучы иҗаты! Татар электрон китапханәсендә (kitap.net.ru) – 6 хикәясе бар, Төркестан китапханәсендә (turklib.ru) “Әйтелмәгән васыять” әсәрен йөкләтергә, biblus.ru сайтында әдипнең 17 әсәрен русча вариантта соратып сатып алырга мөмкин. Misharlar.ru - “Александр Куприн и А.Еники” мәкаләсен, ufagen.ru – Еникеевлар династиясе турында белешмә, davlekan.narod.ru сайты Ә.Еникинең Дәүләкән белән бәйле берничә истәлеген һәм фотосурәтләрен тәкъдим итә. Болары рус телендә. Татар телендәге белешмә материалны adiplar.narod.ru белешмә-сайтыннан һәм belem.ru порталы календареннан табып була. Фото, видеоматериаллар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Глобаль челтәрдә Ә.Еники шәхесе һәм иҗаты белән бәйле чыганаклар шуның белән чикләнә. Ни кызганыч, олпат язучыбыз бүгенге көндә бөтендөнья челтәрендә шушы дәрәҗәдә тәкъдим ителгән!

         Хәер, башка бөек әдипләребез белән дә шул ук хәл дияргә була. Безнең хәтта Тукаебызның да аны төрле яклап ача торган, эчке горурлык хисләре белән карый алырлык сайты юк! Барысы да аерым энтузиастлар кулына калдырылган. Бу мәсьәлне дәүләт күләмендәге программалар дәрәҗәсенә күтәрергә вакыт җиткәндер. Аудиокитаплар чыгаруны җайга салу да яшьләребезне әдәбият дөньясына тартуга һичшиксез зур өлеш кертү булыр иде. Ышанам: олы яшьтәге кешеләр дә мондый әсбапларны бик теләп алырлар иде. Әйтергә кирәк, мәктәпләрдә куллану өчен азмы-күпме татарча аудиоязмалар бар әле ул. Ә.Еники әсәрләреннән тупланган CD – дәресләрдә зур ярдәмче.

          Соңгы елларда Мәгариф һәм фән министрлыгы әдәбият дәресләре өчен мультимедиа әсбаплар белән дә сөендерә. Татар телендә зәвыклы итеп эшләнгән Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Яруллин, Г.Исхакыйларга багышланган методик әсбаплар укытучыларыбыз тарафыннан кадерле бүләк буларак кабул ителә, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда бик яратып кулланыла. Ә.Еникинең тормыш юлы, иҗатына багышлап шундый диск эшләнсен иде. Аның белән эшләнгән интервью, истәлекләр, фото, видеоязмалар әдип иҗатын тулырак күз алдына китерергә ярдәм итәр, укучыга яңа мәгълүмат туплауга яхшы этәргеч була ала. Нишләптер, мондый ярдәмлекләр ирекле сатуга чыгару өчен эшләнми, югыйсә ерак төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, ут күршеләребез булган Башкортстан татарлары да бик сорыйлар мондый материалларны.

         Интернет тормышыбызга ныграк үтеп кергән саен, укытучыларыбыз да аның мөмкинлекләреннән тулырак файдаланырга тырышалар. Тәҗрибә тарату, мәгълүмат алмашу, ата-ана, укучылар, коллегалар белән арадашлык, хезмәттәшлекне ныгыту, элемтәләр урнаштыру максатында да кулланыла ул хәзер. Ә.Еники иҗатын мәктәптә өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашучылар күп түгел бүген глобаль челтәрдә. Бүгенге көндә татар телендәге иң зур ресурслар чыганагы саналучы belem.ru сайтында һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем порталында да бу темага материаллар юк икән ләбаса. Уйландырырлык фактлар түгелмени болар! Аерым мәктәпләрнең сайтында гына табарга мөмкин кайбер материаларны. Татар теле укытучыларының шәхси сайтлары да бармак белән санарлык. Мин үзем дә сайтымда Ә.Еники иҗаты буенча материал күп дип мактана алмыйм: әлеге көнгә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен берничә тест кына төзи алдым (карагыз: http://gzalilova.narod.ru). Әлбәттә, аерым-аерым материаллар гына зур ярдәм итә алмый укытучыга. Иң мөһиме – методик осталыкта, диярсез. Дәреслекләр буенча методик ярдәмлекләр булмаганда, яшь укытучы өчен алары да бик кыйммәтле материал аның, килешәсездер. Биредә инде яңа әдәбият дәреслекләре, укыту-методик комплекслары турында сөйләшү кирәк.

         Кыскасы, проблемалар бар, күп һәм һәрберсе кичектергесез хәл итүне сорый. Безнең әдәбиятыбыз - милләтебезнең йөзек кашы ул. Әдипләребез өчен язу – намус эше булса, аларның мирасын кадерләп саклау, үстерү, киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерү үзен татар дип санаган һәр кешенең намус эшенә әйләнсен иде.


13 июль, 2009 


КОММЕНТАРИЙ КАЛДЫРУ:

Исемегез:
Комментарий:
Фикерләр.
2012-01-16 10:47:33 Раилә: Гөлназ, мин сезнең сайттагы эш тәҗрибәгез белән танышып барам. Алар минем өчен зур ярдәм һәм киңәшче булдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылры өчен бик зур эш башкарасыз. Сезнең бай иҗади сәләтегезгә,ихлас ярдәмегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Нык саулык, иҗат уңышлары Сезгә.
Рәхмәт!

2011-12-06 06:08:50 ЛИЛИЯ: МИНА СЕЗНЕҢ САЙТ БИК ОШАДЫ.

2011-10-24 19:36:36 Вилә: Гөлназ! Мин быел гына сезнең сайтка кердем, сезнең эш тәҗрибәгез белән танышып, шаккатып утырам, сезнең сайттан чыгасы килми, үзенә тартып тора. Рәхмәт Сезгә, иҗади уңышлар!

2010-11-07 08:06:28 Зилә: Мин еш кына сезнең сайтка керәм. тематик план төзегәндә дә сайтлар күрсәтергә кушалар.Бик озак утырырга туры килә. Дидактик материалга килгәндә бездә авырлык килеп туа.Рәхмәт Сезгә зур эш башкарасыз.Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен методик кулланмалар алып булса мин бик рәхмәтле булыр идем. Мин Башкортстан республикасының Алкин-2 авылында яшим.
Зилә, бу очракта Сезгә ничектер ярдәм итәр өчен, миңа сезнең электрон адресыгыз кирәк. Тагын да якыннанрак торып аралашыр идек.

2010-10-28 14:29:54 Гүзәл: Сез Татарстанда яшәгәч, сезнең мөмкинчелек азмы-күпме бар әле. Ә мин Башкортстанда яшим, минем берничә ел Казанга баргач алган Тукаебыз турындагы дисктан башка,гомумән, берни дә юк, кайдан алырга да белмим. Шуңадыр да Сезнеке кебек сайтлардан материал җыеп укытырга мәҗбүр. Рәхмәт Сезгә!!!
Шәхси темалар турында сөйләшәгез килсә, электрон адресларыгызны язсагыз иде. Г.Исхакый буенча Сезгә ярдәм итә алырмын кебек, Гүзәл. Минем почтага языгыз: gzalilova(эт)yandex.ru

2010-03-05 19:42:05 Ясминә: Сезнең эш тәҗрибәгез минем өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле булды. Шундый зур хезмәтләрегез өчен зур рәхмәт. Тагын да шулай иҗади эшләрегез белән куандырыгыз. Сезне якынлашып килүче Хатын-кызлар бәйрәме белән! Изге теләкләр теләп Арча районы, Хәсәншәех мәктәбе укытучысы.
Котлауларыгыз, изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт, Ясминә. Сезгә алга таба да зур уңышлар насыйп булсын! Аралашып, ярдәмләшеп яшик. Эш тәҗрибәгез турында форумда язсагыз, бик шат булыр идек. Сөйләшер сүзләр, уртак темалар күп бит безнең.

2010-02-19 19:28:11 Зөлфия: Туймазы татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан күп сәлам! Афәрин, фикерләрегез белән килешәбез һәм уңышлар телибез.

Orphus системасы
Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Сайт управляется системой uCoz