Вакыйгалар тасмасы


"Әдәбият ханы - Әмирхан"

Мөслим 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара фәнни-гамәли конференциясе

27 нче март көнне халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган “Әдәбият ханы - Әмирхан” исемле районара фәнни-гамәли конференция үтте. Анда Азнакай шәһәре һәм районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

Мәктәп фойесында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшчәнлеген яктырткан күргәзмә эшләде, язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган конкурс стендлары белән танышырга мөмкин иде.

Конференция барышында Азнакай шәһәре 4 нче гомуми белем бирү мәктәбеннән Х.Г.Сабирова “Ә.Еники – татар әдәбиятының йөз аклыгы”, Ташлыяр гомуми төп белем бирү мәктәбеннән Р.Г.Фазуллина “Ә.Еники – кешенең эчке дөньясын тасвирлау остасы”, Мөслим лиценнан А.Г.Латыйпова “Ә.Еники – татар прозасының шагыйре”, Михайловка гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Р.З.Гыймаева һәм 6 нчы сыйныф укучысы Г.Ганиева “Ә.Еники – тылсымчы”, Азнакай районы Сарлы гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Г.Д.Әхмәтова “Ә.Еникинең иҗат дөньясы”, М.Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Л.Ә.Хәсәнова “Ә.Еники әсәрләрендә аналар һәм балалар проблемаларының чагылышы”, Ю.Табын гомуми төп белем бирү мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы А.Нуретдинова “Сугыш чоры хикәяләренең лиризмы”, Т.Табын гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Ә.М.Шакирова “Ә.Еники иҗатында туган туфрак, тел, милләт темалары чагылышы”, Баланны гомуми төп белем бирү мәктәбеннән Г.Ш.Якупова “Ә.Еники - әдипләр остазы”, Азнакай районы Кәкре Елга гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Д.М.Авзалова “Ә.Еники әсәрләрендә күңел матурлыгының чагылышы”, Мөслим №2 гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Г.И.Җәлилова “Ә.Еники иҗатын өйрәнүдә электрон чыганаклардан файдалану” дигән темаларга чыгыш ясадылар.

Конференция азагында резолюция кабул ителде һәм стендлар конкурсына йомгак ясалды. Җиңүче мәктәп коллективларына мәгариф бүлегенең мактау грамоталары тапшырылды.





Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2009.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul



Сайт управляется системой uCoz