Вакыйгалар тасмасы


Иске Вәрәш башлангыч мәктәбендә семинар


25 нче февраль көнне, Иске Вәрәш башлангыч мәктәбе, “Былбыл” балалар бакчасы базасында балалар бакчасы мөдирләре, тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә, “Балаларга этник культура төшечәләре бирүдә туган як тарихы материалларын файдалану” дигән темага конференция узды.

Конференция барышында Мөслим “Карлыгач” балалар бакчасы тәрбиячесе Б.Фәрдиева “Без сәламәт балалар” дигән темага иртәнге гимнастика күнегүләре, шул ук бакча тәрбиячесе Л.Харисова “Йомры икмәк әкиятендә кунакта”, Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Д.Садретдинова А.Яхин концепциясе нигезендә укытылган әдәбият буенча “Әниләргә гөлләр елмая” дигән темаларга мастер-класслар, Иске Вәрәш башлангыч сыйныф укучылары исә “Иске Вәрәш авылы тарихы” дигән әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр.

Конференциянең практик өлешендә Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Җәлилова “Электрон белем чыганакларын укыту-тәрбия процессында файдалану”, Иске Вәрәш балалар бакчасы мөдире Р.Шәяхмәтова “Балаларга этник культура төшечәләре бирүдә туган як тарихы материалларын файдалану”, Елгабаш, Краснояр башлангыч белем бирү мәктәпләреннән А.Вәлиева, Л.Вәлиева “Камиллеккә чикләр юк”, Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннең башлангыч сыйныф укытучылары Г.Гыймранова, Л.Әхмәтвәлиева “Инновацион технологияләр кулланып, яңача эшләү” дигән темаларга чыгышлар ясадылар.







Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2009.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul



Сайт управляется системой uCoz