Вакыйгалар тасмасы


Әмәкәйдә кунакта

          Традиция буенча, апрель азагында районыбыз халык иҗаты түгәрәге җитәкчеләре еллык эшләренә йомгак ясау өчен җыелалар. 21 апрель көнне шундый семинарларның берсе Әмәкәй урта мәктәбендә үтте. Башкка еллардан аермалы буларак, түгәрәк җитәкчеләренең эш тәҗрибәләре белән районыбызның технология укытучылары да танышты. Фойеда район укучыларының кул эшләреннән күргәзмә эшләде. Мәктәпнең технология фәне мөгаллиме Суфиянова Рәйсә Мирзаяновна ачык дәрес күрсәтте, соңыннан кызлар катнашында уздырылган класстан тыш чара карадык. Семинарның теоретик өлешендә еллык эшкә йомгак ясалды, анализланды, нәтиҗәле эш күрсәткән мөгаллимнәргә һәм кул эшләре күргәзмә-конкурсы җиңүчеләренә Дәрестән тыш эшләр үзәгенең мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләре тапшырылды, яңа уку елына бурычлар билгеләнде.





Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2009.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul




Сайт управляется системой uCoz