Вакыйгалар тасмасы - Ә.Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган регионара фәнни-гамәли конференция

“ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты һәм Әмирхан Еники”

Ә.Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган регионара фәнни-гамәли конференция.
Казан, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, 20 март, 2009 ел.

            20 март көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультеты базасында татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференция узды. “ХХ гасырның икенче яртысы һәм XXI гасыр башы татар әдәбияты контекстында Әмирхан Еники дәвере” дип аталган әлеге җыенда Ә.Еники феноменының татар әдәбиятына, тарихына һәм мәдәниятара аралашуга йогынтысы турында фикер алышуны максат итеп куелды. Конференциянең пленар утырышында Ренат Харис, Фоат Галимуллин, Тәлгат Галиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Дания Заһидуллина кебек танылган галим-әдәбиятчылар чыгыш ясады. Халыкара конференциядә татар әдәбияты традицияләре һәм Әмирхан Еники иҗаты, Әмирхан Еники: аның чорындагы әдәбият һәм мәдәният, язучы иҗатындагы рухи-әхлакый тәрбия проблемалары, Ә.Еники иҗатын мәктәптә һәм югары уку йортларында өйрәтү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Конференция нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгы басылыр дип көтелә.
            Сайт авторының әлеге җыенда ясаган чыгышы белән биредә танышырга мөмкин.





Хатыйп Миңнегулов чыгышыннан


Дания Заһидуллина чыгышыннан


Orphus системасы  Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2009.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul


Сайт управляется системой uCoz